Үзегез табышкансыз да, Сөешеп кавышкансыз. Бүген сез гаилә корасыз, Туктаусыз елмаеп торасыз. Тормышның кадерен белегез, Рәхәттә үтсен бар көнегез. Берегезне.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Үзегез табышкансыз да, Сөешеп кавышкансыз. Бүген сез гаилә корасыз, Туктаусыз елмаеп торасыз. Тормышның кадерен белегез, Рәхәттә үтсен бар көнегез. Берегезне.
Advertisements

Транксрипт:

Үзегез табышкансыз да, Сөешеп кавышкансыз. Бүген сез гаилә корасыз, Туктаусыз елмаеп торасыз. Тормышның кадерен белегез, Рәхәттә үтсен бар көнегез. Берегезне берегез саклагыз, Сүзләрне авырга алмагыз. Теләк шул:бәхетле булыгыз, Аруны белмәсен кулыгыз, Тәгәрәп үссен ул һәм кызыгыз, Аерылып китмәсен юлыгыз!

Тормыш бизәге бизәге – бала. Киләчәктә бәхет юлын Бары ул гына сала. Салкын кышны җылытырга Тугансыңдыр дөньяга. Әти - әниең өзелеп көткән, Бәхет көткән өр – яңа!

Кемгә бала, кемгә апа, Кемгә сеңел һәм туган. Матур язны җылы итеп Бу дөньяга игезәк кызлар туган.

Җаның – тәнең биреп Эшләр эшең булсын Эштән сине сагынып Көтәр кешең булсын. Йөзләреңне сары Сагыш киптермәсен Бала чагың сиңа Хәсрәт китермәсен.

Баш очында балкып Торган күгең булсын Алда сине көтеп Торган үрең булсын Иң зур бәхет менә шул Ул бу дөньяларда.

Бәләкәй чакта мәктәптә Мин бик әйбәт укыдым. Кызлар белән утырсам да Бик тәртипле утырдым.

Мин бай кеше. Күп малайлар Карый миңа көнләшеп. Юмарт булсам да аны мин Бирә алмыйм өләшеп. Очыйм дисәм, оча алам Канатларым пар минем. Байлыгым шул - әтием дә Әнием дә бар минем.

Казан, Казан! Минем назлы калам, Син мәңгегә күңел түрендә. Минем барыр юлым, Синең киләчәгең Якты язмыш булып күренә.

Әтием үз эшен яратып башкара,ул озак еллар буена эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы вазыйфасын башкара. Мин дә аңардан үрнәк алам, киләчәктә хәрби кеше булырга җыенам. Әлегә Тат. Томбарлы урта мәктәбенең 9 сыйныфында белем алам. Ял көннәрен гаилә белән бергә үткәрәбез. Мин хайваннар яратам. Сабан туйларында ат ярышларында катнашам.

Әти эштән кайтып керсә, Өйләр китә яктырып. Көне буе сагынгандыр, Ул да кайта атлыгып. Барыбызга да булыша Үзенең дә күп эше. Әнигә, миңа, сеңлемә Әти – иң кирәк кеше! Әтием – горурлыгым.

Сез минем җанымның яртысы Яшисез йөрәгем түрендә Нур сибеп барасыз юлыма Балкыйсыз күңелем түрендә Мин сезне гомерем буена Ышыклап барырмын җилләрдән Өзелсә барасы юлларым Үрермен мин күпер гөлләрдән

Презентацияне Татар Томбарлы урта белем бирү мәктәбенең IX сыйныф укучысы Миннеәхмәтов Илназ эшләде. Җитәкчесе: I квалификацияле укутучысы Сәмигуллина Р. М.