Блиц-сорауларБлиц-сораулар. 1. Нинди җөмләгә без кушма җөмлә дип әйтәбез? 2. Кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасында нинди бәйләнешләр була? 3. Тезмә кушма.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Блиц-сорауларБлиц-сораулар. 1. Нинди җөмләгә без кушма җөмлә дип әйтәбез? 2. Кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасында нинди бәйләнешләр була? 3. Тезмә кушма.
Advertisements

Транксрипт:

Блиц-сорауларБлиц-сораулар

1. Нинди җөмләгә без кушма җөмлә дип әйтәбез? 2. Кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасында нинди бәйләнешләр була? 3. Тезмә кушма җөмләдә нинди бәйләнеш? 4. Иярченле кушма җөмләдә нинди бәйләнеш? 5. Төзелеше буенча нинди иярчен җөмләләр була? 6. Синтетик иярчен җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәбез? 7. Аналитик иярчен җөмлә дип, нинди җөмләгә әйтәбез? 8. Мәгънә буенча нинди җөмлә төрләрен өйрәндек? 9. Иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау тәртибен аңлатырга.

1. Синтетик тәмамлык җөмлә баш җөмләгә… -мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнә; -төшем яки юнәлеш килеш кушымчасы, дип сүзе ярдәмендә бәйләнә; -көттерү паузасы яки ки теркәгече ярдәмендә бәйләнә. 2. Аналитик вакыт җөмлә баш җөмләгә… - җирдә, якта, урында бәйлек сүзләре ярдәмендә бәйләнә; - хәл фигыль кушымчасы, килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүзләр ярдәмендә бәйләнә; - мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә генә бәйләнә. 3. Иярчен ия җөмлә… - нигездә аналитик була һәм ул баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, ки теркәгече, көттерү паузасы ярдәмендә бәйләнә; -иярчен ия җөмләнең аналитик төрләре дә, синтетик төрләре дә була. 2 нче бирем

Чишмәләрне саклыйк

Җир-ана яклау сорый Табигатьттә гүзәл гармония, Бер артык нәрсә юк бит анда. Җиңелчә сулап куя Җир-ана, Мәрхәмәтле кешеләр булганда. Яшел урман булса, кошлар кайтса, Чишмә акса әгәр челтерәп, Табигать кыйпылчыгы кешегә Тагын нинди зур нигъмәт кирәк?! Җир җылынгач,тереклек уянгач, Каен шифалы суын бирә. Балта чабып,аның суын суырып, Явыз кешеләр дә көн күрә. Урман бетсә, чишмә-сулар кипсә, Газиз җиребез яргаланыр. Йә, әйтегез, киләсе буынга Бездән соң тагын нәрсә калыр??? Мөнир Нигъмәт

4 нче бирем 1. Ямьле язлар җиткәч, Зәңгәр күлдә аккош коена (М. Ногман). 2. Без, бер авылда туып, бер сунны эчкән булсак та, төрлебез төрле урамнарда, төрле өйләрдә торгангамы, холыкларыбыз, һөнәрләребез төрлечә (Г. Ибраһимов). 1. Кире җөмлә 2. Шарт җөмлә 3. Баш җөмлә Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә. 1 төркем

2 төркем 1. Аның ире Газиз төскә-биткә чибәр, уңган, шуңа күрә ул халык телендә макталды. 2. Сизеп торам: мин белмәгән бик мөһим сорау бар монда (Җ. Тәрҗеманов). 1. Баш җөмлә 2. Аергыч җөмлә 3. Т ә мамлык җөмлә Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә

3 төркем 1. Ни күзем белән күрим: камыш арасында, бер канаты белән генә талпынып, бер кыр казы очарга азаплана, ләкин булдыра алмый (М. Гафури). 2. Буе талчыбыктай, үзе уңган, шуның белән ул матурлар арасында да үзен кимсетергә юл бирмәде (Ф. Хөсни). 3. Баш җөмлә 1. Сәбәп җ ө мл ә 2. Сәбәп җ өмлә Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә

1. Фәһимә яңадан урамга чыкканда, тулган ай үзенең көянтә чиләкле кызы белән мәчет кыегына ук якынлашып килә иде (Г. Бәширов). 2. Беренче кар төшәр алдыннан, бер ир бала дөньяга килгәч, икесенең дә башлары күккә тиде. 4 төркем 1. Вакыт җ ө мл ә 2. Вакыт җ ө мл ә 3. Баш җ ө мл ә Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә

Грамматик нигезләрен табып, җөмлә төрен билгеләгез. Ык елгасы шуны хәтерләтә: Кемнәр киткән, килгән кемнәре, Бер кыз бала дөньяга килде, дип, Шатлангандыр Ыкның гөлләре. Гарәфи Әгъләмҗан (1) Ык елгасы шуны х ә терл ә т ә : (2) Кемнәр киткән (тәмамлык җөмлә) (3) килгән кемнәре (тәмамлык җөмлә) (5) Шатлангандыр Ыкның гөлләре. (тәмамлык җөмлә ) (4) Бер кыз бала дөньяга килде, дип, (максат җөмлә) Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

Күпиярченле катлаулы кушма җөмлә Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә Берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмлә