Тест сорауларына җаваплар алу. 1. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе: А) сүзтезмә Б) җөмлә В) тезмә.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
1. Укучы портретыУкучы портреты 2. Әти-әниләр өчен анкета 1Әти-әниләр өчен анкета 3. Әти-әниләр өчен анкета 2Әти-әниләр өчен анкета 4. АнкетаАнкета 5.
Advertisements

Татар теле дәресе. 3 нче сыйныф. Максат: Сыйфат турында алган белемнәрне ныгыту. Антоним сыйфатлар турындагы белемнәрне арттыру. Мөстәкыйль эшләү, логик.
Тест сорауларына җаваплар алу. 1. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе: А) сүзтезмә Б) җөмлә В) тезмә.
Транксрипт:

Тест сорауларына җаваплар алу. 1. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе: А) сүзтезмә Б) җөмлә В) тезмә сүз

2.Үзара бәйләнешкә кереп, аерым бер төшенчәгә төгәллек бирә торган ике яки берничә сүздән торган төзелмә: А) сүзтезмә Б) җөмлә В) тезмә сүз 3.Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән сүзләр арасында бәйләнеш төре: А) тезүле Б) ияртүле

4.Җөмләдә баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән җөмлә кисәге: А) хәбәр Б) ия 5.Нәрсәгә нигезләнеп җөмләләр хикәя, сорау, боеру җөмлә төрләренә бүленә? А) нинди тойгы белән әйтелүгә Б) сөйләүченең нинди максат белән әйтүенә В) иярчен кисәкләре булуга

6.Җөмлә азагында нинди тыныш билгесе кирәк? «Нинди ямьле безнең ил» А) нокта Б) сорау В) күп нокта Г) өндәү 7. Җөмлә дип нәрсәне атыйлар? А) тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй- фикер хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе Б) билгеле бер мәгънә белдергән аваз яки авазлар тезмәсе В) теләсә нинди сүз яки сүзләр тезмәсе

1)Б 2)А 3) Б 4) Б 5) Б 6) Г 7) А Билге кую өчен таләпләр: «5» ле - хатасыз. «4» ле - 2 хата. «3» ле - 3,4 хата. «2» ле хата.

Группаларда эш. Ия белән хәбәр астына сызарга. Аллаһы тәгалә безгә зур байлык сәламәтлек бирде һәм алмашка бер тиен дә сорамады. Сәламәтлекне саклауга төгәл көндәлек режим ярдәм итә. Сәламәтлекне югары дәрәҗәдәге хәрәкәт активлыгы ныгыта. Хәзерге чор кешесе аз хәрәкәтләнә. Күп кеше саф һаваның әһәмиятен аңлап бетерми. Бирем. Җөмлә төрләрен билгеләргә, тыныш билгеләрен куярга. Сәламәтлек – кешенең физик һәм рухи сыйфатларының җыелмасы ул Без үзебезнең сәламәтлеккә һәрвакытта да игътибарлымы соң, аны ныгытабызмы Кызганыч Син сау-сәламәт булырга телисеңме Тормышта нинди факторлар сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый Сәламәтлекне саклагыз

Сәламәтлек – кешенең физик һәм рухи сыйфатларының җыелмасы ул. (хикәя җөмлә) Без үзебезнең сәламәтлеккә һәрвакытта да игътибарлымы соң, аны ныгытабызмы? (сорау җөмлә) Кызганыч... (хикәя җөмлә). Син сау-сәламәт булырга телисеңме? (сорау җөмлә) Тормышта нинди факторлар сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый ? (сорау җөмлә) Сәламәтлекне саклагыз ! (өндәү җөмлә)

Әлеге җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре төшеп калган? Сәл...мәтлек безнең байлыгыбыз. Чисталык сәл…мәтлекнең нигезе. Теманы язып куегыз. Ия белән хәбәр арасында сызык.

ИЯ ҺӘМ ХӘБӘРЕН ТАБЫГЫЗ. Сәламәтлек - безнең байлыгыбыз. Үги ана яфрагы – файдалы үлән. Ике –икең - дүрт. Чират буенча мин - алтынчы. Шуларның берсе-мин, -диде егет. Минем теләк – белү.

Кагыйдә. Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем, сан, алмашлык ҺӘМ исем фигыль белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

Түбәндәге җөмләгә карагыз, мәгънәсен аңлатыгыз. Ул агач йорт янында тора. Нишләргә? Ул - агач йорт янында тора. Ул агач -йорт янында тора.

Тагын кайсы очракларда ия белән хәбәр арасында сызык куела? Җөмләне ике төрле аңлау ихтималы булганда, хәбәре фигыль белән белдерелгән җөмләдә дә сызык куела.

Ия белән хәбәр арасына сызык куярга. Күчереп языгыз. Мин җиденче класс укучысы. Дәреснең иң уңышлысы тестлар белән эш. Аларның төп бурычы тема буенча белемнәрне тикшерү. Татарстанда иң зур елга Идел елгасы..

Тикшерү. Мин – җиденче класс укучысы. Дәреснең иң уңышлысы – тестлар белән эш. Аларның төп бурычы – тема буенча белемнәрне тикшерү. Татарстанда иң зур елга- Идел елгасы.

китап белән эш 81 нче күнегү. Кирәкле урыннарга тыныш билгеләре куеп күчереп язарга..

Өй эше мәҗбүри эш. Кагыйдә өйрәнергә, ия белән хәбәр арасында сызык булган теләсә нинди 5 (хәбәре баш килештәге исем, сан, алмашлык ҺӘМ исем фигыль белән белдерелә; Җөмләне ике төрле аңлау ихтималы булганда)җөмлә уйлап язарга. - ярымиҗади эш. Җөмләләр сәламәтлек саклау темасына багышланырга тиеш. - иҗади эш. Бүгенге темага караган мисал белән шигъри дүртьюллык язарга.