Бөек Ватан сугышында тыл хезмәте.. Тыл ветераннары!!! Шушы кайгыны баштан үткәрергә, башкалар белән беррәттән авыр тормыш йөген үз җилкәсендә тартырга.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
17 июля февраля 1943 Цитата: « Ты родилась в дыму боев кровавых, Победы сталинградской торжество, Но Сталинград – лишь часть бессмертной славы Бессмертного.
Advertisements

Абдуллина Гадания Муллакаевна Родилась 22 апреля 1923 года в с. Муслюмово. В 1942 году окончила среднюю школу. После окончания школы начала работать в.
ЯКУПОВА ГӨЛСИНӘ ЗӘКИ КЫЗЫ, ТУКАЙ РАЙОНЫ БӘТКЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ.
Бөек Ватан сугышында тыл хезмәте.. Тыл ветераннары!!! Шушы кайгыны баштан үткәрергә, башкалар белән беррәттән авыр тормыш йөген үз җилкәсендә тартырга.
Транксрипт:

Бөек Ватан сугышында тыл хезмәте.

Тыл ветераннары!!! Шушы кайгыны баштан үткәрергә, башкалар белән беррәттән авыр тормыш йөген үз җилкәсендә тартырга туры килә аларга.Сабыен кабык арбага салып, таң атканчы башка авылдашлары белән ул басуга уракка йөри, кул арасына керердәйләре әниләре белән эшли, ә калганнары үзләреннән кечерәкләр­не карап калалар.Хәтта шундый көннәр була сабый авызына имезлек итеп салырлык ризык булмый. Шулай да алар сынмыйлар, балалары бик күндәм, әниләренең күзләренә генә карап тора тор­ган, тырыш, миһербанлы булалар.

Ирләр китте, кызлар елап калды, Шаулап калды иген өлгереп. Басу капкасына чаклы озата барды Яше, карты, барысы өзелеп. Ирләр китте, кызлар елап калды, Елап калды күпме хатыннар. Туйда кигән күллмәкләре калды Күпме бала калды, ятимнәр.

Эх, апалар, абыйлар сугыш елларында Теңкәгезгә тиде авырлык. Заман авырлыгын күтәрергә. Зур кайгылар баштан үткәрергә, Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да Кайдан алдыгыз сез сабырлык?! Сезнең сабырлыкка, батырлыкка Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

Ул көнне кешеләр Һәйкәлләр каршында Баш иеп тын гына Торалар барысы да. Һәйкәлләр тирәсе Чәчәккә күмелә. Шул чакта минем дә Яшь килә күземә.

Мәңгелек ут булып яна хәтер Сүнмәс ялкын булып кабына. Үткәннәргә тарта бүген күңел Батырларын илнең сагына.

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар. Сез булганга матур булып. Алсу булып ата таңнар! Сугышта булып арыслан, Ватанга җиңү яулаган, Тыныч хезмәттә дан алган, Һәр ветеран – чын каһарман.

Мең Рәхмәт Сезгә, Ветераннар!!! Сугыш – кешелек өчен зур фаҗига, һәр сугыш үлем, бәхетсезлек, ятимлек китерә. Сугыш кабатланмасын, җирләр янмасын, гомерләр өзелмәсен! Туплар атылмасын, Бишекләр ватылмасын!