«Шәфкать» үзәге конкурсы М и н е м г а и л ә м Башкарды: МББУ Сарман гимназисенең 7 нче Б сыйныфы укучысы Якупова Эльвина Радик кызы Укытучы: МББУ Сарман.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
«Шәфкать» үзәге конкурсы М и н е м г а и л ә м Башкарды: МББУ Сарман гимназисенең 7 нче Б сыйныфы укучысы Якупова Эльвина Радик кызы Укытучы: МББУ Сарман.
Advertisements

Транксрипт:

«Шәфкать» үзәге конкурсы М и н е м г а и л ә м Башкарды: МББУ Сарман гимназисенең 7 нче Б сыйныфы укучысы Якупова Эльвина Радик кызы Укытучы: МББУ Сарман гимназиясенең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәтҗанова Раушания Гаяз кызы Сарман-2008

Якуповларның гаилә альбомы презентациясе

Исәнмесез, таныш булыйк Минем исемем Эльвина. Үзебезнең гаилә турында Сөйләп бирәм мин менә.

Әниемнең исемнәре Гүзәлия буладыр. Исеме дә, җисеме дә Гүзәллеккә иядер.

Әтиебез Радик атлы, Белмәсәгез белегез. Көчле, характеры ныклы, Яшәгез сез гел тигез.

Шактый еллар моннан элек Алар бергә кавыша. Таһир белән Зөһрә кебек, Алар антлар алыша.

Икесе дә эшкә җитез, Юк уфтанып торулар. Ныклы булсын диеп нигез, Зур планнар коралар.

Әти-әни, әби-бабайларга Зур куанычлар өстәп Бу дөньяга мин туганмын Фәрман булган ди өстән.

Алар миңа исемне дә Озак уйлап тормастан, Илгә хезмәт итсен диеп, Эльвина диеп кушкан

Нур өстенә нур өстәп, Киткән бәбәй туйлары, Сыгылып торган ди өстәл, Пешкән бәлеш, куйлары...

Мәшәкатьле сөенечләр белән Көн артыннан көн үтә, Башта мүкәләп булса да, Тәпиләп йөреп китәм.

Шул көннәрдән башлап ди, Булышчым бит син минем. Юк иде җитмәгән җирең дип, Искә ала әнием.

Әтиемнең уч төбенә Ничек сыйдым икән мин? Шулай ук бик кечкенә Булдым микәнни соң мин?

Көндә һөнәр арттырулар Өстәлә барды диләр, Ел артыннан ел үткәнне Сизми дә калдык диләр.

Ә көннәрдән бер көнне Әнием бик нык үзгәрде Ах-вах килә, ардым дия, Сорап куйдым, түзмәдем.

-- Авырмыйсыңдыр бит, әни, Ничек ярдәм итим? – дим. Шунда гына белдем, әни Бәби көтә икәнен.

Ул әтинең сөенгәнен Күрсәгез иде менә. Имеш, малай икәнлеген Йөрәге белән сизә.

Ул безне кызык итте: Барыбыз да шаккаттык. Малай диеп көткән идек, Әни игезәк тапты.

Икесе дә кызлар бит, Нинди сөенеч менә. Башка төште бер хәсрәт: Аерып кара гына.

Берсен – Алсу, икенчесен Айсылу диеп куштык. Әти белән икәүләшеп Әнигә нык булыштык.

Икесе дә бер төсле Бер вакытта елыйлар. Хәтта ашарга да алар Бер вакытта сорыйлар.

Ә миңа кызык, көләм, Көлми чарам юк минем. Тизрәк үссеннәр диеп Теләкләрем телимен.

Алар үсеп җиткәнче Әле шактый мәш килдек. Әти, әни генә түгел, Барыбыз да биедек.

Былтыр менә игезәкләр Беренчегә килделәр. Хәреф тану һәм иҗекләр Төзергә өйрәнделәр.

Әти-әни менә шулай Күп балалы булдылар. Сез ничектер, менә алар Бездән бик тә уңдылар.

Әни юа һәм чистарта, Ә өй яңадан туза. Һәрчак шулай йөгереп-чабып Вакыт та бик тиз уза.

Шау-гөр килеп менә шулай Яшәп ятабыз бергә. Ышанмасагыз кунакка Бер килегез әле безгә.