Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе 7 нче гимназия (4 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Лирик әсәргә анализ Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөгелмә муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 7.
Advertisements

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе 7 нче гимназия (4 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөгелмә муниципаль районының.
А Т Е А Т Т Р ЛЕА Б В Ж З Е К. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөгелмә муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөгелмә муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 7 нче гимназия Сары яфрак.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы гомуми урта белем бирү учреждениесе 9 нчы урта белем бирү мәктәбе Федераль дәүләт белем бирү стандартларына.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөгелмә муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 7 нче гимназия II квалификацион.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөгелмә муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 7 нче гимназия I квалификацион.
Транксрипт:

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе 7 нче гимназия (4нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес проекты) Проектны төзеде: Проектны төзеде: Камалтдинова Фәридә Гүмәр кызы,7нче гимназиянең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Бөгелмә 2011 ел

Татарстан – мөстәкыйль дәүләт. Дәреснең тибы: яңа күнекмәләр, төшенчәләр формалаштыру дәресе. Дәреснең темасы:

Максатлар: Татарстан – мөстәкыйль дәүләт темасына бәйле сүзләрне өйрәнүне дәвам итү, актив сөйләм теленә кертү; Татарстан – мөстәкыйль дәүләт темасына бәйле сүзләрне өйрәнүне дәвам итү, актив сөйләм теленә кертү; текст өстендә эш; текст өстендә эш; дәүләт символларындагы төсләрнең нинди мәгънәгә ия булуын аңлату; дәүләт символларындагы төсләрнең нинди мәгънәгә ия булуын аңлату; туган илгә мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү. туган илгә мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр: Татарстан –мөстәкыйль дәүләт темасына бәйле сүзләрне актив сөйләмдә куллануга ирешү; Татарстан –мөстәкыйль дәүләт темасына бәйле сүзләрне актив сөйләмдә куллануга ирешү; һәр символдагы төсләрнең нинди мәгънәгә ия булуын танып белергә өйрәнү; һәр символдагы төсләрнең нинди мәгънәгә ия булуын танып белергә өйрәнү; дәүләт символларының әһәмиятлелегенә төшендерү; дәүләт символларының әһәмиятлелегенә төшендерү; толерант шәхес тәрбияләү. толерант шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау: дәүләт символлары турында төрле таратма дидактик материал, гимн; дәүләт символлары турында төрле таратма дидактик материал, гимн; дәүләт символлары (плакатлар); дәүләт символлары (плакатлар); компьютер, интерактив такта, магнитофон, DVD-язмалар. компьютер, интерактив такта, магнитофон, DVD-язмалар.

Кереш дәрес темалары: туган җир турында әңгәмә; туган җир турында әңгәмә; темага кагылышлы лексик материалны үзләштерү; темага кагылышлы лексик материалны үзләштерү; Мин яратам сине,Татарстан! дигән җырны өйрәнү. Мин яратам сине,Татарстан! дигән җырны өйрәнү. Укытү методы: аңлатмалы-иллюстратив метод.

Дәрес структурасы эшкәртмәсе: Дәрес барышы: Дәрес барышы: |. Белемнәрне актуальләштерү. |. Белемнәрне актуальләштерү. а) интерактив тактадан сүзләрне укып кабатлау; б) сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү; в) укытучы соравына җавап бирү. - Сез кайда яшисез? - Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә. - Ә Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? - Казан. Ул борынгы зур, матур шәһәр.

|| Яңа күнекмәләр, төшенчәләр формалаштыру. || Яңа күнекмәләр, төшенчәләр формалаштыру. 1. Кереш сүз.( 3-4 минут видеоязма карап үтәбез.) -Һәр дәүләтнең үз символлары була. Безнең дәүләтебез -Татарстан республикасы. Аның нинди символлары бар ? -Һәр дәүләтнең үз символлары була. Безнең дәүләтебез -Татарстан республикасы. Аның нинди символлары бар ? - Әйе, бик дөрес әйтәсез. Һәр дәүләтнең үз флагы, гербы, гимны була. Безнең дәүләтебезнең дә үз флагы, гербы, гимны бар. Менә шул турыда бирелгән тексттан өйрәник. - Әйе, бик дөрес әйтәсез. Һәр дәүләтнең үз флагы, гербы, гимны була. Безнең дәүләтебезнең дә үз флагы, гербы, гимны бар. Менә шул турыда бирелгән тексттан өйрәник.

2. Текстның беренче өлешен укып тәрҗемә итәбез. Минем туган җирем - Татарстан. Ул - күпмилләтле ил. Аның иң зур байлыгы - халыклар арасындагы дуслык. Минем туган җирем - Татарстан. Ул - күпмилләтле ил. Аның иң зур байлыгы - халыклар арасындагы дуслык. - Безнең туган җиребез нинди республика ? - Татарстан республикасы. - Аның иң зур байлыгы нәрсә? - Халыклар арасындагы дуслык.

3.Текстның икенче өлешен укып, телдән тәрҗемә итәбез. Татарстан – мөстәкыйль дәүләт. Аның үз флагы бар. Яшел, ак, кызыл төсләр барлык милләтләрне берләштерә. Яшел төс - туган җиребез, табигатьнең матурлыгы, ак төс – чисталык, тынычлык символы, кызыл төс - азатлык өчен көрәш билгесе. Димәк, Татарстан дәүләтенең үз флагы бар. Ә флагта нинди төсләр бар? Татарстан – мөстәкыйль дәүләт. Аның үз флагы бар. Яшел, ак, кызыл төсләр барлык милләтләрне берләштерә. Яшел төс - туган җиребез, табигатьнең матурлыгы, ак төс – чисталык, тынычлык символы, кызыл төс - азатлык өчен көрәш билгесе. Димәк, Татарстан дәүләтенең үз флагы бар. Ә флагта нинди төсләр бар? - Татарстан флагында яшел, ак, кызыл төсләр бар. - Флагтагы төсләр нәрсәне белдерә? - Яшел төс - туган җиребез, табигатьнең матурлыгы, ак төс – чисталык, тынычлык символы, кызыл төс - азатлык өчен көрәш билгесе.

4. Дәресебезне дәвам итеп, текстның тагын бер өлешен укып китик. 4. Дәресебезне дәвам итеп, текстның тагын бер өлешен укып китик. Татарстанның үз гербы бар. Гербта – канатлы ак барс рәсеме. Ул билге безнең борынгы бабаларыбыздан килгән. Барс - ирек сөюче җанвар. Аны читлектә үрчетә алмыйсың. Аның бу сыйфатлары безнең суверен дәүләтебезгә туры килгән. Гербның авторы - Риф Фәхретдинов. Татарстанның үз гербы бар. Гербта – канатлы ак барс рәсеме. Ул билге безнең борынгы бабаларыбыздан килгән. Барс - ирек сөюче җанвар. Аны читлектә үрчетә алмыйсың. Аның бу сыйфатлары безнең суверен дәүләтебезгә туры килгән. Гербның авторы - Риф Фәхретдинов. - Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән? - Ак барс. Ул - ирек сөючән җанвар. - Аны читлектә үрчетеп буламы? - Юк. - Гербның авторы кем? - Гербның авторы - Риф Фәхретдинов.

5. Текстның соңгы өлешен укыйбыз. Татарстанның үз гимны да бар. Гимн бәйрәмнәрдә, тантаналы минутларда яңгырый. Аның авторы – күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин. ( Гимнны тыңлап үтәбез) -Г-Г-Г-Гимн кайда һәм кайчан яңгырый? -Г-Г-Г-Гимн бәйрәмнәрдә, тантаналы минутларда яңгырый.

Татарстан флагы Татарстан флагы Татарстан гербы Татарстан гербы

III. Йомгаклау. III. Йомгаклау. а) Җөмләләр төзеп язу. Сүзтезмәләр: күпмилләтле, ирек сөюче, читлектә үрчетә алмыйсың. б) Текстка карата диалог төзеп язу. - Исәнме, Денис! - Марат, хәлләрең ничек? - Яхшы, рәхмәт. - Сез татар теленнән нинди тема үтәсез? - Татарстан – мөстәкыйль дәүләт темасын. - Кызыклы темамы ? - Әйе, бик кызыклы !

- Сәлам, Саша! - Исәнме, Толя! - Син дәүләт символларын беләсеңме ? - Беләм. Флаг, герб һәм гимн. - Сау бул! - Хуш! в) Татарстан турында кроссворд чишү. 1) Татарстанда икенче дәүләт теле. 2) Гербта сурәтләнгән җанвар. 3) Туган... 4) Татарстандагы шәһәр исеме. 5) Татарстанда яшәүче халык. 6) Һәр дәүләтнең нәрсәләре бар. 7) Без туган урын. 8) Татарстанның башкаласы. 9) Агач исеме.

Т А Т А Р С Т А Н

г) Мин яратам сине, Татарстан! җырын бергә җырлау. д) Өй эше: I төркемгә: Татарстан – мөстәкыйль дәүләт турындагы текстның эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә. I төркемгә: Татарстан – мөстәкыйль дәүләт турындагы текстның эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә. II төркемгә: 27нче бит, 5нче күнегү. II төркемгә: 27нче бит, 5нче күнегү. III төркемгә: 27нче бит, 2нче күнегү. III төркемгә: 27нче бит, 2нче күнегү.