Тест җавапларын тикшерү 1. ә 2. б 3. ә 4. а 5. б.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Тест җавапларын тикшерү 1. ә 2. б 3. ә 4. а 5. б.
Advertisements

Транксрипт:

Тест җавапларын тикшерү 1. ә 2. б 3. ә 4. а 5. б

Тест эшен бәяләү 5 - 5дөрес җавап 4 – 4 дөрес җавап 3 – 3 дөрес җавап

«БҮГЕНГЕ ТОМЫШЫБЫЗНЫ КИТАПТАН БАШКА КҮЗ АЛДЫНА ДА КИТЕРЕП БУЛМЫЙ. ӘММА КЕШЕЛЕК ТАРИХНЫҢ ЗУР ГЫНА ӨЛЕШЕН АЛАРДАН БАШКА ГЫНА ЯШӘГӘН.» Е. АНТОНОВА

I. Язу барлыкка килү II. Беренче кулъязма һәм басма китаплар

I. Язу барлыкка килү 1.Борынгы кешеләр нәрсәдә һәм нәрсә белән язганнар? 2.Нинди язу төрләре булган? 3.Табылган барлык язуны да галимнәр укый алганнармы?

Пиктограммалар Вампум Кипу Чөйле язу Иероглифлар Сөяк, тукыма, балавыз такталар Балчык табличкалар Папирус Пальма яфраклары, каен тузы Пергамент Кәгазь

Пиктограмма: «Кеше ауга чыкты, хайван тиресен салдырды, морж аулады, икенче аучы белән көймәдә йөзде һәм йоклый калды». Мондый язу предметлы язу дип атала. Рәсемнәр ярдәмендә кешеләр барлык төр мәгълү- матны да сурәтләгәннәр.

Борынгы кешеләрнең кыя-ташларга ясаган рәсем үрнәкләре

Вампум – предметлы язу. Америка халыклары кабырчыклардан төсле билбаулар үргәннәр. Ак төс уңышны, сәламәтлекне, тынычлыкны, ә кызыл төс-сугышны аңлаткан.

Кипу –төенле язу. Төеннәрнең күләме һәм төсләре саннарны аңлаткан: гади төеннәр – берәмлекләрне, икелеләре – дистәләрне, өчлеләре - меңнәрне. Бауларның төсе предметларны атаган: сары - алтын, кызыл - сугышчы. Озын таяктан яисә юан төрле төстәге баулардан үрелгән төеннәр үзенчәлекле язу барлыкка китергәннәр.

Чөйсыман тамгалар (клинопись) сызыклар группа- сыннан торганнар. Алар аерым иҗекләрне генә түгел, сүзләрне һәм җөмләләрне дә белдерә алганнар. Чөйсыман тамгалар берничә йөзгә кадәрле җиткән. Шунлыктан әлеге ысул белән яза белүче кешеләрне акыл ияләренә тиңләгәннәр..

Предметлы язуга алмашка иероглифлар килгән. Һәр иероглиф бер сүзне яки төшенчәне аңлаткан. Иероглифлар белән язылган беренче язу үрнәкләре кыяташларда сакланган.

Көньяк көнчыгыш Азиядә һәм Европада фил мөгезләреннән эшләнгән сөяк китаплар булган. Алар бик кыйммәт торганнар. Шулай ук җитеннән эшләнгән тукымаларда да язганнар. Соңрак Римда һәм борынгы Грециядә балавыз белән капланган такта-табличкалар кул- ланылган.Аны мәктәпләрдә файдаланганнар. Бу такталарда элек язылганны бозып, яңасын язарга мөмкин булган.

Вавилонлылар, ассириецлар, аларның күршеләре камыш һәм сөяк таякчыклар белән дымлы балчыктан эшләнгән табличкаларга язганнар. Аннан аларны кояшта киптергәннәр. Археологлар ассириецлар патшасы Ашшурбанипалның (VII г. б э.к.), киштәсендә шундый 20 меңнән артык табличкасы булган китапханәсен тапканнар.

Борынгы египтлылар язу өчен уңайлырак материал – папирус тапканнар. Әлеге үсемлек Нил елгасы ярында күпләп үскән. Аннан ачык соры төстәге юка язу материалы эшләгән- нәр. Папирусны төргәк итеп төреп тә булган. Кайвакыт төргәк озынлыгы 150 м га җиткән. Аны тиредән эшләнгән савытлар- да саклаганнар. Париждагы бер китапханәдә безнең эрага кадәр 3350 елда язылган папирус төргәге саклана.

Б.э.к. III гасырда Азиядә Пергама шәһәре янында язу өчен нык материал пергамент җитештерелә башлый. Ул сарык, сыер тиреләреннән эшләнелә. Материал нык булса да аны эшләү өчен бик күп хайван тиресе кирәк була.

Беренче тапкыр кәгазь Китайда б.э.к.105 елны чүпрәкләрдән һәм бамбук агачы кайрысыннан эшләнелә. Аны кытайлы Цай Лунь уйлап таба. Ул башка язу материалына караганда тизрәк тә, җиңелерәк тә эшләнелә, арзанга да төшә. ХII гасырдан башлап, кәгазь иң уңай язу материалы булып табыла һәм ул башка чималларны кысрыклап чыгара.

Укылмаган язулар Фест дискасы Библ язуы Ронго –ронго Кипр-миной язуы Токапу

Славян алфавиты Кириллица АБВГҐДЂ ЃЕ(Ѐ)(Ѐ)ЁЄЖЗ ЅИ(Ѝ)(Ѝ)ІЇЙЈ КЛЉМНЊО ПРСТЋЌУ ЎФХЦЧЏШ ЩЪЫЬЭЮЯ

II. Кулъязма һәм басма китаплар 1.Кулъязма китаплар ничек эшләнгән һәм аны кемнәр язганнар? 2.Китап басу эше кайсы илдә, кем тарафыннан уйлап табылган? 3.Русьта беренче китапны кем бастырып чыгарган? Ул нинди китап булган? 4.Татарстанда беренче типографияне кем һәм кайчан ачкан?

Кулъязма китаплар Китап эшләү бик авыр эш булган һәм озак вакыт таләп иткән. Китап язучы һөнәре бик мактаулы булган. Ул барлык язуларны да язган, язу карасы да әзерләгән, рәсемнәр дә ясаган. Аннан китапны «киендергәннәр»- тышлаганнар. Тышлык ике агачка тарттырылган күннән эшләнгән. Аны алтын-көмеш, кыйм- мәтле ташлар белән бизәгәннәр. Китапка аерым футляр эшләгәннәр һәм каптырмалар да ясаганнар. Шунлыктан китап бик кыйммәт торган.

Китап басу Китап басу ысулын моннан меңнәрчә еллар элек Кытайда уйлап табалар. Башта такталарда текстның көзгедәге кебек чагылышын кисеп алалар, буяу сөртәләр һәм басалар. Соңрак тимерче Би Шен бербөтен такта урынына аерым тамгалар (литерлар) гына эшләүне тәкъдим итә.Алардан төрле текстлар төзиләр. Ләкин бу ысул XV нче гасырга кадәр Европада билгеле булмый. Немец ювелиры Иоганн Гутенберг Европада беренче булып җыелма шрифт һәм китап басу өчен агач пресс куллана.

Иоганн Гутенберг аерым хәрефләрне металлдан койган. Алардан текст җыйган. Хәрефләрне типография буявы белән сылаган һәм өстенә дымлы кәгазь куеп текстны төшергән. Басу станогы кул көче белән эшләгән. Китап басуның туган елы дип 1445 ел санала. Ул чорда иң күп басылган һәм таралган китап булып «Библия» тора ( 1399?)-1468

1563 елда Мәскәүдә патша әмере буенча беренче типография төзелә. Печатный доврның төзүчеләре һәм җитәкчеләре чиркәү әһеле Иван Федоров һәм белорус остасы Петр Мстиславец була. Иван Фёдоров (якынча ) Россиядә һәм Украинада беренче китап басучылардан. Ул 1564 елда беренче рус китабы «Апостол»ны бастыра.1574 елда Львов шәһәрендә беренче славян «Азбука»сын чыгара. «Апостол»

Татар басмасы Русия падишаһы Петр Беренченең Кавказ һәм Фарсы иле халыкларына мөрәҗәгать итеп чыгарылган 1722 елгы «Манифест»ы гарәп графикасыннан хәзерге татар теленә күчермәдә киң катлам укучыларга беренче тапкыр тәкъдим ителә. Күренекле галим, татар китабы белгече Әбрар ага Кәримуллин аны җыелма хәрефләр белән басылган беренче татар китап басмасы дип бәяли Татарстанда беренче типография 1801 елда Казан шәһәрендә отставкадагы прапорщик Габделгазиз Бурашов тарафыннан ачыла.

Үзеңне тикшер! Борынгы Мисырда нәрсәдә язганнар? каен тузында папируста пергаментта

Дөрес җавап Папируста

Русьта кайсы агачның язуга кагы- лышы бар? Юкә Каен Тал

Дөрес җавап Каен

Европада китап басу ысулын кем уйлап тапкан? Иоганн Гутенберг Цай Лунь Иван Фёдоров

Дөрес җавап Иоганн Гутенберг

Кәгазьне кайсы илдә уйлап тапкан- нар ? Мисырда Россиядә Һиндстанда Китайда

Дөрес җавап Кытайда

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем була минем юл күрсәтүче йолдызым Г.Тукай Үзенең бәхетенә һәм киләчәк куәтенә бару юлында кешелек тудырган барлык могжизаларның иң катлаулысы һәм бөеге, мөгаен, китаптыр... Китап безнең өчен җансыз бушлык дөньясыннан хәрәкәтчән тормыш дөньясына карый торган тәрәзә. А.М.Горький. Китап, китап минем кулымда, сердәшем ул барыр юлымда. С.Хәким Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Н.Фәттах