Һөнәр – 1) Нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык,күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль. 2) Белгечлек, профессия. (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, Казан, Матбугат йорты нәшрияты, 2005 ел, 793 бит)
Тракторчы – 1)Трактор йөртүче. 2) Тракторда аерым эшләр башкаручы.
– Төзүче – 1) Биналар һәм корылмалар төзү белән шөгыльләнүче. 2) Бүтән бер нәрсәне төзү белән шөгыльләнүче.
Сатучы – 1) Сату эшендә эшләүче сәүдә хезмәткәре. 2) Сәүдәгәр.
Сыер савучы – сыер саву эшендә эшләүче.
Маляр (буяучы) – буяу, агарту эшләре белән шөгыльләнүче эшче.
Шофёр – автомобиль йөртүче.
Журналистика – газета – журналларда, радио-телевидениед ә ә д ә би – публицистик эшч ә нлек. Журналист – журналистика бел ә н ш ө гыльл ә н ү че профессиональ хезм ә тк ә р.
Игенче – иген игү белән шөгыльләнүче, иген игү белән көн күрүче кеше.
Табиб (табибә) – дәвалаучы врач, доктор.
Гимнаст (гимнастка) – гимнастика бел ә н профессиональ ш ө гыльл ә н ү че кеше; гимнастика остасы.
Укытучы – мәктәптә, уку йортларында белем бирүче, нинди дә булса фән алып баручы, өйрәтүче, остаз.
50 000