Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат» ГАБДУЛЛА ТУКАЙ – ЖУРНАЛИСТ.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Мөбарәкшина Сәрия Габидулловна Азнакай шәһәре 3 нче муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Advertisements

Каюмова Резидә Исмәгыйль кызы Яшел Үзән шәһәре 1 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Фәнни тикшеренү белән шөгыльләнүче укучыларга ярдәмгә.
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең 2 нче.
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең 2 нче.
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат» ГАБДУЛЛА ТУКАЙ – ЖУРНАЛИСТ.
Татарстан Республикасы Питрәч районы МБОУ Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбе (5 нче сыйныфта рус телле балаларга татар теленнән дәрескә презентация)
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат Күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Гали ага Акыш һәм аны ӊ гаиләсене.
Транксрипт:

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат» ГАБДУЛЛА ТУКАЙ – ЖУРНАЛИСТ Презентация авторы: Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яр Чаллы – 2011

ХХ йөз башы татар матбугатына нигез салучыларны берсе – Габдулла Тукай

Габдулла Тукай журналист буларак иҗат иткән жанрлар: Рецензия; Очерк; Мәкалә; Матбугатка күзәтү; Хат; Комментарий.

Габдулла Тукайның журналист буларак мәкалә-рецензияләре: Оренбургский мөхәммәдинский духовный собраниенең дәүләтле казыйларына хат Шартлар «Шәһәр хәбәрләре» Мөселман иттифакы Җәһаләт вә сәфаләт Кыямәт көне «Казан миһманханәсендә мәҗлес» Төш күрдем! Тәшәккер «Кечкенә генә С.-Петербург гәзитәсеннән»

Татар теле Уральскида Думага сайлаулар Идарәдән Шигырьләремез «Хәсәнҗан бине Әхмәтҗан әл-Хөсәенинең хиҗаб хакында улан мәзһәбе» исемле рецензиясе «Царь-Голод, яхуд Ачлык-Падишаһ» Ана мәктүбләре Думаның хәле 4 нче май җомга һ.б.

Габдулла Тукайны матбугатка беренче адымнары Габдулла Тукай – Уральск шәһәрендә демократик татар матбугаты органнарыны эшен оештыручыларны берсе. Камил Мотыйгый Төхфәтуллин Уральскида атнага бер мәртәбә гыйльми, әдәби, хикми вә фәнни дип аталган кулъязма «Әлгасрелҗәдит» журналы чыгара башлый (1905 елның 12 маенда туктала).Тукай бу журналны язучыларның берсе, журнал идарәсендә редколлегия әгъзасы. Шигырьләре һәм мәкаләләре беренче шушында дөнья күрә. «Әдип» дип аңа беренче мәртәбә шушы журналда мөрәҗәгать ителә нче елда мәдрәсәне тәмамлагач, Уралец газетасы типографиясендә хәреф җыючы булып эшли башлый. Корректор хезмәтен дә башкара нче елның тетрәндергеч вакыйгаларын Тукай Ничә йөз, ничә мең еллардан бирле көтелгән җәза таңы дип атый. Уралец газетына ул икенче кешеләр, икенче фикерләр белән очраша. Бу газет басмаханәсендә Уральск социал-демократлары эш алып бара. Тукайның берникадәр вакыттан соң Мөхарәбә вә Государственная дума hәм Царь-голод, яхуд Ачлык-падишаh кебек инкыйлаби эчтәлекле зур гына брошюраларны тәрҗемә итүе дә, бәлки, шул басмаханәдәге шартлар белән бәйледер. Тукай шәhәрдә барган инкыйлаби вакыйгаларда, демонстрацияләрдә катнаша. Шундыйларның берсен ул Уральскида хөррият бәйрәме дигән репортажында тасвирлый.

Монда халыкның инкыйлаби халәте hәм шагыйрьнең шушы вакыйгадан алган хис-кичерешләре бик ачык күрсәтелгән: Да здравствует свобода! Бетсен халык каныннан алтын ясау! тавышлары Сәет-Баттал китабындагы әлләкем батырның нәгърәсе шикелле, бөтен шәhәрне яңгыратты дип яза Тукай. Революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, Камил Мотыйгый «Уралец» дигән газета нәшриятын типографиясе белән сатып ала. Тукайның тормышында яңа этап башлана, һәм ул типографиягә наборщик булып эшкә урнаша. Уральск большевиклары бу типографияне революцион листовкалар тарату өчен файдаланалар. Ихтимал, шулар йогынтысындадыр, Тукай нче елларда бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Уральск төбәгендәге кадимчеләр, байларны тәнкыйть итә, тынгысыз журналист буларак таныла. Тукайның Җаекта типографиядә эшләгән вакытында төшкән фоторәсеме, 1905 ел

Уральск шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. «Фикер» исемле газета чыгара башлагач, аны шул газетага мөсаххих итеп куйдым. Габдулла әфәнденең хезмәтләре миңа бик ягымлы һәм дә үзе фәүкылгадә иҗтиһадлы булганга күрә, мин аның жалуньесен һәр ай саен арттыра бара идем. Шәйлә ки, иң әүвәл сигез сумга хезмәт итә башлап, соңыннан бик тиз айга егерме бишсум ала башлады», дип яза үзенең истәлекләрендә Камил Мотыйгый. Тукай газетада төп эшне алып бара, шигырь һәм мәкаләләре дә даими басылып тора. Габдулла Тукай Камил Мотыйгый белән

«Фикер» газетасының 14 нче санында «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» мәкаләсе чыга. Мәкаләдә Тукайның милләтне уяту фикере түбәндәгечә: «Без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк, җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик, тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын» нчы елның 15 гыйнварыннан татарча беренче әдәби, сәяси журнал – «Әлгасрелҗәдид» («Яңа гасыр») чыга башлый. (1907 елның 20 маенда туктала). Журналның дүртенче санында Г.Тукайның Г.Тукайның «Мөхарәбә вә Государственная дума», «Кыямәт көне» исемле мәкаләләре басылган. Тукай бу журналны язучыларның берсе, журнал идарәсендә редколлегия әгъзасы. Шигырьләре һәм мәкаләләре шушында дөнья күрә.

Хыялда сатирик журнал чыгару елның июнендә анысы да дөнья күрә. Татарча беренче юмористик hәм сатирик журнал булган Укларны тулысынча хәзерләп hәм редакцияләп килүче кеше Тукай була. Шул журнал үрнәгендә ул ирекле матбугатның ничек булырга тиешлеген күрсәтергә тели. Монда да фактик редактор Тукай. Кыскасы, ул үз диңгезенә чума. Типографиядә кунып-төнеп эшли, берөзлексез шигырь, мәкалә яза, тәрҗемә итә. Уральск шагыйре Габдулла Тукайны инде Казанда, Оренбургта, Петербургта яхшы беләләр.

И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан! 1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Еллар, еллар... Чыпта белән кап­ланган чанада Уральскига кадәр озын юл үткән малай туган ягына өлгергән журналист, канатлары ныгыган шагыйрь, ачы телле сатирик булып, сәяси көрәшче һәм публицист булып кайтып керә. Казан газета-журналларында эшләү өчен татар әдәби һәм сөйләм телен, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән тәҗрибәле шагыйрь һәм журналист кайтты.

Габдулла Тукайны «Әльислах» газетасындагы эшчәнлеге 1907 нче елда Габдулла Казанда Фатих Әмирхан белщн таныша, дуслаша. Ф.Әмирхан чыгарган «Әльислах» («Реформа») газетасында эшли башлый. «Әльислах» - яшьләр газетасы. Аның төп бүлекләре дә, төп тематикасы да күбесенчә яшьләр тормышына карый. Анда без мәктәп-мәдрәсәләрне дәүләт карамагына күчерү, уку-укыту эшләрен рус, Европа мәктәпләре үрнәгендә үзгәртү, көндәлек тормышка, хезмәткә кирәкле белем бирә торган дөньяви фәннәрне кертүне таләп итү кебек мәсьәләләрне күрәбез.

Г.Тукай дусты, каләмдәше Ф.Әмирхан белән, 1908 нче ел

Унан сулга: Г.Тукай, И.Әмирхан, Ф.Әмирхан, К.Бәкер, В.Бәхтияров, 1908 елгы фоторәсем «Әльислах» газетасы идарәсендә

Габдулла Тукайның халык хәбәрчеләре алдына куйган таләпләре: Хезмәт ияләренең мәнфәгатьләрен алгы планга кую; журналистның үз мәсләгенә тугрылыгы; җәмәгатьчелек фикеренә колак салып, милләткә хезмәт итүе;

Матбугат теленең сафлыгы Матбугатның халыкчан булуы теленең сафлыгында чагыла. Әдәби телнең нигезе – халык теле. Татар теленең сафлыгын саклап калуның төп чаралары, тел гыйлеменә кагылышлы мәсьәләләр Басылмаган шигырьләр мәҗмүнәсе, Фәлсәфи сүзләрдә чагылыш тапкан.

«Тәнкыйть – кирәкле шәйдер» Тәнкыйть – нәшрият, матбугат эшенең колачы киңәюенә бер этәргеч Бирүче чара. «Тәнкыйть – кирәкле шәйдер» мәкаләсе. Әдәбият-сәнгать тәнкыйтенә Тукай таләбе: * Безнең заман * Сәгъди абзый репликалары Тәнкыйтьчеләргә куелган Тукай таләпләре: * Ялт-йолт идарәсеннән сөяльләр * Татар шагыйрьләре * Фәлсәфи сүзләр

Г.Тукай – «Яшен» сатирик журналында сәркатиб 1908 елның августында Галиәсгар Камал белән берлектә Тукай Яшен исемендә көлкеле журнал чыгара башлый. Көн караңгы. Бөтен дөньяны кара кайгы болытлары каплаган. Шул вакытта Казанда дәhшәтле Яшен күз камаштыра торган якты нурлары илә ялтырый - дип яза Тукай журналның тәүге санында чыккан мәкаләсендә.

Беренче мәртәбә дияргә мөмкин, татар әдәбиятына, бигрәк тә шигърият белән публицистикага, Тукай романтик әдәбиятта киң таралган яшен образын кертте елның июнендә цензура Яшенне яба. Ләкин Тукай бирешми: 1910 елның мартында ул Ялт-йолт исемле көлке журналын чыгара башлый. Ялт- йолт Яшеннең дәвамчысы була.

«Ялт-йолт» журналындагы эшчәнлеге Казанда Тукайның энергиясе яңа, киң мәйдан сорый елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Тукай сатира остасы буларак биредә таныла. Ялт-йолт журналының тышлыгы

Габдулла Тукайның журналист буларак язмалары төрле псевдонимнар белән матбугатта урын алган. Еш кулланылганнары түбәндәгеләр: Апуш Шүрәле Кырмыска Бик усал Тиктормас Милләтче Мөәррих

Кулланылган әдәбият 1.Габдулла Тукай: Тормыш hәм иҗат елъязмасы. – Казан: Тат.кит.нәшр., Габдулла Тукай: Альбом / Төз., текст авторы Р.Даутова. – Казан: Тат.кит.нәшр., Низамов И.М. Матбугатның тәэсирле сүзе. – Казан: Тат.кит.нәшр., Нуруллин И., Якупов Р. Тукай турында хатирәләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., Тукай Г. Әсәрләр. 5 томда. 1-5 томнар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1986.