2010 ел. I БҮЛЕКМинем кадерлеләрем 1 бит II БҮЛЕК Безнең туганнар 3 бит III БҮЛЕК Бабам сугыш герое 5 бит IV БҮЛЕК Мәктәбем-белем учагым 6 бит V БҮЛЕК.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
2010 ел. I БҮЛЕКМинем кадерлеләрем 1 бит II БҮЛЕК Безнең туганнар 3 бит III БҮЛЕК Бабам сугыш герое 5 бит IV БҮЛЕК Мәктәбем-белем учагым 6 бит V БҮЛЕК.
Advertisements

Транксрипт:

2010 ел.

I БҮЛЕКМинем кадерлеләрем 1 бит II БҮЛЕК Безнең туганнар 3 бит III БҮЛЕК Бабам сугыш герое 5 бит IV БҮЛЕК Мәктәбем-белем учагым 6 бит V БҮЛЕК Нәсел шәҗәрәсе VI БҮЛЕК Гаиләбезнең традицияләре VII БҮЛЕК Күршеләр иң якын кешеләр Эчтәлек:

Мостафин Нәфис Рәфис улы Төзеде: Мустафина Исламия Нәфис кызы Гаилә башлыгы:

-Син яраткан иң матур сүз Нинди сүз, әйт, бәбкәем? -Иң назлы сүз, иң якын сүз Ул матур сүз-Әнкәем! - Бар тагын бер иң матур сүз: Һәрвакыт син әйткәнең. Анысы нәрсә? – Ул матур сүз, Ул якын сүз-Әткәем! Минем өчен иң кадерле кешеләр,алар әтием,әнием һәм апаем,әбием белән бабам һәм иң якын туганнарым. Әтием- Мостафин Нәфис Рәфис улы-1973 елның 30 нчы июлендә Азнакай районы Урсай авылында дөньяга килгән елларда балалар бакчасына йөри,ә елларда Урсай урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чаллы шәһәрендә укый һәм « КамАЗ » заводында эшли елларда колхозда шофёр булып эшли, ә бүгенгесе көндә « Нефтемаш » заводында эшли. Әнием – Мостафина Гүзәлия Таһир кызы 1978 елның 25 нчы маенда Азнакай районы Чалпы авылында дөньяга килгән елларда Чалпы урта мәктәбендә белеем ала елларда Бөгелмә Минем кадерлеләрем.

шәһәрендәге педагогика училищесын, ә елларда Алабуга дәүләт педагогия университетын читтән торып тәмамлый. Бүгенгесе көндә Урсай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Гаиләбездә иң зур бала мин Мостафина Исламия Нәфис кызы 2000 елның 13 нче августында Азнакай районы Урсай авылында туганмын. Мин елларда балалар бакчасына, ә 2007 елда Урсай урта мәктәбенә укырга кердем. Сеңлем Лилия 2006 нчы елның 1 нче мартында туды. Ул балалар бакчасына йөри. Аңа дүрт яшь тула.

Минем туганнарым. Әтиемнең әтисе Рәфис бабай 1946 елның 2 нче ноябрендә Урсай авылында туган. Әбием Хөмәйрә 1953 елның 24 нче маенда Яңа Урсай авылында туган.Алар 1972 елда гаилә корып өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Бабам гомер буе колхозда шофёр булып эшли, ә әбием бүгенгесе көндә колхозның баш хисапчысы булып эшли. Рамис абый аларның икенче уллары. Ул 1976 нчы елда туган. Аның тормыш иптәше Айгөл апа 1979 нчы елгы. Алар 1999 нчы елда гаилә корып Азалия белән Раязны тәрбиялиләр. Азалияга 10 яшь, ә Раязга бары тик 3 ай гына. Рамис абый Азнакай шәһәре Нефтемаш заводында эшли,ә Айгөл апа бала ялында. Әтиемнең кечкенә энесе Ринат абый 1983 елда туган. Аның хатыны Ангелина апа 1982 нче елгы, ә улары Адель 2006 елда туды. Алар 2006 нчы елда гаилә корып, бүгенгесе көндә Урсайда яшиләр. Икесе дә Азнакай шәһәре Нефтемаш заводында эшлиләр.

Әниемнең әтисе Таһир бабай елның 18 ноябрендә Чубар Абдул авылында, ә әбием Гөлнур 1957 елның 13 нче маенда Ирекле авылында туган. Алар 1977 елда гаилә корып ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр.Бабам гомере буе колхозда механизатор булып эшли. Ул хәзер лаеклы ялда. Ә әбием сберкассада кассир контролер. Уртанчы уллары Марат абый 1983 елда туган. Аның тормыш иптәше Гөлшат апа 1984 елгы. Алар 2007 елда гаилә кордылар. Кызлары Таңсылу, аңа ике яшь Кече уллары Булат абыем 1990 елгы. Ул Әлмәт шәһәрендә югары белем ала. Аның хыялы юрист булу.

Бабам сугыш герое. Бабамның әтисе – Нургалиев Шәех 1909 нчы елда туган. Ә әбием Маһирә 1910 нчы елда туган. Минем бабам Нургалиев Шәех Нургали улы сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Әбием Маһирә ул вакытта берсеннән – берсе кечкенә ике сабые белән кала. Иң өлкәне Рузалин абый 1933 елгы, ә Рәис абый 1941 нче елгы. Әбием сөйләве буенча бабай ике сугышта катнашкан нчы елда ул Фин сугышында, ә 1941 елда Бөек Ватан сугышында катнаша нче елда ул каты яраланып кайта һәм бер аягы гомерлеккә гарип булып кала. Шуңа да карамастан, ул гомере буе колхозда тракторист булып эшли, йөк ташу, шалкан чәчү кебек эшләрне башкара. Сугыш чорында әбием Маһирә фронт өчен бер көчен дә җәлләми, җылы оекбашлар бәйләү, җылы киемнәр әзерләүдә, урак өстендә катнашуда зур көчен куя. Сугыштан соң аларның 1944 елда Марзия, 1946 елда бабам Рәфис белән Разыя (игезәкләр), 1951 елда Рәүф исемле балалары дөньяга килгән. Бүгенгесе көндә алар барысы да исән-сау, үз тормышлары белән яшәп яталар. Тик бабам Шәех 1985 нче елда, ә әбием Маһирә 2002 нче елда мәңгелек йортка күчкәннәр. Алардан истәлек булып фотолар һәм әби-бабамның орден медальләре генә калган.

Чәчәкләр тотып кулга Без чыктык матур юлга. Һәркем белә, әлбәттә, Без барабыз мәктәпкә! Бу бәхетле мизгелләр мәңге минем күңелемдә сакланып калыр … 2007 елның 1 нче сентябрендә мин Урсай урта мәктәбенең 1 нче классына укырга кердем. Класс җитәкчесе Мостафина Гүзәлия Таһир кызы. Класста без 5 укучы: 2 кыз һәм 3 малай. 3 нче сыйныфка күчкәч, безне 2 нче сыйныф белән берләштерделәр. Шулай итеп без хәзер 10 булдык. Күп булуга карамастан, бер-беребез белән тату, дус мөнәсәбәттә. Мәктәп күләмендә үткәрелгән чараларга бик теләп катнашабыз. Мин үзем бигрәк тә җырларга яратам. 1 нче сыйныфта укыганда « Таң йолдызы » конкурсында катнашып 2 нче урынны яулаган идем. Мәктәптә « 5 » ле билгеләренә генә укыйм. Бигрәк тә математика, татар теле һәм сынлы сәнгать дәресләрен яратам. Дәресләрдән соң мәчеткә « Дин дәресләре » түгәрәгенә һәм чит тел түгәрәгенә йөрим. Анда миңа бик ошый. Мәктәбем–белем учагым.