Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы С. К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе Алмашлык турында төшенчә Гатауллина Гөлгенә Равиловна.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы С. К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе Алмашлык турында төшенчә Гатауллина Гөлгенә Равиловна.
Advertisements

Транксрипт:

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы С. К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе Алмашлык турында төшенчә Гатауллина Гөлгенә Равиловна югары кв. категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Морфология (тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган бүлеге) исем фигыль сыйфат сан рәвеш алмашлык

Алмашлык Мин, син, ул, без, сез, алар - зат алмашлыклары - сүз төркеме; -сөйләмне кабатланулардан саклыйлар; - сөйләмне җыйнак, матур яңгырашлы итәләр; - үзләрен әйтмичә генә зат яки предметларга күрсәтәләр.

Кайда йөриләр соң? Кайда – алмашлык, затның хәленә күрсәтә. Ничә баш килгән? Ничә – алмашлык, затның санына күрсәтә. Шундый кеше инде ул. Шундый – алмашлык, затның билгесенә күрсәтә. Кайчан, ничәнче, никадәр, ник, ничек, һәр, шул, теге, нәрсәдер - алмашлыклар

Алмашлык – сүз төркеме, үзләрен әйтмичә генә зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә.

Казан шәһәренең меңьеллык тарихы бар. Ул – Татарстан Республикасының башкаласы. Монда Кремль, Сөембикә, Спас манаралары, Мәрҗани мәчете кебек борынгы архитектура корылмалары күп. Казандагы Кол Шәриф мәчетен шәһәрнең йөзек кашына тиңләп була. Монда төрле спорт корылмалары бик күп, чөнки Казан Универсиадага әзерләнә. Ул – матур, төзек шәһәр. Аны Россиянең өченче башкаласы дип тә әйтәләр.

Аңа нарат тактасыннан эшләнгән сыерчык оясы куелган. Әле кичә генә балалар аны ашыга – ашыга ясап бетерделәр. Шулай эшләүнең нәтиҗәсен көткән кебек, бүген инде аңа яз кунаклары – сыерчыклар килеп кунды. Алар ояның эчен – тышын бик җентекләп карадылар, бик ошаттылар. Аны ясаган һәм шундый колгага куйган балаларга бик рәхмәт укыдылар. Ия, тәмамлык, хәл, аергыч

... турыда аз гына, биш – алты сүз сөйлим әле. (Г. Тукай) Шул... инешне аркылы чыгасы да, күз ачып йомганчы мәйдан уртасына килеп җитәрләр. ( Р. Мөхәммәдиев) Әнә...башка танкистларга да орденнар һәм медальләр тапшыра. (С. Шакир) Ул башыннан төрле уйлар узды. (А. Расих) Бер секунд эчендә...аның

Дәрестә нәрсә белдем? Мин моңа ничек ирештем?

Өй эше: 1) 291 нче күнегү. Күнегүне күчереп язарга, алмашлыкларны табарга. Алар җөмләнең кайсы кисәге булып килгәннәр? Шуны билгеләргә. 2) Г. Тукай – татар халкының бөек шагыйре темасы буенча кечкенә хикәя төзергә. Хикәядә алмашлыклар булуы мөһим.