Казан! Казан! Сагынып кайтам сине, Килеп җиттем менә Иделгә. Ә шулай да якынайган саен Нәрсәдер ят тоела күңелгә... Сагынып кайтам сине шигыреннән Ерып.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Халыктагы тере фикерләрнең Хәкиме син-тугры хәкиме...
Advertisements

Татарстан республикасы Әтнә муниципаль районы Яңа Шашы урта гомуми белем бирү мәктәбе Татар ренессансының бөек каһарманы Гаяз Исхакый Төзүче: татар теле.
Үзегез табышкансыз да, Сөешеп кавышкансыз. Бүген сез гаилә корасыз, Туктаусыз елмаеп торасыз. Тормышның кадерен белегез, Рәхәттә үтсен бар көнегез. Берегезне.
МОУ «Средняя общеобразовательная школа 24 с углубленным изучением предметов» город Набережные Челны Республика Татарстан Автор: учитель татарского языка.
Казан! Казан! Сагынып кайтам сине, Килеп җиттем менә Иделгә. Ә шулай да якынайган саен Нәрсәдер ят тоела күңелгә... Сагынып кайтам сине шигыреннән Ерып.
Транксрипт:

Казан! Казан! Сагынып кайтам сине, Килеп җиттем менә Иделгә. Ә шулай да якынайган саен Нәрсәдер ят тоела күңелгә... Сагынып кайтам сине шигыреннән Ерып чыгалмаслык чиксез тайга... Җәй дә монда ике ай гына. Тын алмыйча тоташ улаган җил Сала мине кара кайгыга. Йә көн генә була, йә төн генә шигыреннән Паровозның озын, моңлы тавышы Хыялымнан мине уята. Рәшәткәләр аша карыйм тышка, Талгын гына язгы таң ата... Сагынып кайтам сине шигыреннән Бездә хәзер ямьле яздыр, иркәм, Көн кояшлы, төннәр айлыдыр, Идел буендагы бакчаларда Сыерчыклар ярсып сйрыйдыр... Бездә яздыр шигыреннән

Кадрия Ишукова-Кәримова көндәлегеннән: 11 март, 1947 ел. Яз башы. Бу – минем сагыш һәм газап белән көтеп алынган сигезенче язым елның язы хәтердән мәңге җуелмас. Апрельнең якты кояшы күзләрне чагылдыра, зәңгәр коляскада йоклап яткан кече кызым Ләйлә белән Дзержинский урамы чатында безнекеләрне судка китергәннәрен көтеп торабыз. Коңгырт күзле шушы гөнаһсыз сабыйның атасы белән очрашу мизгелен көтәбез. Менә ул – агарынган, хәтта зәңгәрсу йөзле шагыйрь күренде. Көләч күзләре, тешләренең аклыгы күзгә чалынды, безнең күңелне күтәрергә теләп елмайган була...

Дусларым юк хәзер, тик бер генә Дустым булды авыр көнемдә. Тик ул гына мәрхәмәтсез кышның Җил-буранлы кара төнендә Сабыйларын алып кочагына, Ишек ачып чыкты, түзмәде. Тик ул гына тимер капкаларны Кага-кага мине эзләде. Дусларым юк хәзер, тик берәүгә Мин кулларын үбеп баш иям. Торгандыр ул сагыш ялкынында Яфрак кебек кипкән Кадриям. Кадрия шигыреннән

Фатихым, күз нурым! Фатихым-җаным! Кызларың исәннәр сине телдән төшермиләр. Өйдә тәмлерәк аш булса, иһ, моны әтиебезгә ашатырга, диләр... Аннан дөнья хәлләре, ягъни әдәби мохит яңалыклары... Минем язасы сүзләрем бетмәс инде. Күзләреңне үбеп: Кадрияң. Кадриям!...Өчегез берг төшкән рәсемгә карыйм да, сине рәсемнән тартып алырлык булам. Бик сагынам шул, бик сагынам.

Көт аны, көт сөйгән әткәеңне, Ул да сине шулай сагына; Йә поездда яки самолетта Очып кайтыр бер көн яныңа. Кызым минем, Ләйләм! Сиңа әтиеңнән кайнар сәлам. Мин сине бик сагындым, күрәсем килә... Йә, Ләйлә, ничек яшисең, балалар бакчасында ниләр эшлисең? Әниеңә ничек булышасың? Сез әниегезне яратыгыз. Адага да әйт, әниегез моңаймасын. Аңа булышыгыз, сүзен тыңлагыз... Кызчыгым Ада, кадерлем! Әтиеңнән кайнар фронт сәламе сиңа. Син, Адочка, бар көчеңне җыеп яхшы укырга тырыш, чөнки туган илебезне саклаучыларның балалары отличнога һәм яхшы билгеләренә генә укырга тиешләр... Күз нурларым... Ада белән Ләйләнең укулары ничек бара, синең сүзне тыңлыйлармы? Үзләрен ауната-ауната минем өчен үп. Мин аларны бик сагындым бит. Ә әниләрен сагынудан йөрәкләрем авырта...