Галиәсгар Камал 6 январь 1879-16 июнь 1933 (54 яшь) Татар ә д ә бияты классигы, атаклы драматург, публицист һә м к ү ренекле җә м ә гать эшлеклесе Гали.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Б ө ек шагыйребез – Габдулла Тукайны ң тууына 125 ел.
Advertisements

Галиәсгар Камал 6 январь июнь 1933 (54 яшь) Татар ә д ә бияты классигы, атаклы драматург, публицист һә м к ү ренекле җә м ә гать эшлеклесе Гали.
Транксрипт:

Галиәсгар Камал 6 январь июнь 1933 (54 яшь) Татар ә д ә бияты классигы, атаклы драматург, публицист һә м к ү ренекле җә м ә гать эшлеклесе Гали ә сгар Камал

Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов 1879 елның 6 январендә (искечә елның 25 декабрендә) Казанда тире эшкәртүче хезмәткәр гаиләсендә туа. Сабый вакытын әнисенең туган авылы Түбән Масрада (хәзер Арча районына керә) бабалары тәрбиясендә уздыра. Алты яшькә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары, Казанга кайтып, укуын иске тәртиптәге Госмания һәм Халидия мәдрәсәләрендә дәвам иттерә елларда шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган Мөхәммәдиядә укый, бер ук вакытта өч класслы урысча мәктәптә башлангыч белем ала.

Мәдрәсәдә укыган елларында Г.Камал әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый: урыс театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен язылган китапларны мавыгып укый һәм үз чорының татар әдәбияты белән якыннан таныша. Ниһаять, аның үзендә дә иҗат дәрте уянып, 1898 елда ул үзенең Бәхетсез егет (беренче варианты) дигән тәүге драмасын яза. Күп тә үтми, икенчесе дә языла (Өч бәдбәхет). Бу ике әсәр һәм шул чорда Г.Камал тарафыннан тәрҗемә ителгән Кызганыч бала драмасы (прогрессив төрек язучысы Намикъ Кәмал әсәре) 1900 елда Казанда аерым китаплар булып басылып чыга.

Галиәсгар Камалның туган урыны. Фото 1978 ел.

Галиәсгар Камалның яшәгән урыны. Фото 1978 ел

1905 ел революциясе Г.Камалның мәдәният өлкәсендәге эшчәнлегенә һәм әдәби иҗатына зур этәргеч бирә елның октябреннән ул Казанда чыга башлаган беренче татарча газета Казан мөхбирендә эшли башлый, ләкин бераздан, хуҗа-нәширләрнең матбугат өлкәседәге тоткан юлы, карашлары белән килешмичә, аннан китергә мәҗбүр була һәм 1906 елның февралендә демократик юнәлештәге Азат газетасына күчә, аның фактик редакторы була. Революция еллары

1906 елның 22 декабрендә Гыйшык бәласе һәм Г.Камалның тәрҗемә әсәре Кызганыч бала пьесалары буенча Казанда беренче мәртәбә ачык спектакль уйнала. Профессионалт театр туу Г.Камалның иҗат дәртен бермә-бер арттырып җибәрә.

еллар арасында Г.Камал, газетадагы журналистик эшчәнлегеннән тыш, урыс һәм дөнья әдәбиятыннан татар теленә шактый гына сәхнә әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында А.Н.Островскийның Гроза (1914), француз драматургы Мольерның Саран (1914), һәм Ирексездән табиб (1916), Н.В.Гогольнең Ревизор (1916), төрек драматургы Г.Хәмиднең Һинд кызы (1917) әсәрләрен күрсәтеп үтергә мөмкин. Бу тәрҗемә пьесалар шул еллардагы театр сәхнәләрендә кат-кат уйналып, татар милли театр сәнгатенең үсешенә, формалашуына уңай йогынты ясыйлар. Театр усеше

Г. Камал, Х. Такташ, М. Гафури, 1927 Ижатташ дуслары

Галиәсгар Камалның әти-әнисе. Галиакбар Маугиза

Габдрахман Камал ( ) артист һәм режиссер. Г. Камалның абыйсы.

Г. Камал беренче хатыны Бибигайша белән ел.

Г. Камал икенче хатыны Асма белән ел.

Галиәсгар Камалның балалары. Энэс, Мухаммат, Зуфар, Рафика,Фарит, Фаикъ.

1923 елда Г.Камалга, иҗат эшчәнлегенең егерме биш еллык бәйрәме уңае белән, Хезмәт Батыры дигән, ә 1926 елда, татар театрының егерме еллыгында, Татарстанның халык драматургы дигән мактаулы исемнәр бирелә. Иҗади уңышлары

Г. Камалның соңгы фотографиясе. Галиәсгар Камал 1933 елның 16 июнендә вафат була. Ул Казанның М.Горький исемендәге Үзәк культура паркындагы туганнар каберлегенә күмелгән. Аның исеме мәңгелек