Тукай - безнең күңелләрдә. Халкым күңеленә ак нур сиптең, Кара төндә булдың якты ай; Шаулы язның сүнмәс тугаедай, Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
«Бала чакта алган тәрбияне бар дөнья халкы да үзгәртә алмый... Полученное в детстве воспитание, позже не смогут изменить народы всего мира... Ризаэтдин.
Advertisements

Милли театрыбызның оешуында һәм үсешендә беренче татар хатын-кыз артисты Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның өлеше аеруча зур. Улмөселман хатын-кызлары.
Б ө ек шагыйребез – Габдулла Тукайны ң тууына 125 ел.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Газизуллина Зөлфия Альфред кызының эш тәҗрибәсе.
Татар ә д ә биятында Кол Гали традициял ә рене ң чагылышы. Татар ә д ә биятында Кол Гали традициял ә рене ң чагылышы.
Язмышлар бит Без дигәнчә түгел алар... Язмышлар бит Без дигәнчә түгел алар...
Бакый Урманче Бикмучева Гульсинур Анасовна учитель татарского языка и литературы МБОУ «Васильевская средняя общеобразовательная школа 2 Зеленодольского.
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа 51» Вахитовского района г. Казани. Ш әү к ә т Галиев - татар.
Транксрипт:

Тукай - безнең күңелләрдә

Халкым күңеленә ак нур сиптең, Кара төндә булдың якты ай; Шаулы язның сүнмәс тугаедай, Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ – ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК ШАГЫЙРЕ Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 26 апрелендә, Казан өязе, Мәңгәр волосте, Кушлавыч авылында, мулла гаиләсендә туа.

Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы Мәмдүдә - Габдулланың анасы. Кушлавычта шагыйрь туган йорт.

Кечкенә Тукай дүрт айда әтисез, дүрт яшьтә әнисез кала. Ятимлек ачысын бик иртә татый. Тормыш аны, тәпи басу белән, Җитәкләде ике кулыннан; Җитәкләде язмыш, кай җирләргә Алып чыгар авыр юлыннан

Кечкенә Габдулланың әнисе Мәмдүдә Сасна авылы мулласына кияүгә чыга һәм соңрак аны үз янына алдыра.... Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Авылыбызның ямен, суын тәмен беләм, Шуңа күрә сөям жаным, тәнем белән.

Дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына кайтарып куялар. Булачак шагыйрьнең шактый караңгы көннәре шунда үтә. -Бик тиз генә борылып кайта алмам, Сезне борчып монда килмәсләр, Хуш, кадерле нигезем, ак каеным, сау булыгыз, шомырт, миләшләр! Кечкенә Габдулла Зиннәтулла бабасы белән

Кечкенә Габдулланы бервакыт Өчиледән Казанга алып киләләр дә Печән базарында берәр кешегә асрамага бирмәкче булалар. Яңа Бистәдә яшәүче Мөхәммәтвәли белән Газизә апаның балалары юк икән: ятим Габдулланы алар уллыкка алалар. Базар күрсә, безнең Габдулланың Йөрәгендә әрнү кузгала : Колагында чыңлый ямщик тавышы; Асрамага бала кем ала?

Кырлай авылы. Сәгъди абзый йорты. Хәзер анда Тукай музее - йорты Сәгъди абзый йорты бик тәбәнәк, Салам белән япкан түбәсен Шаулап үскән нарат урманнары Аның өчен түгел, күрәсең.

Печән өсте.Бәләкәй Апуш белән Сәгъди абзый Кырлай болынында. Арча районы Кырлай Авылы. Бу наратны Габдулла Тукайның Кырлайдагы әтисе Сәгъди абзый утырткан. Ә бәрәңге бакчасында кечкенә Габдулла бәрәңге җыйган...

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

Җәй көне.Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм; Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач, Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач, Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым; Куркам үзем әллә нидән, юк янымда юлдашым. Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага; Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада. Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак; Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап. Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып, Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр. Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем; Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем. Ул авылның,-һич онытмыйм,-һәр ягы урман иде; Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә; Халкының эчкән суы бик кечкенә инеш кенә. Шагыйрь булып җитешкәч үзенең 1907 елда язган Шурәле исемле иң матур поэмасын хәтерендә онытылмаслык урын алып калган Кырлай авылына багышлап язды.

Ялкау маэмай 1 Кызыклы шәкерт 2 Дуслар 3 Акбай 4

Гали белән кәҗә 1 Сабыйга 3 Эш беткәч уйнарга ярый 4 Эшкә өндәү 2

Гали белән кәҗә 1 Кәҗә белән Гали 3 Кызыклы шәкерт 2 Кәҗә белән сарык 4

Безнең песи 3 Безнең гаилә 2 Тату гаилә 1 Бәйрәм бүген 4

Шүрәле 1 Сабыйга 2 Кара урман 4 Җен-пәри 3

Эшкә өндәү 1 Сабыйга 2 Җәй көнендә 3 Бәхетле бала 4

1 Әнкәм теле 2 Туган тел 3 Әткәм теле 4 Рус теле

1 Ләлә 2 Ләйлә 3 Ләмига 4 Лилия

1 Алсу 2 Фирая 3 Фатыйма 4 Алисә

Дөнья матур, Шушы дөньяның мин- Матурлыгын җырлар җырчысы. Габдулла Тукай.