Г.Тукайның шәҗәрәсе Кушлавыч Казан Сасна ӨчилеКазанКырлай Җаек Мөхәммәтгариф Бибимәмдүдә Бибимәмдүдә Мөхәммәтшакир Зиннәтулла хәзрәт Мөхәммәтвәли Газизә.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Б ө ек шагыйребез – Габдулла Тукайны ң тууына 125 ел.
Advertisements

Кар сулары шаулап, гөрләвекләр булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган вакытта, шаулап-гөрләп яз ае – апрель килгәндә безнең яраткан шагыйребез.
Азмы какканны в ә сукканны к ү т ә рдем мин ятим?! Азрак ү стерде сыйпап тик ма ң лаемнан милл ә тем.
Кар сулары шаулап, гөрләвекләр булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган вакытта, шаулап-гөрләп яз ае – апрель килгәндә безнең яраткан шагыйребез.
Тукай – халык баласы, аны халык үстергән (Тукайны ң балачагы) Кушлавыч. Ш ә риф ә карчык Ө чиле. Зинн ә тулла бабай Кырлай. С ә гъди абзый, З ө хр ә апа.
26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны ң туган көне.
Тукай - безнең күңелләрдә. Халкым күңеленә ак нур сиптең, Кара төндә булдың якты ай; Шаулы язның сүнмәс тугаедай, Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
Г.Тукайның шәҗәрәсе Кушлавыч Казан Сасна ӨчилеКазанКырлай Җаек Мөхәммәтгариф Бибимәмдүдә Бибимәмдүдә Мөхәммәтшакир Зиннәтулла хәзрәт Мөхәммәтвәли Газизә.
Транксрипт:

Г.Тукайның шәҗәрәсе

Кушлавыч Казан Сасна ӨчилеКазанКырлай Җаек Мөхәммәтгариф Бибимәмдүдә Бибимәмдүдә Мөхәммәтшакир Зиннәтулла хәзрәт Мөхәммәтвәли Газизә Сәгъди абзый Зөһрә апа Галиәсгар Газизә Болгар кунакханәсе

Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә, Казан өязе, Мәңгәр волосте, Кушлавыч авылында, мулла гаиләсендә туа. Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы. Мәмдүдә - Габдулланың анасы

Кушлавычта шагыйрь туган йорт. Тау башында салынгандыр безнең авыл. Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным– тәнем белән...

Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф мулланың кабере Кечкенә Тукай 4 айда әтисез кала.

Кечкенә Габдулланың әнисе Мәмдүдә Сасна авылы мулласына кияүгә чыга һәм соңрак аны үз янына алдыра.

Күз яшең дә кипмичә еглап вафат булган әни! Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше! 4 яшьтә әнисез кала. Ятимлек ачысын бик иртә татый.

Кечкенә Габдулла Зиннәтулла бабасы белән... фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен. Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам юатучы, иркәләним дисәм, сөюче, ашыйсым, эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр... Исемдә калганнар Дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына кайтарып куялар. Булачак шагыйрьнең шактый караңгы көннәре шунда үтә.

Кечкенә Габдулланы Өчиледән Казанга алып килеп, Печән базарында асрамага бирәләр....миңа әти булганы Мөхәм- мәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Бу атам – анам эш кешеләре булганга монда миңа ач торырга тугры килми иде... Асрарга бала бирәм, кем ала? Авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы янына Өчилегә кайтаралар. Озак та тормый аны Кырлай авылына озаталар.

Алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөхрә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның күңелендә иң җылы истәлекләр калдыра. Кечкенә Апуш һәм Сәгъди абый Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр. Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем; Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә. Ул яшәгән Почиталин урамы, 66 нчы йорт.

Шәкерт Тукай Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе – Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыстай. Тукай әлифбаны аңардан өйрәнә. Аннан соң аны Кырлайдагы мөгәллим Фәтхерахман хәзрәт Гатаулла укыта. Өченче мөгәллиме – Җаектагы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтулла. Тукай Мотыйгия мәдрәсәсендә укый. Шигырь иҗат итү серләрен беренче булып өйрәтүче дә - Мотыйгулла хәзрәт. «Мотыйгия» мәдрәсәсенең мөдәррисе Мотыйгулла Төхфәтуллин

1895 – 1898 нче елларда Тукай укыган өч класслы рус мәктәбе бинасы. Уральскидә, ул үзенең революцион омтылышларында бик күп нәрсәне билгеләгән Габделвәли белән дә таныша Биш ел үткәч, җизнәсе Галиәсгар үлеп китә, һәм Габдулла, мәдрәсәгә күчеп, үз көнен үзе күрә башлый.

Тукайның журналистик эшчәнлеге Камил Мотыйгый белән бергә башлана 1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әлгасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор Тукай. И, каләм! Китсен әләм, сән әйлә безне шадыман, Без дә саяңда уладым тугры юла кадиман. ( «И каләм!». «Әльгасрелҗәдит» журналы, 1906, 2.)

1907 елгы фоторәсемдә Уральскидагы дуслары арасында Г. Тукай (күзлектән)

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман: Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан! Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан; И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан! Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары. Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур; Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур... С ө еп кайттым си ң а, Казаным! (1907 – 1913)

XX гасыр башында бу йортта Болгар кунакханәсе булган һәм анда шул заманның татар интеллегенциясе яшәгән Кечкенә генә булса да үз фатиры булма- ганга күрә, Тукай кунакханәләрдә яшәргә мәҗбүр булган. Шушы җайсызлыкларга үч итеп, үҗәтлә- неп иҗат иткән, каләмен үләренә бер тәүлек кала гына читкә куйган.

Казанга килгәч Тукай танышкан һәм дуслашкан татар интеллегенциясе вәкилләре Тукайның дусты большевик– революционер Хөсәен Ямашев Дусты шагыйрь Сәгыйть Рәмиев

Казанда Тукай иң тугрылыклы дусты Фатих Әмирханны таба. Ф.Әмирхан аны буржуаз тәнкыйтьтән, кадимчеләр һәҗүменнән саклый, акыллы киңәшләре белән аңа ярдәм күрсәтеп тора. Шагыйрь үзенең иң яшерен серләрен дә Фатих Әмирхан белән уртаклаша, аның белән киңәшә. Бер хатында: Ярабби! Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да саклап калган талант очкыны... Бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?, - дип яза. Сердәш дуслар: Г.Тукай һәм Ф. Әмирхан.(1908 ел)

. Әль - ислах газетасы идарәсе урнашкан бина елның җәендә Тукай Әль–ислахтагы берничә дусты белән Ботан бакчасы янында, Кабан күле буендагы дачада яши. Г.Камалның истәлекләренә караганда, шагыйрьнең иң бәхетле көннәре була ул. Әль – ислах газетасын чыгаручылар. Сулдан уңга: редактор Вафа Бәхтияров, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкер, газетаның рухи җитәкчесе һәм актив хезмәткәре Фатих Әмирхан, Ибраһим Әмирхан һәм Габдулла Тукай

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Тукай һәм Сәяр труппасы Г.Камал татар театрын тудыруда беренче рольне уйный.

1910 елда Г.Камалның юбилей кичә- сендә Тукай болай ди: Минем күңе- лемдә Галиәсгар әфәнде әсәрләр- ендә моннан әллә ничә еллар элек, ярты сабый вакытымда ук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде.. Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина. Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә: Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.

1909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында Исемдә калганнар дигән автобиографик повесть яза. Шагыйрь исән вакытта ук басылып чыккан повестьның беренче битләре.

Тукай сабый вакытыннан ук халык җырларын ярата, аларны хәтеренә сеңдерә, язып бара елда ул Шүрәле псевдонимы белән Халык моңнары исемендә татар халык җырлары җыентыгын бастыра. Анда 28 җыр язылган.

Халык җырлары – безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһәле бер мирастыр. Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады. Әмма менә бу кыйммәтле мирасыбыз дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады... Аларны югалтмаска, иҗтиһад итәргә кирәк. Халык әдәбияты хезмәтеннән

Тукайны ң Клячкин хастахан ә сенд ә ү тк ә рг ә н айдан аз гына артыграк вакыты – гомерене ң га җә пк ә һә м та ң га калдырырлык со ң гы с ә хиф ә се. Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәгънәсендә шагыйрь һәм үз халкының патриоты икәнлеген исбат итте. Соңгы минутларда да ул халкы өчен җитәрлек эш башкара алмавына көенә

Милләткә Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым. Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле; Дөнья бирсәләр дә сатмам, милләт, миллиятемне. Тукай Клячкин шифаханәсендә 1913ел, 14 (1) апрелендә төшерелгән фоторәсем И мөкаддәс, моңлы сазым, Уйнадың син ник бик аз...

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1913 елның 15 (2) апрелендә кичке 8 сәгать 15 минутта күзләрен мәңгегә йома Тукайның битеннән алынган маска

1913 елның 17 (4) апрелендә Тукайны җир куенына озаталар 1913 елның сүрән, болытлы 4 апрель көне. Клячкин больницасы янына меңләгән кеше шагыйребезне озатырга килгән. Халык агымы, шагыйрьнең соңгы юлын кыскарта барып, һаман алга таба шуыша. Ниһаять, Яңа бистә. Зират. Капкадан кергәч еракта түгел яңа кабер мәңгелек фатирчысын көтеп тора...

. Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагырьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең иң нечкә кылларын тибрәтәләр. Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле. Габдулла Тукай ел.

еллар. Бер ел эчендә Тукай 50 ләп шигъри әсәр, поэма (барлыгы меңнән артык шигырь юлы), 50 гә якын мәкалә, фельетон яза ел. Тукай тәрҗемә итә ел. Тукайның 7 китабы дөньяга чыга ел. Тукайның берничә әсәре рус теленә тәрҗемә ителә елдан алып бүгенге көнгә кадәр кайбер әсәрләре рус телендә 2 млн.нан артык тираж белән 50 тапкыр басылып чыкты ел. Тукайның «Шүрәле»се беренче тапкыр рус телендә басылып чыкты ел. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә беренче мәртәбә «Шүрәле»не куя ел. Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе булдырылуы игълан ителә ел. Арча районы Яңа Кырлай авылында Г. Тукайның әдәби-мемориаль музее ачыла ел. Ибраһим Нуруллинның «Атаклы кешеләр тормышы» сериясеннән «Габдулла Тукай» китабы басылып чыга. Китап рус телендә дә дөнья күрә елда Мәскәүдә Пушкин музеенда Тукайга да урын бирелә ел. Октябрь. Париж. Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ЮНЕСКО) Г. Тукайны бөтендөнья бөек кешеләр исемлегенә кертелүен игълан итте ел. Башкалабыз Казанда Тукай музее ачыла.

Бу ярдәмлек сезгә әзме – күпме бөек Тукаебыз тормышы һәм иҗаты турында искә төшерергә ярдәм итәр дип ышанам. Эшне әзерләде Казан шәһәре Вахитов районы 131нче лицейның I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Заһидуллина Эльвира Котдус кызы.