ТАЙГА Чыршы Чыршы урманында караңгы һәм дымлы Чыршының ылыслары кыска,аерым урнашкан Күркәләре озынча.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
ТАЙГА Чыршы Чыршы урманында караңгы һәм дымлы Чыршының ылыслары кыска,аерым урнашкан Күркәләре озынча.
Advertisements

ТАЙГА Чыршы Чыршы урманында караңгы һәм дымлы Чыршының ылыслары кыска,аерым урнашкан Күркәләре озынча.
Транксрипт:

ТАЙГА

Чыршы Чыршы урманында караңгы һәм дымлы Чыршының ылыслары кыска,аерым урнашкан Күркәләре озынча.

Нарат урманы

Карагай Кышка энәләрен коя торган бердәнбер ылыслы агач.

ак чыршы кедр нараты

Үсемлекләр дөньясы.

Яфраклы урманнар

Юкә Каен

Имән

Катнаш урманнар

Үсемлекләр дөньясы

Ылыслы, киң яфраклы һәм катнаш урманнарда яши. Гәүдәсенең озынлыгы 30 см га кадәр, койрыгыныкы - 15 тән алып 20 см га кадәр, г авырлыкта. Колаклары озын, очлары чуклы. Арткы аяклары алдагыларына караганда озынрак. Төсе үзгәрүчән: ачык җирәннән (җәен) алып соры- зәңгәргә (кышын) кадәр. Йон капламы озын, йомшак, кышын йөнтәс, җәен беркадәр каты, кыска һәм ялтыравыклы. Ылыслы агачлар орлыгы, имән чикләвеге, чикләвек, җиләк, гөмбәләр белән туклана. Кышка азык әзерли. Уңдырышсыз елларда азык эзләп массакүләм күчәргә мөмкиннәр. Оясын агачларда лишайниклардан, мүкләрдән, кайрыдан һәм ботакчыклардан ясый яки куышларда урнаша. Бер елга 2 оя бала тудыра (һәрберсендә биш-җиде). 10 елга кадәр яши. Тиен

Зур урманнарда яши. Соргылт, соргылт-җирән яки кара кыллар катыш саргылт төстә. Бүре - актив ерткыч, яхшы ишетә һәм күрә, көчле, җитез һәм чыдам. Су эчә торган урын тирәсендәге, аулак һәм тын җирне кулайрак күрә. Оясын табигый ышык урыннарда, уентыларда яки чокырларда, ауган агачлар арасындагы агач тамырлары яки кәүсәләре астында, чокыр битләрендә, сазлыкларда ясый. Оясында даими рәвештә бары тик язын һәм җәен, балаларын тудыру һәм тәрбияләү чорында гына яши. Күбесенчә кыргый һәм йорт хайваннары, кошлар белән туена. Авыру һәм үлгән хайваннарны ашап, табигатьтә санитар ролен үти. Ач бүре кайвакыт кешеләргә дә һөҗүм итә. Бүре күбесенчә төнлә ауга чыга. Терлекчелек һәм сунарчылык хуҗалыкларына зыян китерергә мөмкин. Гомер буе парлашып яшиләр, ләкин кышын кечкенә көтүләр булын оешалар, гадәттә, төркемгә узган елның яшь бүреләре килеп кушыла. Аталану вакыты - кыш. Гадәттә 4-6 баласы була.Гадәти шартларда 15 елга кадәр яши. Аларның санын исәпкә алу бик мөһим. Татарстанда бүре аз санда һәм шуңа күрә бу ерткычның һәр җирдәге зыяны турында сөйләргә туры килми. Бүре

Куяннар кышын ак, ә җә ен соры т ө ск ә кер ә л ә р. Бу аларга дошманнарыннан качарга ярд ә м ит ә. Ч ө нки куяннар бик куркаклар. Алар йоклаганда да бер к ү зен ачып, берсен йомып йоклыйлар ик ә н. Куян

Поши Иң зур хайван. Поши соры төстә, тояклары ак була. Мөгезләре як-якка тырпайган.Олы ата пошиның озынлыгы өч метрга, биеклеге ике метрга җитәргә мөмкин. Мөгезенең авырлыгы 20 кг, колачы ике метр булырга мөмкин. Ноябрь - гыйнвар айларында мөгезләре төшә һәм алар яңадан үсә башлыйлар. Кышын усак, тал, миләш, карагай һәм башка агачларның кыйрысы, ботаклары, бөреләре белән тукланалар. Урманда, елга буйларында яшәүне хуп күрәләр

Аю Соры аю -ерткычларның иң эресе. Бик хәрәкәтчән хайван: ул тиз йөгерә дә, сикерә дә, агачка да менә, йөзә дә белә. Караңгы урманнарны ярата, шуңа күрә Идел-Каманың төньяграк районнарында яши. Бу эре ерткыч төрле азык белән туклануы ягыннан башка ерткычлардан аерылып тора, һәм аның рационын күбрәк үсемлек азык тәшкил итә. Кышын аю өнендә йокыга тала. Анда ана аю гадәттә 12 бала тудыра кг лы аю нибары 500 г авырлыктагы балалар тудыра.