Мөсәгыйт Хәбибуллин ижаты. Мөсәгыйт Хәбибуллин ижаты.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Мөсәгыйт Хәбибуллин ижаты. Мөсәгыйт Хәбибуллин ижаты.
Advertisements

Транксрипт:

Мөсәгыйт Хәбибуллин ижаты. Мөсәгыйт Хәбибуллин ижаты.

Максат: 1)Мөсәгыйт Хәбибуллинның тормыш юлын фәнни, педагогик һәм әдәби иҗатын тирәнтен өйрәнү; 2)татар халкының тарихы һәм әдәбиятына кызыксыну тәрбияләү; 2)татар халкының тарихы һәм әдәбиятына кызыксыну тәрбияләү; 3)әдәби әсәрләрен укып һәм анализлап,яхшылыкның нәтиҗәсе-бәхет, мәкер һәм явызлыкның, начар эшләрнең җәзасы-түбәнлек, хурлык дигән нәтиҗәгә килү; 3)әдәби әсәрләрен укып һәм анализлап,яхшылыкның нәтиҗәсе-бәхет, мәкер һәм явызлыкның, начар эшләрнең җәзасы-түбәнлек, хурлык дигән нәтиҗәгә килү; 4)татар халкының борынгы тарихы турында балага матур әдәбият аша сеңдерү 4)татар халкының борынгы тарихы турында балага матур әдәбият аша сеңдерү

Бурычлар - сәнгатьле уку һәм грамоталы язу күнекмәләрен үстерү; - сәнгатьле уку һәм грамоталы язу күнекмәләрен үстерү; -татар халкы тарихы һәм әдәбияты буенча белем һәм күнекмәләрне тирәнәйтү; -татар халкы тарихы һәм әдәбияты буенча белем һәм күнекмәләрне тирәнәйтү; -әдәби әсәрләр анализларга өйрәнүнең сыйфатын күтәрү; -әдәби әсәрләр анализларга өйрәнүнең сыйфатын күтәрү; - Мөсәгыйт Хәбибуллинның әдәби һәм фәнни иҗатын тирәнтен өйрәнү; - Мөсәгыйт Хәбибуллинның әдәби һәм фәнни иҗатын тирәнтен өйрәнү;

Мөсәгыйт Мөдәрис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Баулы районы Шалты җидееллык мәктәбендә укый. Бөек Ватан сугышы елларында, уку белән бергә, колхоз эшендә актив катнаша, 1944 елны уналты яшьлек яшүсмер егет Чиләбе өлкәсенә китә һәм һөнәр мәктәбен тәмамлап, еллар арасында башта Магнитогорск металлургия комбинатында токарь, аннары Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге бораулау конторасында мастер булып эшли.1953 елда ул комсомол путевкасы белән туган авылына кайта һәм биш елга якын авыл хуҗалыгы производствосында инженер-механик хезмәтендә була.1958 елда М.Хәбибуллин Татарстанның Баулы эшчеләр поселогына күчеп килә 1966 елга кадәр Баулынефть» транспорт конторасында шофер, автомеханик, елларда «Байрак» исеме Баулы район газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли елларда М. Хәбибуллин Татарстанның Азнакай эшчеләр поселыгында яши һәм Азнакай район газетасы Маяк редакциясенең промышленность төзелеш һәм транспорт бүлегендә җитәкчелек итә елларда Таҗикстанга китә елның июненнән башлап Казанда яши.Тормышка, коллектив хезмәткә мөнәсәбәттән төрле профессия кешеләренең мораль һәм рухый дөньяларын ачуга багышлаган « Икмәк кадере»,авыл тормышындагы проблемаларны күрсәткән « Чоңгыллар» романы шул чорда үзенчәлекле әсәр буларак кабул ителгән. Шушы роман өчен ул А.Пушкин исемендәге колхоз премиясенә лаек булган.1994 елда « Хан оныгы Хансөяр» романы языла.1996 елда Кол Гали исемендәге премия бирелә һәм 2008нче елда Татарстан президенты приказы белән язучыга Татарстан халык язучысы исеме бирелә. Мөсәгыйт Мөдәрис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Баулы районы Шалты җидееллык мәктәбендә укый. Бөек Ватан сугышы елларында, уку белән бергә, колхоз эшендә актив катнаша, 1944 елны уналты яшьлек яшүсмер егет Чиләбе өлкәсенә китә һәм һөнәр мәктәбен тәмамлап, еллар арасында башта Магнитогорск металлургия комбинатында токарь, аннары Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге бораулау конторасында мастер булып эшли.1953 елда ул комсомол путевкасы белән туган авылына кайта һәм биш елга якын авыл хуҗалыгы производствосында инженер-механик хезмәтендә була.1958 елда М.Хәбибуллин Татарстанның Баулы эшчеләр поселогына күчеп килә 1966 елга кадәр Баулынефть» транспорт конторасында шофер, автомеханик, елларда «Байрак» исеме Баулы район газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли елларда М. Хәбибуллин Татарстанның Азнакай эшчеләр поселыгында яши һәм Азнакай район газетасы Маяк редакциясенең промышленность төзелеш һәм транспорт бүлегендә җитәкчелек итә елларда Таҗикстанга китә елның июненнән башлап Казанда яши.Тормышка, коллектив хезмәткә мөнәсәбәттән төрле профессия кешеләренең мораль һәм рухый дөньяларын ачуга багышлаган « Икмәк кадере»,авыл тормышындагы проблемаларны күрсәткән « Чоңгыллар» романы шул чорда үзенчәлекле әсәр буларак кабул ителгән. Шушы роман өчен ул А.Пушкин исемендәге колхоз премиясенә лаек булган.1994 елда « Хан оныгы Хансөяр» романы языла.1996 елда Кол Гали исемендәге премия бирелә һәм 2008нче елда Татарстан президенты приказы белән язучыга Татарстан халык язучысы исеме бирелә.

М. Хәбибуллин төрки халыклар турында бик күп мәгълүматлар җыйган, туплаган, кирәге чыгар дип уйлаган. Һәм ул мәгълүматлар аңа кирәккән дә. Мәктәптә балаларга дәрес биргән һәм шунда бер нәрсәгә тап булган. Балаларга бары тик урыс халкы тарихын гына укыталар икән,ә башка халыклар совет мәктәпләре өчен, гомумән юк икән. Менә шул вакыттан бирле ул татар тарихын өйрәнә башлаган. Тарихчыларны, гомумән, бер тарихчыларны гына түгел укытучыларны да, укучыларны да татар халкының тарихы кызыксындыра башлый. Кызыксындыру инде эзләнүгә юнәлеш.Эзләнә торгач, тузан кунган һәм саргая башлаган замана-чор фаҗигәләрен кичереп тә исән калып, китапханә киштәләренә менеп яткан китапларны актара –актара М. Хәбибуллин бер уйга килә: бүгенге көндә бер генә халыкны да моннан мең еллар булган исеме белән атамыйлар икән. Яшәеш чорында ул халык я тәүге исемен җуйган, теге я бу халыкның исемен алган, я аңа башка берәүләр бөтенләй бу халыкка хас булмаган ят исем такканнар. Аннары ул тагын бер нәрсәне ачыклаган: теге яки бу халыкка исемне, я илдән-илгә йөрүче сәүдәгәрләр, я сәяхәтче мосафирлар биргәннәр. Иң сәере шунда икәнен аңлаган язучы: алар теге яки бу халыкның исем-атамасын я шул ук халыктан, я булмаса күрше халыклардан ничек ишеткәннәр, шулай язып алганнар. Ул гынамы, үз тел авазларына җайлаштырып тарихка кертеп җибәргәннәр. Ә үз тарихлары турында онытып, бөтенләй кызыксынмый башлаганнар. Ә тарих- халыкның үткәне генә түгел, киләчәге дә. Язучы,гадәттә, тарихи әсәрләрен тарихка булган хәлләрдән ерак йөрмичә сурәтләргә тырыша. Шуның өчен шагыйрьнең әсәрләрен укып,татар тарихы белән танышкан кеше-татар халкының тарихы белән дә кызыксына дигән сүз. М. Хәбибуллин төрки халыклар турында бик күп мәгълүматлар җыйган, туплаган, кирәге чыгар дип уйлаган. Һәм ул мәгълүматлар аңа кирәккән дә. Мәктәптә балаларга дәрес биргән һәм шунда бер нәрсәгә тап булган. Балаларга бары тик урыс халкы тарихын гына укыталар икән,ә башка халыклар совет мәктәпләре өчен, гомумән юк икән. Менә шул вакыттан бирле ул татар тарихын өйрәнә башлаган. Тарихчыларны, гомумән, бер тарихчыларны гына түгел укытучыларны да, укучыларны да татар халкының тарихы кызыксындыра башлый. Кызыксындыру инде эзләнүгә юнәлеш.Эзләнә торгач, тузан кунган һәм саргая башлаган замана-чор фаҗигәләрен кичереп тә исән калып, китапханә киштәләренә менеп яткан китапларны актара –актара М. Хәбибуллин бер уйга килә: бүгенге көндә бер генә халыкны да моннан мең еллар булган исеме белән атамыйлар икән. Яшәеш чорында ул халык я тәүге исемен җуйган, теге я бу халыкның исемен алган, я аңа башка берәүләр бөтенләй бу халыкка хас булмаган ят исем такканнар. Аннары ул тагын бер нәрсәне ачыклаган: теге яки бу халыкка исемне, я илдән-илгә йөрүче сәүдәгәрләр, я сәяхәтче мосафирлар биргәннәр. Иң сәере шунда икәнен аңлаган язучы: алар теге яки бу халыкның исем-атамасын я шул ук халыктан, я булмаса күрше халыклардан ничек ишеткәннәр, шулай язып алганнар. Ул гынамы, үз тел авазларына җайлаштырып тарихка кертеп җибәргәннәр. Ә үз тарихлары турында онытып, бөтенләй кызыксынмый башлаганнар. Ә тарих- халыкның үткәне генә түгел, киләчәге дә. Язучы,гадәттә, тарихи әсәрләрен тарихка булган хәлләрдән ерак йөрмичә сурәтләргә тырыша. Шуның өчен шагыйрьнең әсәрләрен укып,татар тарихы белән танышкан кеше-татар халкының тарихы белән дә кызыксына дигән сүз.

Язучы борынгы бабаларыбызны болгарлар дип яза. Монысын аңларга бик кыен. Ләкин без үзебез татарлар, ә бабаларыбыз- болгарлар. Ул гынамы, бабаларыбыз болгарлар булуын тарихи мәгълүматлар да раслый. Мөсәгыйт Хәбибуллин архивлардан һәм төрле борынгы чыганаклардан бик күп мәгълүматлар җыя. Һәм,ниһать, үзе хыялланган « Кубрат Хан» романын язарга керешә. Әнә шунда аның күз алдында борынгы бабаларыбызның төс- йөзләре генә түгел, шөгыльләре, кием-салымнары, холык- фигыльләре, ни ашап, ни эчеп яшәүләре, ни белән кәсеп итеп тереклек итүләре җанлана башлый. Әмма әле ул Кубрат ханнан ераккарак китәргә кыймый, гәрчә төрки- татар бабаларыбызның бик борынгылары- һуннар- сөннәр, кыпчак-болгарлар хакында белсә дә. Чөнки Кубрат хан турында, төрки-татар бабаларыбыз хакында мәгълүматлар аз була. Мәгәр өйрәнә башлагач, моңа да ачкыч табыла. Миңа калса, татарлар турындагы мәгълүматлар буенча беренче урында, һичшиксез, Кытай чыганаклары тора. Икенче урында- фарсылар, өченче урында-әрмән һәм Рим- Византия тарихчылары, дүртенче урында- гарәпләр, бишенче урында-урыслар, алтынчы урында биреләдер татар галимнәре. Әнә шуларның барысын да сөреп чыгып, чагыштыра- фаразлый алганда гына татар халкы турында хакыйкый тарихны язып булыр кебек миңа. Мөсәгыйт Хәбибуллин моңа исә әдәби әсәрләр язу аша ирешә. Язучы борынгы бабаларыбызны болгарлар дип яза. Монысын аңларга бик кыен. Ләкин без үзебез татарлар, ә бабаларыбыз- болгарлар. Ул гынамы, бабаларыбыз болгарлар булуын тарихи мәгълүматлар да раслый. Мөсәгыйт Хәбибуллин архивлардан һәм төрле борынгы чыганаклардан бик күп мәгълүматлар җыя. Һәм,ниһать, үзе хыялланган « Кубрат Хан» романын язарга керешә. Әнә шунда аның күз алдында борынгы бабаларыбызның төс- йөзләре генә түгел, шөгыльләре, кием-салымнары, холык- фигыльләре, ни ашап, ни эчеп яшәүләре, ни белән кәсеп итеп тереклек итүләре җанлана башлый. Әмма әле ул Кубрат ханнан ераккарак китәргә кыймый, гәрчә төрки- татар бабаларыбызның бик борынгылары- һуннар- сөннәр, кыпчак-болгарлар хакында белсә дә. Чөнки Кубрат хан турында, төрки-татар бабаларыбыз хакында мәгълүматлар аз була. Мәгәр өйрәнә башлагач, моңа да ачкыч табыла. Миңа калса, татарлар турындагы мәгълүматлар буенча беренче урында, һичшиксез, Кытай чыганаклары тора. Икенче урында- фарсылар, өченче урында-әрмән һәм Рим- Византия тарихчылары, дүртенче урында- гарәпләр, бишенче урында-урыслар, алтынчы урында биреләдер татар галимнәре. Әнә шуларның барысын да сөреп чыгып, чагыштыра- фаразлый алганда гына татар халкы турында хакыйкый тарихны язып булыр кебек миңа. Мөсәгыйт Хәбибуллин моңа исә әдәби әсәрләр язу аша ирешә.

Язучы иҗатында бик гадел бәя бирүче хөкемдар бар,ул-вакыт. М. Хәбибуллин иҗатында да егерме беренче гасырның рәхим итегез дип язылган капкасыннан узарлык әсәрләр бар. Ул Чоңгыллар романы.Чоңгыллар романында авыл хуҗалыгына караган катлаулы проблемалар күтәрелә. Аларның кайберләре бүгенге көннәрдә хәл ителеп килсә дә, кайберләре игенченең киләчәгенә йөз тота. Автор бу әсәрдә төрле һөнәр ияләренең язмышларын тасвирлый. Геройлар арасында колхозчылар, студент яшьләр, галимнәр, партия работниклары булган кебек, башына чалма урамаса да, мулла булып йөргән агайлар да бар. Образларның һәркайсы дөньяга үз карашы, үз максаты, үз уй-хыялы белән килә, һәркайсының эчке дөньясы ышандырырлык итеп гәүдәләндерелә. М. Хәбибуллинның Хан оныгы Хансөяр тарихи романында Болгарда яшәгән дәүләтләр арасындагы көрәш, үзләренең яшәгән җирләрен яклап калыр өчен бердәм булулары, авыр вакытларында бер-берсен юатырга әзер булулары ачык күренә. Шулай ук бу романда хатын –кызга хөрмәт, борынгы болгар бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап калулары, балаларга кирәгенчә тәрбия бирү, әхлак мәсьәләләре сурәтләнгән.

Мөсәгыйт Хәбибуллин язучы буларак балаларга тарихны үзенең язган әдәби әсәрләре аша сеңдерергә теләгән, күп очракта әдәби әсәр аша хәтерләрендә калдырырга тырышкан. Шуңа күрә ул күп тарихи романнар язарга тырышкан. Илчегә үлем юк. Бу тарихи романда борынгы Болгар дәүләтенең ныклап аякка басуы тасвирлана. Романны иҗат иткәндә язучы борынгы Болгар халкының легенда- риваятьләренә, көнчыгыш вә көнбатыш сәяхәтчеләренең хезмәтләренә, күп санлы тарихи материалларга таяна. Роман сюжет тыгызлыгы һәм композициясе белән мавыктыра. Аллаһы бүләге. Урта Идел буена урнашкан Бөек Болгар илен баскынчы мангуллар тиз генә яулый алмыйлар. Шул чорда Болгар дәүләте белән идарә иткән иткән Илһам хан гаскәрләре Ауропаны яуларга керешкән мангуллар урдасын 14 ел дәвамында Русь кенәзлекләренә һәм Үзәк Ауропага берүзе җибәрми тора. Мангул гаскәрләре тиңе булмаган көч белән Болгарга таба кузгалгач кына, Илһам хан күршесендәге Юрий Всеволодович кенәзгә «баскычны дошманга бергәләп каршы торыйк», дип мөрәҗәгать итә. Әмма Владимир Суздаль кенәзе күршесе Илһам ханга ярдәм кулы сузудан баш тарта. Тарихи әсәрләр язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин үзенең чираттагы романын 1236 елда болгар- татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлый. Һәм, әлбәттә инде, романда болгар-татар халкы сугышка кадәр һәм аннан соң кичергән хәлләр бик җентекләп тасвирлана. Кыскасы, әдип безне янә фаҗигале чорга әйди. XVl гасырда хакимият башында утырган ике олуг шәхес турындагы тарихи романнар авторы Мөсәгыйт Хәбибуллин үзенең яңа әсәрен тәкъдим итә. Казан ханбикәсе Сөембикә һәм Мәскәү кенәзе Грозныйның нинди уй- хыяллар белән яшәве, ошбу ике кешенең инанган диннәре, сәясәтләре, мәхәббәтләре романда мавыктыргыч итеп тасвирлана.

М.Хәбибуллинның романнары уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч, сюжетлары көрәш- сугыш күренешләренә, мәхәббәт маҗараларына, интригалы, идеологик һәм психологик каршылыклы конфликтларга бай булулары белән аерылып торалар. Аларда һәрбер тарихи чор автор хыялы фараз иткән конкрет билгеләре- сыйфатлары белән- халык көнкүреше, борынгы бабаларыбызның рухи дөньясы, фольклоры, гореф-гадәтләре, уйлары-хыяллары, кайгылары-шатлыклары, истә калырдай үзнчәлекле кеше образлары, легендар шәхесләре белән күз алдына килеп баса. М.Хәбибуллинның романнары уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч, сюжетлары көрәш- сугыш күренешләренә, мәхәббәт маҗараларына, интригалы, идеологик һәм психологик каршылыклы конфликтларга бай булулары белән аерылып торалар. Аларда һәрбер тарихи чор автор хыялы фараз иткән конкрет билгеләре- сыйфатлары белән- халык көнкүреше, борынгы бабаларыбызның рухи дөньясы, фольклоры, гореф-гадәтләре, уйлары-хыяллары, кайгылары-шатлыклары, истә калырдай үзнчәлекле кеше образлары, легендар шәхесләре белән күз алдына килеп баса.

Файдаланылган әдәбият Файдаланылган әдәбият 1.А.Г Әхмәдуллин, Ф. Г Галимуллин. Әдәбият.11нче сыйныф өчен дәреслек. Мәгариф нәшрияте,2000( битләр). 2.Мөсәгыйт Хәбибуллин Хан оныгы Хансөяр.-Казан, Мөсәгыйт Хәбибуллин Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный.- Казан, Мөсәгыйт Хәбибуллин Аллаһы бүләге.-Казан, Мөсәгыйт Хәбибуллин Илчегә үлем юк.-Казан, Мөсәгыйт Хәбибуллин Чоңгыллар.-Татарстан китап нәшрияте, Сөембикә журналы.-Казан, 2002 (19-22 битләр) 8.Мәгариф журналы.-Казан, 2000 (51-53 битләр) 9.Ватаным Татарстан газетасы.-Казан, Мәгърифәт.-Казан,2007,5нче бит.