Кеше ышанмас сүзне дөрес булса да сөйләмә. Җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Төре буенча бу нинди җөмлә?

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Кеше ышанмас сүзне дөрес булса да сөйләмә. Җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Төре буенча бу нинди җөмлә?
Advertisements

Транксрипт:

Кеше ышанмас сүзне дөрес булса да сөйләмә. Җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Төре буенча бу нинди җөмлә?

Тест 1.Кайсы җөмлә көттерү паузасы белән бирелгән? а) Кем эшләми шул ашамый; б) Минем теләк шул укуны уңышлы тәмамлау; в) Көн салкын торса уңыш начар булачак. 2.Баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасында өтер билгесе куелган җөмләне сайла а) Җире аз кешеләр батраклыкка яллана иделәр; б) Кайда берлек бар шунда татулык бар; в)Канаты каерылган кош оча алмас. 3. Иярченле ия җөмләдә бәйләүче чаралар парлы мөнәсәбәтле сүз белән килсә, нинди тыныш билгесе куела? а)ике нокта б) өтер в) бернинди дә тыныш билгесе куелмый

Бүлекләр: 1.Кызыл юл(абзац) 2.Нокта 3.Сорау 4.Өндәү 5.Күпнокта 6.Сызык 7.Җәяләр 8.Өтер 9.Ике нокта 10.Нокталы өтер

Сүз... 1)Иң әүвәл Сүз булды... дип башлана Тәүрат китабында.2) Барысы да сүздән башлана.3) Ә сүз ул- кешенең дөньяны танып- белү тәҗрибәсен башкаларга җиткерү, аралашу коралы.4) Кешенең акыл- зиһен матурлыгы аның сүзләрендә күренә. 5)Тикмәгә генә халык: «Яхшы сүз- җан азыгы, яман сүз- баш казыгы»,- димәгән.6) Чыннан да, яхшы сүз кешенең күңелен күтәрә, авырлыкларны җиңәргә көч бирә, батырлыклар эшләргә рухландыра.7) Яман сүз изге хисләрне үтерә, кешенең кулыннан эше төшә,хәтта кешене упкыннар читенә китереп тери. 8) Без гомер буе сүзләр белән аралашып яшибез. 9)Сүзләр безне бәхетле дә, бәхетсез дә итә ала... 10) Сүзләр әйтерсең лә кояш: алар һәркемнеке дә, һәммәбезнеке дә. 11) Һәркемнең үз кояшы булган кебек, һәркемнең үз сүзе, үз язмышы… Бирем: В1 1-5 нче җөмләләрдән ия белән хәбәр арасында сызык куелган очрак булган җөмләнең номерын күрсәт. В2 5-8 нче җөмләләрдән кереш сүзне аерып яз В3 1-8 нче җөмләләрдән тезмә кушма җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә яз В4 Иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмләне табарга, номерын яз