Г.Кутуйның тормыш иптәше Галимә Кутуева истәлекләренә караганда, әсәр гаилә истәлекләренә таянып язылган.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Г.Кутуйның тормыш иптәше Галимә Кутуева истәлекләренә караганда, әсәр гаилә истәлекләренә таянып язылган.
Advertisements

Г.Кутуйның тормыш иптәше Галимә Кутуева истәлекләренә караганда, әсәр гаилә истәлекләренә таянып язылган.
Транксрипт:

Г.Кутуйның тормыш иптәше Галимә Кутуева истәлекләренә караганда, әсәр гаилә истәлекләренә таянып язылган.

Мин "Тапшырылмаган хатлар"да безнең чорның татар хатыны турында, аның бай һәм матур эчке дөньясы турында, сәләтлелеге турында сөйләргә теләдем. Г.Кутуй

Повестьның автор төзәткән нөсхәсе.

Беренче хат - мәхәббәт тарихы Яшьләрнең танышулары, мәхәббәтләре; Галиянең үткәне белән бүгенгесе контраст буларак бирелә; әледән-әле киләчәк тормыш мактала; язучы мәхәббәт, гаилә, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында өстәмә вакыйгалар, лирик чигенешләр бирә.

Икенче хат - гаилә тарихы Искәндәр белән Галиянең өйләнешүе, гаиләдәге беренче каршылыклар; бәхетле, ныклы гаилә турында автор уйланулары; Искәндәр Галияне ташлап китә, ә Галия ике баласы белән Әдрәс авылына күчә.

Өченче хат - хезмәт юлы тарихы Галиянең Әдрәстәге тормышы; аның табиб буларак танылуы; шәхси сыйфатларының тулырак ачылуы; Галия – Вәли сызыгы килеп керә.

Дүртенче хат - бәхетле булырга теләү тарихы Галиянең Вәли белән очрашуы; хатларны Вәлигә бирүе.

Тапшырылмаган хатлар әсәренең аерым китап булып басылган кырыктан артык басмасы бар. Җир шарында иң күп таралган дүрт татар китабының беренчесе – ул, калган өчесе: Намус (18 телдә 35 мәртәбә), Моабит дәфтәрләре (10 телдә 20 басма), Шуктуган (17 телдә 26 басма).

Әсәр рус, башкорт, казах, кыргыз, мари, тува, гарәп, монгол, вьетнам, чех, үзбәк, каракалпак, чуваш, инглиз, француз, албан, корея, кытай һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

Композитор Җәүдәт Фәйзи, әлеге әсәргә нигезләнеп, «Тапшырылмаган хатлар» операсын иҗат итте.

Анатолий Борисович Лупповның «Тапшырылмаган хатлар» исемле монооперасы 1999 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.