Скачать презентацию
Идет загрузка презентации. Пожалуйста, подождите
Презентация была опубликована 9 лет назад пользователемНаталья Хлынова
Презентация для проведения воспитательного часа.
1 Коррупциягә каршы нык торыйк 6 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара Презентацияне әзерләде: сыйныф җитәкчесе, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Садриев Равил Мухтарович
2 Бик күпләр коррупцияне авыру белән чагыштыралар. Һәр авыруның килеп чыгуының үз сәбәпләре бар һәм аларны дәваларга кирәк Ә коррупциянең сәбәпләре нидә икән?
3 Коррупциянең сәбәпләре: -Дәүләт хезмәткәрләренең түбән хезмәт хакы -Законнарны белмәү -Җиңел юл белән керем алу теләге -Вазифаи затларның еш алмашынуы -Илдәге икътисади тотрыксызлык -Коррупциянең гадәткә әверелүе -Халыкның яшәү дәрәҗәсенең түбән булуы -Эшсезлек -Гражданлык җәмгыяте институтларының үсеше түбән дәрәҗәдә булу
4 Эшчәнлек даирәсенә бәйле юнәлештә коррупция түбәндәге формаларда чагыла: Дәүләт идарәсендәге коррупци я Парламент коррупциясе Бизнес буенча коррупция Предприятиеләрдәге Коррупция Көнкүреш коррупциясе
5 Сүзлек эше: шантаж коррупция бюрократия ришвәт, рэкет
6 Шантаж – шантажланучыдан, нинди дә булса файда күрү өчен, ул сер итеп сакларга теләгән мәгълүматны кемгәдер җиткерү белән куркыту. Коррупция – икътисади даирәдә дәүләт органнарында эшләүчеләрнең җинаятьчел система белән кушылуы, шулай ук сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләрнең, дәүләт чиновникларының сатылуы. Дәфтәрләргә язабыз:
7 Бюрократия – 1)Югары чиновниклар аппараты; 2) административ буталчыклыкка һәм формальлеккә нигезләнгән идарә системасы. Ришвәт – кемнеңдер үз файдасына законсыз гамәл кылган өчен вазыйфаи затка түләве яки бүләк бирүе. Рэкет – җинаятьчел элементларның, рэкетирларның законсыз, шантаж һәм куркыту юлы белән эшмәкәрләрдән акча таләп итүе. Дәфтәрләргә язабыз:
8 Түбәндәге ситуацияләрнең кайсысы коррупция очрагына керә? 1.Баласын дәвалап терелткән өчен Әминә апа табибка үз бакчасыннан роза чәчәкләре җыеп букет бүләк итте. 2.ДАИ инспекторы Нуриев күршесе Садриевка тизлекне арттырган өчен бармак янап калды. 3. Депутатлыкка кандидат Сәгъдиев, киләчәктә яхшы заказлар кабул итүдә булышачагы хисабына, коммерция фирмасы белән сайлауларда үзенә акчалата булышу турында килеште. 4.Мэр Зариповның эш автомобиле аның хатынын атнага өч тапкыр кибетләргә һәм массаж салонына йөртә. 5. Саматов тикшерү өчен белә торып сузып йөрүче тикшерүче Гатауллинга рәхмәт йөзеннән сумлык телефон бүләк итте. 6. Өлкән пешекче мәктәп директоры Хөснетдиновның ашына итне башкаларныкыннан күбрәк сала.
9 Бу рәсемнәр ни сөйли?
12 Бер,ике,өч,дүрт,биш Мин утырта башлыйм.
13 Тәк-тәк...Мин нишләптер оппозиция вәкилләрен күрмим?
14 Россия Федерациясенең Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе
15 Сезгә үз арагыздагы коррупциягә каршы көрәшергә кирәк Әйе, әйе, без аның күп ысулларын беләбез.
16 Менә бик яхшы! Ә хәзер тагын шуның кадәр – коррупциягә каршы көрәшү өчен.
17 Халык әйтсә хак әйтә… Түбәндәге әйтем-мәкальләр нинди мәгънәгә ия? «Майламасаң китмәссең, теләгеңә җитмәссең» – ришвәт бирү «Кул кулны юа, ике кул битне юа» – кемнедер сатып алуны планлаштырган төркем эшчәнлеге «Кеше кулы белән утлы күмер тоту» – белә торып кемнедер үз файдаңа закон боздыру «Казна кәҗәсенең койрыгыннан тотып торсаң –тун тегәрлек тиресе булыр» – дәүләт милкен урлауга карата
18 Коррупцион эшчәнлекнең төп билгеләре. Катнашучыларның үзара килешүе. Үзара бурычлы, бәйле булу. Ике якның да билгеле бер файда һәм өстенлекләр алуы. Кабул иткән карар хокук боза яки әхлакый нормаларга каршы килә. Гомуми мәнфәгатьләрне аңлы рәвештә шәхси файда өчен куллану. Ике як та үзләренең эш-гамәлләрен яшерергә тырышалар.
19 Коррупция белән көрәшне үз-үзеңнән башларга кирәк һәм шуны ук башкалардан да таләп итәргә. Көрәшнең уңышлы булуы хакимият тармакларының үзара килешеп эшләвеннән, аларның җәмгыятьне сәламәтләндерү процессына җаваплы каравыннан тора. Коррупциячел хокук бозуларның барлык чагылышына да тиз арада җавап бирергә һәм гадел җәза билгеләргә кирәк.
Еще похожие презентации в нашем архиве:
© 2024 MyShared Inc.
All rights reserved.