Скачать презентацию
Идет загрузка презентации. Пожалуйста, подождите
Презентация была опубликована 8 лет назад пользователемЕлена Марченко
1 Хат
2 Хат – тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе. Ул - учреждениеләр, оешмалар, аерым шәхесләр арасында аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы. Ул текстны тапшыру ысулы белән аерылып тора, ягъни почта аша җибәрелә.
3 Хат ничек языла? Шәхси хатларның төп бүлекләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: 1.Сәламләү өлеше, мөрәҗәгать итү. Исәнме, кадерле әнием! Исәнмесез, хөрмәтле укытучым Динә апа! Исәнме, якын дустым Ирек! Болай да башланырга мөмкин: Хәерле көн, газиз әнием! Хәерле кич, дустым Нурия!
4 2. Хатны алырга тиешле кешенең хәлләре, сәламәтлекләре, үзеңне кызыксындырган мәсьәләләр турында сорашу. Хәлләрегез ничек? Исән-сау гына яшисезме? Сездә нинди яңалыклар, үзгәрешләр бар?
5 3.Үз тормышыңдагы вакыйгаларны язу. Кызыклы һәм әһәмиятле очракларны тасвирлау. Мин исән-сау. Әйбәт кенә укыйм. Мәктәптә бик күңелле: дәресләр кызык үтә, түгәрәкләр һәм кичәләр була. Күптән түгел генә Су буенда дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Тамашачылар бик ошаттылар.
6 4.Йомгаклау өлеше, саубуллашып, исемеңне, хатның язылу датасын кую.
7 Шәхси хатларга җавап язу – тәрбиялелек билгесе, ләкин җавап таләп итмәүче хатлар да була. Искә төшерү, хәбәр итү (уведомление), раслау, кисәтү, чакыру, тәбрикләү, гарантия бирү, мәгълүмат бирү хаты шундыйлардан. Болай бүлү шартлы рәвештә генә, чөнки бер үк хат сорауны да, искә төшерүне дә, чакыруны да үз эченә алырга мөмкин.
8 Хатларның эчтәлеге бик күптөрле: яңалыклар яки вакыйгалар турында сөйләү, үтенү, нәрсәдер эшләргә кушу, сорашу-белешү, укылган китап турында фикер алышу һ.б.
9 Функциональ билгеләренә карап, хатларны түбәндәге төркемнәргә бүләләр: күмәк хатлар, шәхси хатлар, матбугат хатлары, ачык хатлар, циркуляр хатлар.
10 Хат формасында язылган әдәби әсәрләр дә була. Мәсәлән, Ф.Кәримнең Пионерка Гөлчәчәккә хат, Һ.Такташның Киләчәккә хатлар поэмалары, Г.Кутуйның Тапшырылмаган хатлар повесте.
11 Хатның адресын язуга таләпләр: -адресатның фамилиясе, инициаллары; -урам исеме, йорт, фатирның тәртип саны; -торак пункт атамасы (шәһәр, бистә һ.б.); -өлкә, край, республика исеме; -почта индексы.
12 Хат үрнәге: Исәнме, кадерле абыем! Сине Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем алуың белән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, яраткан һөнәреңдә яңадан-яңа уңышлар, гаилә бәхете телибез. Без синең белән горурланабыз, абыем. Мин үзем яхшы гына укыйм. Әти белән әни дә әйбәт кенә эшләп йөриләр. Барыбыздан сезгә күп сәлам. Бергәләп кунакка кайтыгыз. Хушыгыз. Уңышлар теләп, сеңелең Алия. 1 нче июнь, 2009 нчы ел.
Еще похожие презентации в нашем архиве:
© 2024 MyShared Inc.
All rights reserved.