Скачать презентацию
Идет загрузка презентации. Пожалуйста, подождите
Презентация была опубликована 8 лет назад пользователемВладислав Вавилов
1 Авылымда алтын көз
2 Курайларда көз көйләрен уйнап, Агачларны сары төскә буяп, Куакларга җиләк-җимеш элеп, Агач төпләренә гөмбә тезеп, Урман буйлап алтын көз йөри.
3 Көшел-көшел бодай, арыш җыеп, Саламнардан зур эскертләр куеп, Кара җирне уҗым белән каплап, Тракторлар белән гөрләп, шаулап, Кырлар буйлап уңган көз йөри.
4 Балаларны мәктәпләргә дәшеп, Аяк асларына яфрак чәчеп, Тәрәзләрне яңгыр белән юып, Күп кошларны җылы якка куып, Урам буйлап наян көз йөри.
5 Кем кага анда тәрәзгә, Синме ул, яңгыр, тагын?... Көтеп ала күңел никтер Октябрь яңгырларын...
6 Кагылсын, әйдә, күзләргә Саф яңгыр тамчылары. Тик, яңгырым, йолдызлардан Яктырак янчы бары.
7 Соңгы кат сөенеп калыйм дип, Каеннар таң белән торганнар. Күңелгә көз моңын иңдереп, Каңгылдый һавада торналар.
8 Көз уңышлар белән килә
9 Каз өмәсенә дә вакыт җитте...
10 Басу-кырлар ак юрган көтә
11 Күккә ашкан агачлар да көзнең кодрәтеннән читтә кала алмыйлар
12 Көз-рәссамның зәвыгы көчле
14 Агачның да соңгы яфрагын җибәрәсе килми
Еще похожие презентации в нашем архиве:
© 2024 MyShared Inc.
All rights reserved.