Скачать презентацию
Идет загрузка презентации. Пожалуйста, подождите
Презентация была опубликована 8 лет назад пользователемЭмма Ягужинская
2 Маша, Оля, Лена һәм Валя исемле кызлар булган. Аларның һәрберсе бер уен коралында уйнаган һәм бер чит телдә сөйләшкән. Маша рояльдә уйный. Французча сөйләшкән кыз скрипкада уйный. Оля виолончелида уйный. Маша итальян телен белми. Оля инглизча белми. Лена арфеда уйнамый. Виолончелида уйнаган кыз итальянча белми. Кайсы кыз нинди инструментта уйный һәм нинди телдә сөйләшә?
3 Язучының өч кызы Даша, Айрис һәм Линда бик талантлы кызлар. Алар җырга, балетка һәм кинода төшәргә яраталар. Бу кызлар төрле шәһәрдә яшиләр. Париж, Рим һәм Чикаго шәһәрләрендә яшиләр. Әтиләре аларга атна саен шалтыратып тора. Бу кызлар турында түбәндәге мәгълүматлар гына билгеле: 1. Даша Парижда яшәми 2. Линда Римда яшәми 3. Парижда яшәүче кинода төшми 4. Римда яшәүче җырчы 5. Линда балетны яратмый Айрис кайсы шәһәрдә яши һәм нинди профессиягә ия?
4 Зур булмаган шәһәрдә биш дус яши: Иван, Петров, Сидоров, Гришин һәм Алексеев. Аларның профессияләре төрле. Моляр, мельник, плотник, почтальон, парикмахер. Петров белән Гришин моляр түгел. Иванов белән Гришин иптәшләре янына мельницага барырга җыеналар. Петров һәм Иванов почтальон белән бер өйдә яшиләр. Иванов белән Сидоров һәр якшәмбедә плотник һәм моляр белән уйныйлар. Петров футболга үзенә һәм мельникка билет алган. Һәрберсенең профессиясен билгеләргә.
5 Педагогия университетының студентлары квартит оештырганнар. Михаил саксофонда уйный. Пианист география факультетында укый. Ударникның исеме Валерия түгел. География факультеты студенты Леонид исемле түгел. Михаил тарих факультетында укымый. Андрей пианист та, биолог та түгел. Валерий физика факультетында укымый. Ударник история факультетында укымый. Леонид контрабаста уйнамый. Валерий кайсы факультетта укый һәм нинди инструментта уйный.
Еще похожие презентации в нашем архиве:
© 2024 MyShared Inc.
All rights reserved.