Скачать презентацию
Идет загрузка презентации. Пожалуйста, подождите
Презентация была опубликована 8 лет назад пользователемДаниил Галицкий
1 Табигатьк ә м ә х ә бб ә т, берс ү зсез, кечкен ә д ә н т ә рбиял ә н ә. И. Соколов-Микитов.
2 Биология (гр. биос – тереклек, яшәеш; логос – фән) – терек табигать турындагы фән. Экология (гр. «ойкос» – сыену урыны, торак; логос –фән) – тере организмнар белән тирәлек арасындагы үзара бәйләнешләрне өйрәнә торган фән.
3 Кешене табигатьтән аерып, үз законнары белән мөстәкыйль яшәүче зат итеп карау - зур хата. Владимир Иванович Вернадский( ) – безнең ил галиме, табигать фәннәре белгече, философ, минералог, биохимиягә һәм биосфера турындагы тәгълиматка нигез салучы.
5 Кешелек җәмгыятенең үсеш этаплары: I – аучылык һәм үсемлек азык җыю этабы II – терлек үрчетү һәм ашарга яраклы үсемлекләр үстерү этабы III – индустриаль этап IV - постиндустриаль этап
6 Кеше эшч ә нлеге Биот ө рлелек кими Энергетик ресурслар кими Матд ә л ә р ә йл ә неше бозыла Климат ү зг ә р ә ( парник эффекты к ө ч ә я) Тир ә лек пычрана Халык саны арта Ачлык проблемасы Табигый экосистема- лар ү зг ә р ә Яңа энергия чыганак- лары эзләү пробле- масы Кеше- нең сәламәт- леге начараю проблема- сы Биосферада матд ә л ә р һә м энергия ә йл ә неше бозыла Экологик кризис Экологик катастрофа
7 Чүп-чарларны урамнарга ташлау Фермалардан чыккан калдыкларның елгаларга агуы Машина- тракторлардан аккан май, бензин, соляркалар
8 Ташландык ч ү п – чар табигатьне пычрата Фермадан чыккан калдыклар турыдан – туры зиратка агып кер ә
9 Кызыл-Миш ә ду ң гызчылык фермасы Фермадан чыккан калдыклар Миш ә елгасына коя
11 ХХ гасырның немец философы Альберт Швейцер «биоэтика» төшенчәсен формалаштыра. Биоэтика – һәрбер тере организм өчен нәрсәнең начар, ә нәрсәнең яхшы булуын тирәнтен аңлау һәм алар өчен чиксез җаваплылык. Биоэтиканың төп идеялары 1995 нче елда Кеше һәм Җир кодексында чагылыш таба: Һәр кеше матур җитеш тормышта яшәргә хокуклы. Ә тормышны яхшырту өчен кирәкле энергияне һәм чималны ул табигатьтән ала. Кеше табигатьтә бердәнбер җан иясе түгел, шуңа күрә башка тереклек ияләренең дә яшәү өчен уңай шартларын сакларга бурычлы! Тирәлек шартларының начараюы – кеше хокукларын бозу. Киләчәк буыннар да безнең шикелле сәламәт тирәлектә яшәргә хокуклы. Табигатькә китергән зыяны өчен һәр кеше киләчәк буыннар алдында гаепле.
12 Агачларны сындырмагыз! Кош ояларын ватмагыз! Кырмыска ояларын җимермәгез! Сулыкларны, чишмәләрне пычратмагыз! Пыяла чүп атмагыз! Чәчәкләрне өзмәгез! Җәнлекләргә тимәгез! Күбәләк, төклетураларны рәнҗетмәгез! Бакаларны үтермәгез! Теләсә кая хайван үләксәләрен ташламагыз! Урманнарны кисмәгез! Киек казларны атмагыз! Һаваны пычратмагыз! Эссе чакта, коры чакта урманда ут якмагыз! Тирә-юньне пычратмагыз! Табигать байлыкларыннан тиешенчә файдаланыгыз! Табигатьне саклагыз!... Кешеләр! Үзегез утырган ботакны үзегез үк кисмәгез! Уйла, кеше! Син үз әнкәсен җәзалаган кыргыйга ошап калма- дыңмы? Син талап җансыз бушлыкка әверелдергән болын-урманнарның сыкрануы әнкәңнең әрнүле күкрәк тавышына ошамаганмы? Син томалап тончыктырган сулар, сулышсыз калган күлләр, зәңгәр күзләрен мәңгелеккә йомган чишмәләр карашы куркытмыймы сине? Син җимереп һәлак иткән, син юкка чыгарган таулар үзләренең кыяларында очкан бөркетләре, болытларга төрелеп тибрәлгән агалары белән бергә төшеңә кермиме? Җавап сорамыймы алар синнән? Уйла, кеше! Ачык күңел каралып планетаны буып алачак көннәре күз алдыңа килмиме? Әллә җир, күк каршында ишетмәс булып, колакларың томаландымы? Кипкән диңгез ыңгырашуында йөрәгең тоймас булып, туң кантарга әверелдеме? Күзең берни күрмәс, җаның берни сизмәс булдымы? Уйла, кеше! Бу сорауга син бүген җавап эзләмәсәң, иртәгә сорау бирүче дә, җавап кайтаручы да булмаячак... Минем ачы каргышымнан курык !
13 ( тест н ә ти җә л ә ре) Катнашты – 78 укучы Сез табигатькә бик сакчыл карыйсыз.Тере организмнарга карата мөнәсәбәтегез уйланылган, дөрес. Табигатьне саклауга юнәлдерелгән чараларда актив катнашуыгызны дәвам итегез. Сезнең табигатькә карата игътибарыгыз азрак. Табигатьне саклауга юнәлдерелгән чараларда активлылыгыгыз түбәнрәк.Анда бара торган процессларны, тере организмнар арасындагы мөнәсәбәтләрне ешрак күзәтегез. Сезнең артык эмоциональ булуыгыз табигатькә карата булган фикерләрегездә, эшләрегездә хаталар ясарга мәҗбүр итә. Үзконтролегезне арттырырга кирәк. Чебеннән фил ясамагыз.
Еще похожие презентации в нашем архиве:
© 2024 MyShared Inc.
All rights reserved.