Скачать презентацию
Идет загрузка презентации. Пожалуйста, подождите
Презентация была опубликована 8 лет назад пользователемФёдор Гарбузов
1 Хәсән Туфан Тегермән стенасындагы язулар
2 Яңгырга эләктем, яңгырга, Кинәттән яварын кем белгән... Борчак та кукуруз басуда, Басуда иске бер тегермән
3 Эчендә тын аның, шомлырак... Җил күктә болытны кабартты; Дуламый, котырмый тегермән, Ул инде бер генә канатлы.
4 Мемориаль такта күк стена Укыйсыэ, кулларын таныйсың, Бур белән һәм күмер белән дә Язганнар авылның тарихын.
5 Кадаклап һәм потлап үлчәгәннәр... Бик сирәк чалына центнерлар. Авылның монда үз моңнары, Юк, туган, юк монда чит җырлар.
6 Елларга ит әнә игътибар: Кырык бер, кырык өч, кырык биш!.. Кайгыны, хет тарттыр ташларда, Кайда ул, кай төштә тыныч кич?
7 Кызларга алкага ярарлык... Өзәмен бочакның кузагын. Яңгырлар ныграк юсайде Дөньяның җыелган тузанын.
8 Яңгырны җир ничек ярата; Барлык җан иясе терелгән... Борчак та кукуруз басуда, Басуда иске бер тегермән.
Еще похожие презентации в нашем архиве:
© 2024 MyShared Inc.
All rights reserved.