Скачать презентацию
Идет загрузка презентации. Пожалуйста, подождите
Презентация была опубликована 8 лет назад пользователемИлья Ширяй
3 Җир – күкләрнең, таң һәм киңлекләрнең Кемнәр белә икән телләрен? Кемнәр ачар күңел күзебезне, Гүзәллеккә булыр кем юлчы? –... Шулчак күз алдыма иң беренче Килеп баса минем – Укытучы. Ф. Яруллин
4 Таныш булыйк! Исәнмесез! Булам Әсертдин кызы Дания Укытам мин Сабабызның Икенче мәктәбендә. Башлангычта укытам Балаларны сөям мин Аларны кеше итәргә Бар көчемне куям мин.
5 Чирәмендә яланаяк Үткән сабый чаклары Тиз генә үсеп җитте дә Ул мәктәпкә атлады. Чиратнай-Нырты юлында Үткән мәктәп еллары Шунда укытучы булам дип Бик нык итеп уйлады.
6 Арчаларда үткән дүрт ел Агымсудай тиз акты Диплом алып ул Ныртыга Укытучы булып кайтты. Әнә шулай алты елга Шушы мәктәптә калган Шул арада читтән торып Югары белем алган.
7 Шуннан соң Чулпычта торып Укыткан ул Шыңарда Шыңар, Чулпыч халкы аңа Бигрәк якын шуңарга.
8 Йөри торгач 2000 дә Шушы Сабага кайткан Һәм, ниһаять, үз эшен ул Шушы Сабада тапкан. Дүрт ел эшләде мәктәпнең Оештыручысы булып Әйдәп бару көче ул чак Йөрәктән ашкан тулып.
9 Исемдә алтын сукмакка Беренче баскан көнем. Мәктәп ишеген үрелеп Тәүге кат ачкан көнем.
11 2004 тә тап булды ул Бүгенге балаларга. Киләчәкнең чын кешесен Күрә ул аларда.
12 Алтын көз дигән зур бәйрәм Булды бит әле генә Шунда күргәзмә ясадылар «Алтын көз» бәйрәменә.
13 Укытучы режиссер да, Кирәк икән, артист та. Дания Әсертдин кызы Һәммәсенә дә оста.
14 Матур гөлләр үстерәләр Әнә шулай мәктәптә Гөлләр арасында яшәү Күңелле дә, рәхәт тә.
15 Аның укучылары һәрвакыт «Артистичный» лар бик тә Шуңа күрә һәрбер бәйрәм Шулай күңелле үтә.
16 Аналар көнен алар ел да Үткәрәләр бик зурлап Әниләр күңел ачалар Шаярып, биеп, җырлап. Иң бөек, иң газиз кеше Әни бит ул дөньяда. Яшәү ямьле, ашлар тәмле Тик әниләр булганда.
17 Әкият сәхнәләштерү Бик еш була ул бездә Әбисе дә, бабасы да Барсы да үзебездә. Режиссеры Дания апа Шуңа бик рәхәт безгә.
18 Тату гаилә шикелле Алар бердәм, дус класс Укулары ук күңелле Һәммәсе дә дус булгач.
19 Әнә шулай шау-гөр килеп Яшәп ятабыз шунда Мәктәпнең иң-иң аулак Иң тыныч почмагында.
20 Кошлар – безнең дусларыбыз, Рәнҗетмәгез кошларны! Без табигать балалары, Без кошларның дуслары.
21 Иң бөек, иң газиз кеше Әни бит ул дөньяда. Яшәү ямьле, ашлар тәмле Тик әниләр булганда.
22 Китап – белем чишмәсе ул, Моны яшьтән беләбез. Китапханәгә йөрибез Әнә шуңа күрә без.
23 Сөйләсәң, эшләр күп инде, Вакыт кысан, белегез. Күбрәк беләсе килгәннәр Үзегез килеп күрегез.
24 Нәүрүз бәйрәмен ел саен Бик тә көтеп алабыз Ел да теләмичә генә Хушлаша Кыш бабабыз.
25 Әти - әниләр дә килгән Бүген безнең бәйрәмгә. Күңелләр шат, күтәренке, Бергәләп җырлыйк әйдә!
26 Бик еш кына шулай итеп Алар походка чыга Табигать белән дус булып Алар шулай чыныга.
27 Әти, әни һәм дә үзем- Без бик тату гаилә Кайсыбыз җитезрәк икән Көч сынашабыз әйдә.
28 Төрле конкурсларда да Ул гел актив катнаша. Мәктәптәге бер ярыш та Үтмидер аннан башка.
29 Дәресләрдә компьютерны Бик урынлы куллана. Сыйныфта уку сыйфаты Бик югары шуңа да.
Еще похожие презентации в нашем архиве:
© 2024 MyShared Inc.
All rights reserved.