Скачать презентацию
Идет загрузка презентации. Пожалуйста, подождите
Презентация была опубликована 8 лет назад пользователемПётр Есипович
1 Хәсән Туфан «Юксыну»
2 Күз карашым нинди уйчанланды, Син беләсең микән, юк микән? Син киләсе юлдан күзем алмый Сине көтәм, иркәм, кич-иртән.
3 Яратам мин, әйтмим генә аны, Син йөрәкне минем белмисең; Кошлар кайта безгә, син һаман юк, Син һаман юк, никтер килмисең.
4 Сагынуымны төннәр утырып язган Хатлар гына басар дисеңме? Юк, басалмый, сөйгән җырларыма Сыйдыра алмыйм хәзер хисемне.
5 Син укыган мәктәп буйларыннан Моңсу гына карап үтәм мин; Иптәшләрең белән шау-гөр килеп Күренерсең дип өмет итәм мин.
6 Көзге яңгыр ява, таш урамда Басып торам чатта шыкланып; Берәр җирдән менә кинәт кенә Син чыгарсың кебек шатланып
7 Бәйрәм көннәрендә күзем алмыйм Поход колоннасы өстеннән, Күпме кеше агыла, ничек тә мин Таныр идем,булсаң, төсеңнән.
8 Бакчабызда шомырт агачлары Җәй буена сине көттеләр; Син килмәдең, көзге җилләр инде Яфракларны җиргә сиптеләр.
9 Бу вакытлы гына юксынуым, Дусларымның исе китмәсен; Тик ярата белгән кеше генә Сагына шулай үзенең иркәсен.
Еще похожие презентации в нашем архиве:
© 2024 MyShared Inc.
All rights reserved.