Скачать презентацию
Идет загрузка презентации. Пожалуйста, подождите
Презентация была опубликована 8 лет назад пользователемМатвей Селезнёв
2 Тәмле- тәмле ашлар белән Сыйлый ул һәммәбезне. Матур гөлләрен устереп, Бизи ул өебезне.
3 Иң- иң әйбәт балаң булып Яшәсәм ярар иде. Әниемнең ышанычын Акласам ярар иде.
4 Мин әнигә булышам, Сулар сибәм гөлләргә, Мин барсына өлгерәм Синең белән булганга.
5 Дөньяда иң якын кешем- Ул бит минем әнием. Тормышымны кояш кебек Балкытучым ул минем.
6 Әниемне бик яратам, Телим тик шатлык кына. Аның җылы кочагында Яшим шатланып кына.
7 Әниебез бик уңган, Һәр эштә дә ул булган. Алыштырмас кеше ул, Өебезнең нуры ул.
8 Әниемнән урнәк алып Газеталар укыйм мин. Аның кебек икътисадчы Булырмын дип уйлыйм мин.
9 Әнием белән тәм-томнар Пешерәбез без бергә. Ул да мине яраткан кук, Яратырмын гомергә!
10 Беркемгә начарлык китермәс, Рәнҗетмәс ялгыш та, уйнап та. Беркемгә моң – зарын сиздермәс, Сөйләнмәс орышып, хурлап та. Сүзләре хак булыр һәрчакта, Ялганлап куңелне кайтармас. Авырлык килгәндә ташламас, Сүз башын яманлап башламас.
11 Әниемнең җылы, йомшак кулы Авырганда сыйпап терелтә. Дарулар да кирәк түгел миңа, Син һәрвакыт булсаң янымда.
12 Әниемнең кызы юк бит, Мин әнигә бер генә. Кызы да юк, эше дә күп Әнинең берүзенә. Әниемнен кызы юк шул, Мин булышам әнигә. Аш пешерәм, җыештырам, Кер юышам әнигә. Кибеттән сөт алып кайтам, Ипигә дә йөгерәм. Әниемнең кызы юк та- Малае бар бер дигән!
13 Иртән хәерле юл ! теләп Мине озатып кала. 5леләрне күбрәк алсам, Аркамнан сөеп ала.
Еще похожие презентации в нашем архиве:
© 2024 MyShared Inc.
All rights reserved.