Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала. Яланнар, басулар, болыннар, таулар һәм.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Спирография Орындаған: 404 Ом Тексерген:Пшенбаева А.С ҚР ДЕНСАУЛЫҚ САҚТАУ МИНИСТРЛІГІ АСТАНА МЕДИЦИНА УНИВЕРСИТЕТІ АҚ МИНИСТЕРСТВО ЗДРАВООХРАНЕНИЯ РК АО.
Advertisements

Моңлы Казан! Көчле җырларыңа Кушыла бит минем тавыш та. Мин бəхетле бала, Син бəхетле кала, Җырыңда юк кайгы- сагышлар. Р. Харис.
Балалардағы гиповитаминоздар. Этиологиясы Витаминдер тапшылығына себепші жағдайларын 2 негізгі топқа бөледі: экзогендік (сыртқы), бұлар біріншілік (алиментарлық)
Қарағанды мемлекеттік медицина университеті Урология кафедрасы СӨЖ Тақырып: Несеп-жыныс жүйесін физикальды тексеру әдістері.Зерттеу алгоритмін құру. Орындаған:
Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала. Яланнар, басулар, болыннар, таулар һәм.
Татар теленең төп темалары аа Алфавит Авазлар һәм хәрефләр Сүз төзелеше Кушымчаларның төрләре Сүз ясалышы Сүз төркемнәре Бәйлек һәм бәйлек сүзләр Кисәкчә.
К ү п иярченле катлаулы кушма җө мл ә л ә р. Кабатлау (тестлар).
Борынгы грек философы һәм язучысы Плутархның бик гыйбрәтле сүзләре бар: "Үз - үзен аямыйча, зур һәм күркәм эшләр башкарган кеше генә яхшы кеше була ала".
Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрне кабатлау. Кушма җөмлә Тезмә кушма җөмлә Теркәгечле тезмә кушма җөмлә Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә Иярченле кушма җөмлә.
К ү п иярченле катлаулы кушма җө мл ә л ә р. Кабатлау (тестлар).
«Астана Медициналық Университеті» АҚ « Неврология, жалпы және медициналық психология » кафедрасы Презентация Тақырыбы: «Квинке ісігі. Анафилактикалық шок.»
ӨЗГӨЧӨ КЫРДААЛ УЧУРУНДАГЫ ИШ-АРАКЕТ ӨЗГӨЧӨ КЫРДААЛ УЧУРУНДАГЫ БИРИНЧИ МЕДИЦИНАЛЫК ЖАРДАМ Методикалык окутуу: практикалык сабак Убактысы: 1 саат (45 мүнөт.
Қарағанды Мемлекеттік Медицина Университеті 1 ішкі аурулар кафедрасы СӨЖ Тақырыбы: Созылмалы панкреатит Орындаған: Кунисова А.Б 6029 топ Тексерген: Гусеинова.
LOGO Медициналық және фармацевтикалық тауарлардың таңбалануы, безендірілуі мен ыдыстары Орындаған:Байдуллаева Д.Б. Тобы: 302 А ФК.
Тақырыбы: Гомеопатияда қолданылатын дәрілік түрлер.Сипаттамасы олардың технологиясының ерекшеліктері және қабылдау ережелері ҚАЗАҚСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ.
Жіті іш синдромы кезіндегі жедел көмек және алгоритм диагностикасы Дайындаған: ҚММУ жедел және кідіріссіз медициналық көмек көрсету кафедрасының доценті.
СӨЖ Тақырып: «Зәр шығару және жыныс жүйелері мүшелерінің балалардағы гистологиясы». Гистология кафедрасы Қарағанды мемлекеттік медицина университеті Орындаған:
Татар теленең төп темалары аа Алфавит Авазлар һәм хәрефләр Сүз төзелеше Кушымчаларның төрләре Сүз ясалышы Сүз төркемнәре Бәйлек һәм бәйлек сүзләр Кисәкчә.
Астана Медицина Университеті АҚ Жалпы және клиникалық фармакология кафедрасы Тақырыбы: Наркозды заттар Орындаған : Мукатаева Н. Тексерген : Уайсова Д.
Адам және жануарлар физиологиясы пәнінен дәріс сабақтараның слайдтары Дайындаған анатомия және физиология кафедрасының аға оқытушысы Ракишева Т.Т.
Транксрипт:

Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала. Яланнар, басулар, болыннар, таулар һәм урманнар көчле яңгыр рәхәтенә чумдылар.

Алар җыйнак һәм җәенке булырга мөмкин. Кеше кешегә - дус, иптәш һәм туган. Бөдрә ак каеннар, купшы юкәләр тирә-юньгә ямь биреп торалар.

Җәйге каникул вакытында алар ямь- яшел болыннарда, ямьле су буйларында, җиләкле урман аланнарында ял иттеләр.

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре Тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе ярдәмендә бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела. Уйналмаган уен, сөйләнмәгән сүз, җырланмаган җыр калмады. (Җ.Д.)

Каршы куючы яки кабатланып килгән җыючы һәм бүлүче теркәгечләр белән бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела. Өй эченә күз салмакчы булды, тик бер нәрсә дә күрә алмады. (М.Х.) Илсөяр әледән-әле әнисе янына килде, аңа анарын да, өреген дә, виноградын да авыз иттерде. (Ф.С.) Әллә гарьләнүдән, әллә башка сәбәптән ташып чыккан күз яшьләрен күрсәтмәскә тели бугай ул. (Р.Г-н)

Кискен каршы кую интонациясе ярдәмендә бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына сызык куела. Бабай йомырканы ватып караган – вата алмаган. (Ә.)

Теркәгечсез бәйләнгән тиңдәш кисәкләр җәенке булып, үз эчләрендә тагын өтерләр булса, тиңдәш кисәкләр арасына нокталы өтер куелырга мөмкин. Алай гына да түгел, аның үзенең дә китми торуын, тагы бераз, тагы бераз гына янымда торуын телим; йөзенә туры карый алмасам да, рәхәтләнеп, сөйләвен тыңлыйм. (Х.С.)

Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куела. Бу сагышлы елмаюга һәммәсе: әйтелмичә калган кадерле сүзләр дә, үтелгән гомер дә, аның ачы газаплары да, шатлык-куанычлары да сыйган иде. (Ф.С.)

Тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куела. Умарта кортлары, төклетуралар, шөпшәләр – һәммәсе мәш килеп очарга, безелдәргә, бал җыярга тотынды. (Г.Б.)

Бирем. Нинди тыныш билгеләре куяр идегез? Тәртип санын куеп, җавап языгыз. 1.-тиңдәш кисәкләр -үзара теркәгечләрдән башка бәйләнгән -кискен каршы куюны белдерәләр 2.-җәенке тиңдәш кисәкләр -берсе составында өтер белән аерылган җөмлә кисәге бар 3.-гомумиләштерүче сүз -тиңдәш ияләрдән соң урнашкан 4.-ике тиңдәш тәмамлык -алар һәм теркәгече белән бәйләнгән

5.-ике тиңдәш хәбәр -алар арасында фәкать теркәгече бар 6.-ике тиңдәш аергыч аларны да, дә теркәгечләре бәйләгән 7.-өч тиңдәш аныклагыч -соңгысы алдыннан һәм теркәгече бар 8.-гомумиләштерүче сүз -тиңдәш аергычлар алдында килгән

Җавапларыгызны тикшерегез 1.Сызык куела. 2.Нокталы өтер куела. 3. Сызык куела. 4.Тыныш билгесе куелмый. 5.Өтер куела. 6.Беренче теркәгечтән соң өтер куела, ә икенче теркәгечтән соң тыныш билгесе куелмый. 7. Һәм янында тыныш билгесе куелмый. 8.Ике нокта куела.

Тыныш билгеләрен куеп күчереп языгыз, нинди кисәкләрнең тиңдәшләнеп килгәнен әйтегез. 1. Мин кышларның карын, чәчәкләрнең агын, Күңелләрнең паген яратам. Аклык хисен аңлый белгәннәргә Шигъри хисләремне таратам. (Л.Садриева) 2.Күктә, җирдә дә язгы матурлык, Кошлар җырына хәйран калырлык. Барча җирләргә, урман-кырларга Оялып кына яшеллек иңә, яшеллек килә... (Л.Садриева)