Үткән заман хикәя фигыль
Тест 1. Мин әнигә кер юыштым. Фигыль нинди юнәлештә? А) төп; Ә) кайтым; Б) төшем; В) уртаклык; Г) йөкләтү.
2. Тиздән әниләр бәйрәме җитәчәк. Фигыль кайсы заманда килгән? А) хәзерге; Ә) үткән; Б) киләчәк.
3. Син иптәшләреңә булыш. Фигыль нинди ? А) затланышлы; Ә) затланышсыз.
4. Без сәламәтлек дәресендә кызык уен уйнадык. Фигыль кайсы зат-санда? А) I зат, бер. с. Ә) II зат, күп. с. Б) III зат, бер. с. В) I зат, күп. с.
5. Кайсы фигыльләр зат-сан белән төрләнми? А) хәл, хикәя, боерык; Ә) исем, шарт, хикәя; Б) исем, инфинитив, сыйфат, хәл.
6. Айгөл бүген килмәде. Фигыль нинди төрдә? А) барлыкта; Ә) юклыкта.
Дөрес җаваплар: 1. Мин әнигә кер юыштым. Фигыль нинди юнәлештә? В) уртаклык.
2. Тиздән әниләр бәйрәме җитәчәк. Фигыль кайсы заманда килгән? Б) киләчәк.
3. Син иптәшләреңә булыш. Фигыль нинди ? А) затланышлы.
4. Без сәламәтлек дәресендә кызык уен уйнадык. Фигыль кайсы зат-санда? В) I зат, күп. с.
5. Кайсы фигыльләр зат-сан белән төрләнми? Б) исем, инфинитив, сыйфат, хәл.
6. Айгөл бүген килмәде. Фигыль нинди төрдә? Ә) юклыкта.
Табышмаклар Алсу битле кыз үсте, Тып итеп сикереп төште.
Өй башына утырган, Җир йөзен нур белән тутырган.
Суда туды, Суда үлде.
Кар астында кышлаган, Бүреген яшел тышлаган.
Чыбыгы җыелды, Биле буылды.
Мич башында комган, Колакларын йомган.