1. Электр тогы буенча белемнәрне гомумиләштерү. 2. Мәсьәләләр чишү. Үткәргечнең каршылыгын, ток зурлыгын һәм көчәнешен хисаплауга мисаллар. 3. Практик.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Физика 8 сыйныф Методик кулланма Физика 8 сыйныф Методик кулланма Электр күренешләре, даими ток законнары Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының.
Advertisements

Тармаклануны Паскаль теленд ә программалау. 1. Паскаль теле кайчан иҗат ителгән? а) 1971; б) 1968; в) Үзләштерү тамгасы ничек билгеләнелә? а)
Нәҗметдинова Гөлсинә Кыям кызы 2 нче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Түбән Шытсу урта гомуми белем.
Җисемнәрнең йөзүе. Тере организмнарның су тирәлегенә җайлашуында физик законнарның чагылышы.
Элекке заманда һәм хәзерге заманда нинди санау системасын кулланганнар.
Математик КВН:Әйдәгез, ярышабыз!. I.Командаларның үзләре белән таныштырулары. Рәхим итегез!
ТЕМА: АЗАК ШАРТЛЫ ҺӘМ АЛ ШАРТЛЫ ЦИКЛЛАР Информатика укытучысы: Хакимзянова А. М.
Дәрес 1 7 сыйныфта үткәннәрне кабатлау Җисемнәрнең үзара тәэсир итешүләре V=S/t - тизлек (м/с)
R d O π = С : d π 3, π 3,14 π 22 / 7 Әйләнә озынлыгын исәпләү формулалары С = π d C = 2 π r, монда С - әйләнә озынлыгы, d - әйләнәнең диаметры,
Үткән материалны кабатлау.. Рәсемдә бирелгәннәр буенча ABCD дүртпочмагының мәйданын табыгыз.
Эшләде: Бикмучева Гөлсинур Әнәс кызы, татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Балыклар.
Яңа Кырлай урта мәктәбе ерактан ук үзенә чакырып тора.
Автор: Валиева Сәгыйдә Минихан кызы. Арча районы, Утар-Аты урта мәктәбе.
Эчке янулы двигательләр темасына мәсьәләләр чишү.
Электр тогы – зарядталған бөлшектердің бағытталған қозғалысы Ток болуы үшін қажетті шарттар Еркін q бар болуы (иондар, электрондар) Эл. өрісінің бар болуы.
Электр ток көздері. Ом заңы КелесіКелесі бет. Электр тоғы туралы ұғым енгізу және ток көздерін қарастыру; Ток күшінің, кернеу мен кедергінің формуласын.
Татар теле дәресләрендә компьютер куллану. Дәрес һәм дәрестән тыш вакытта ИКТ куллану ни өчен кирәк? Тест үткәрү Яңа материал аңлату Мультимедияле технологияләр.
Электр ток көздері. Ом заңы 8 сынып. Физикадан презентация.
Электр тогы дегеніміз зарядталған бөлшектердің реттелген қозғалысы.
Электрические цепи. Знакомимся с приборами Источник постоянного тока – гальванический элемент Проводники.
Транксрипт:

1. Электр тогы буенча белемнәрне гомумиләштерү. 2. Мәсьәләләр чишү. Үткәргечнең каршылыгын, ток зурлыгын һәм көчәнешен хисаплауга мисаллар. 3. Практик эш. Электрон приборлар ярдәмендә электр чылбыры җыю һәм лампаның каршылыгын исәпләп табу. 4. Тест. ( VIP Test 10 сорау) Ток зурлыгы. Көчәнеш. Каршылык. Чылбыр бүлемтеге өчен Ом законы. Йомгаклау. Тема : Үткәргечнең каршылыгын, ток зурлыгын һәм көчәнешне хисаплау Максат: Электр тогы, ток зурлыгы, көчәнеш, Ом законы һәм үткәргечнең каршылыгы темаларын кабатлау, гомумиләштерү. Мәсьәләләр чишү күнекмәләрен үстерү, ныгыту

Нәрсә ул электр тогы? Үткәргечтә электр тогы булдырып тору өчен нәрсә эшләргә кирәк? Корылмалы кисәкчекләрнең тәртипле (юнәлешле) хәрәкәте электр тогы дип атала. Үткәргечтә электр тогы булдыру өчен, анда электр кыры барлыкка китерергә кирәк.

Сез нинди электр тогы чыганакларын беләсез? Аларда нинди энергия әверелешләре була? Гальваник элемент һәм аккумулятор Электрофор машинасы, генераторлар Электрофор машинасы, генераторлар Термоэлемент Термоэлемент Электр энергиясе Механик энергия Эчке энергия Химик энергия Яктылык энергиясе Фотоэлементлар Фотоэлементлар

Электр чылбыры нинди өлешләрдән тора? Электр чылбыры. Электр чылбырының схемасы.

Электр тогының нинди тәэсирләрен беләсез? Алар кайларда кулланыла? Токның химик тәэсире Токның магнитик тәэсире Токның җылылык тәэсире

Электр тогы тәэсирен кайларда файдаланалар? Җылылык тәэсире көндәлек тормышта кулланыла торган күп кенә электр приборларында, электр плитәсе, үтүк, лампа, паяльник, металларны эретү һәм ябыштыру эшендә кулланыла. Токның химик тәэсире промышленностьта алюминий һәм бакыр җитештерү эшендә, металларның өслеген никель, хром һәм башка элементлар белән каплаганда, аккумуляторларда файдаланыла. Электр тогының магнитик тәэсиренә нигезләнгән күп кенә электр зурлыкларын үлчи ала торган физик приборлар (гальванометр, амперметр, вольтметрлар) бар. Табигатьтә, тормышта электр тогының башка тәэсирләре дә күзәтелә. Мәсьәлән: төрле яктырткычлар, рекламалардагы неон лампалары электр тогы тәэсирендә газларның яктыруына нигезләнгән. Электр тогы белән кайбер авыруларны дәвалау токның физиологик тәэсирен күрсәтә.

Ток зурлыгы дип нәрсәне атыйлар? Аны нинди прибор белән үлчиләр? Электр тогының зурлыгы ( I ) үткәргечнең аркылы кисеме аша узган электр корылмасы q ның корылма узу вакыты t га чагыштырмасына тигез. Чылбырдагы ток зурлыгын амперметр белән үлчиләр. Амперметрны бер-бер артлы тоташтырып чылбырга кертәләр. Барлык бүлемтекләрдә дә ток зурлыгы бер үк төрле була Ампер Андре Мари ( ) француз физигы һәм математигы. Ул электр һәм магнит күренешләре арасындагы бәйлелекне күрсәтә торган беренче теорияне эшләп бирә. Ампер магнетизмның табигате турындагы гипотезаны иҗат итә, физикада «электр тогы» дигән төшенчә кертә

Нәрсә ул электр көчәнеше? Көчәнешне нинди прибор белән ничек үлчиләр? Көчәнеш (U)- электр чылбыры бүлемтеге аша 1 Кл электр корылмасын (q) үткәрү өчен башкарылган эшкә ( A) тигез булган физик зурлык ул. Чылбырдагы көчәнешне вольтметр белән үлчиләр. Вольтметр көчәнеше үлчәргә кирәк булган алгычның очларына параллель тоташтырыла. Вольта Алессандро ( ) Италия физигы, электр тогы турындагы тәгълиматка нигез салучыларның берсе. Ул беренче гальваник элементны ясый.

Чылбыр бүлемтеге өчен Ом законы Чылбыр бүлемтеге өчен Ом законы Үткәргечнең каршылыгын хисаплау. Чылбыр бүлемтегендәге ток зурлыгы I шул бүлемтек очларына куелган көчәнешкә U туры пропорциональ, ә аның каршылыгына R кире пропорциональ. I - ток зурлыгы (А), U - көчәнеш (В) R – каршылык (Ом) Ом Георг (1787 – 1845) – немец физигы. Ул чылбырдагы ток зурлыгы, көчәнеш һәм үткәргечнең каршылыгы арасында бәйлелек булу законын теоретик юл белән ача һәм аны тәҗрибәдә исбат итә. Ом каршылык үткәргечнең озынлыгына туры пропорциональ, аркылы кисем мәйданына кире пропорциональ булуын һәм үткәргечнең нинди матдәдән ясалган булуына бәйле икәнен тәҗрибәдә таба. ρ - үткәргечнең чагыштырма каршылыгы, l - үткәргечнең озынлыгы, ( м) S- үткәргечнең аркылы кисем мәйданы,( мм²)

Рәсемнәр астында нинди формула яшерелгән? Каршылыкны исәпләү формуласын ничек истә калдырырга?

Үткәргечнең каршылыгын, ток зурлыгын һәм көчәнешне хисаплауга мисаллар 1 нче мисал Фонарь лампасына тоташтырылган вольтметр 12 В күрсәтә, ә лампадагы ток зурлыгын үлчәүче амперметрның күрсәтүе 0,2 А. Лампаның каршылыгы күпмегә тигез? Мәсьәләнең шартын язып чишәбез. Бирелгән: U = 12 В I = 0,2 А R - ? Чишү: Җавап: R= 60 Ом.

Үткәргечнең каршылыгын, ток зурлыгын һәм көчәнешне хисаплауга мисаллар 2 нче мисал Яктырту челтәрендә кулланыла торган алюминий үткәргечнең озынлыгы 100 м, аркылы кисем мәйданы 2 мм². Мондый үткәргечнең каршылыгы күпме? Мәсьәләнең шартын язып чишәбез. Бирелгән: l = 100 м S = 2 мм² ρ = 0,028 R - ? Чишү: Җавап: R= 1,4 Ом.

Үткәргечнең каршылыгын, ток зурлыгын һәм көчәнешне хисаплауга мисаллар 3 нче мисал Озынлыгы 50 м һәм аркылы кисем мәйданы 0,5 мм² булган никелин чыбык 24 В көчәнешле чылбырга тоташтырылган. Чылбырдагы ток зурлыгын табарга. Мәсьәләнең шартын язып чишәбез. Бирелгән: l = 50 м S = 0,5 мм² U = 24 В ρ = 0,4 I - ? Чишү: Җавап: I= 0,6 A.

Үткәргечнең каршылыгын, ток зурлыгын һәм көчәнешне хисаплауга мисаллар 4 нче мисал Озынлыгы 8 м һәм аркылы кисем мәйданы 0,2 мм ² булган нихром үткәргеч очларындагы көчәнешне табыгыз. Ток зурлыгы 250 мА. Мәсьәләнең шартын язып чишәбез. Бирелгән: l = 8 м S = 0,2 мм² I = 250мА=0,25А ρ = 1,1 U - ? Чишү: Җавап: U= 11 В.

Күз арыганда, махсус күнегүләр 1. Күзләрне каты кысмыйча гына йомып, 1 дән 4 кә кадәр санарга, аннары күзләрне киң итеп ачып еракка карарга, 1 дән 5 кә кадәр санарга һәм шул рәвешле күнегүне 3-4 тапкыр кабатларга. 2. Карашны борын очына юнәлтеп, 1 дән 4 кә кадәр санарга, аннан соң 1 дән 5 кә кадәр санаганчы еракка карап торырга. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатларга. 3. Башны бормыйча гына күзләрне түгәрәк буенча өскә- уңга-аска-сулга хәрәкәтләндерергә, аннан соң өскә, сулга, аска, уңга «йөртергә». Еракка карап ял иткәннән соң, күнегүне шул рәвешле 3-4 тапкыр башкарырга.

Практик эш Электр чылбыры җыю. Амперметр һәм вольтметр ярдәмендә лампаның каршылыгын исәпләү.

Тест Ток зурлыгы. Көчәнеш. Каршылык. Чылбыр бүлемтеге өчен Ом законы.

Өйгә эш § 46 укырга, 3 нче мисал, 20 нче күнегү 3, 4