Башлангыч һәм урта мәктәп эшендә дәвамчанлык Сафина Әминә Мөнир кызы
Башлангыч һәм урта мәктәп эшендә дәвамчанлык булдыру – укытуның эчтәлеген яңарту шартларында әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Башлангыч һәм урта мәктәп эшендә дәвамчанлык булдыру юнәлешендә түбәндәге планга нигезләнеп эшлибез:
1.Үзара дәресләргә керү. Максат: Класслар, беренче укытучының эш алымнары, программа, һәр укучының фәннәрне үзләштерү мөмкинлекләре белән танышу.
2. Башлангыч һәм урта класслар эшендә дәвамчанлык булдыру турында психолог катнашында ата – аналар җыелышы.
3. Уку елы ахырында 4 нче классларда башлангыч класс укытучылары белән бергә дәресләр үткәрү.
4.Кече яшьтәге мәктәп балаларының психо – физиологик үзенчәлекләре дигән темага лекция.
5.Урта мәктәпкә күчкәндә укучылар очраган кыенлыклар, проблемалар дигән темага түгәрәк өстәл янында сөйләшү а) көндәлек режимның һәм эш ритмының үзгәрүе; б) урта мәктәпкә ияләшү өчен күп вакыт кирәк булуы; в) программа, дәреслекләр һәм таләпләрнең туры килмәве; г) яңа технологиянең кулланылуы; д) фәннәрнең һәм уку материалының кискен артуы.
6. Методик берләшмәнең төрле фән укытучылары бергә уздырылган утырышы. а) дәфтәр тотышына, язма эшләрне дөрес үтәүгә, кагыйдә һәм терминнарны белүгә бердәм таләпләр булдыру; б) урта классларда эшләүче төрле фән укытучыларының чыгышы. Укучылар еш ясый торган хаталарга анализ һәм аларны кисәтү. Кайсы темаларга аеруча игътибар бирергә кирәклеген ачыклау.
7. Педагогик киңәшмә: 5 нче классның беренче аенда укучыларның укуын күзәтү нәтиҗәләре а) төрле фән укытучыларының чыгышы; б) башлангыч класс укытучыларының чыгышы. Нәтиҗәләр: 1.Төрле фән укытучыларына балаларның башлангыч классларда күнеккән эш формаларын һәм аларның алымнарын истә тотып эшләргә. 2. Башлангыч класс укытучыларының укыту – тәрбия эшен оештырудагы метод һәм формаларын урта мәктәптә дә кулланырга, дәвамчанлык булдырырга. 3. Кече яшьтәге мәктәп балаларының яшь һәм психологик үзенчәлекләрен истә тотарга.
8. Һәр чиректә укучыларның математика, татар һәм рус телләреннән белем сыйфатын тикшерү максатында кече педсовет уздыру (иртәнге киңәшмә ). Уку елы башында һәм ахырында уку тизлекләрен алу.
Укучылар коллективын оештыру методикасының педагогик нигезләре нидән гыйбарәт соң? Укучыларга таләпне дөрес куя белергә кирәк. Класс активы булдырып, үзидарә эшен оештыру мөһим. Уку хезмәтен, класстан тыш эшләрне, спорт – сәламәтләндерү чараларын оештырганда, укучыларны җәлеп итәрлек, кызыксындырырлык эш төрләре билгеләү мөһим. Коллективта уңай традицияләр булдырырга һәм аларның дәвамчанлыгын тәэмин итәргә кирәк.