Һади Такташ Һади Такташ (1901-1931). Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны! Һади Такташ.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Введено, кв.м.% от плана Всего по РТ: ,6 в том числе: МКД ,8 ИЖС ,8 в т.ч.: соципотека ,1 за 2 месяца 2011 года Ввод жилья.
Advertisements

Наименование Количество, ед. Сумма, тыс. руб. Количество проверок Вынесено постановлений об административной ответственности ,0 Взыскано.
Һади Такташ Һади Такташ ( ). Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны! Һади Такташ.
Сораулары Мәгънәсе Төркемчәләре Нигезе Барлык-юклык формасы Юнәлешләре.
Һади Такташ Һади Такташ ( ). Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны! Һади Такташ.
Һади Такташ Һади Такташ ( ). Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны! Һади Такташ.
(Закир Садыкович Рэмиев) ( ) Дәрдемәнд.
Һади Такташ Һади Такташ( ). Һади Такташ Хади́ Такта́ш (тат. Hadi Taqtaş, Һади Такташ; русча Мухамметхади́ Хайру́ллович Такта́шев, тат. Мөхәммәтһади.
Илдус Сабир улы Гыйләҗев Илдус Сабир улы Гыйләҗев Азнакай шәһәре 7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
Лирик әсәргә анализ Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөгелмә муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 7.
Бикмуллина Зилә Әсфан кызы, Лаеш муниципаль районы Державино төп белем бирү мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияте укытучысы.
( ) алга Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы мәгариф идарәсе Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбе Төзүче: Дәүләтова Рушания Фатих.
Хәсән Туфан- халык шагыйре. Хәсән Туфан- халык шагыйре. ( ) алга.
Һ ади Такташ ( ) елнын козендэ Оренбургка китэ 1919 елнын козендэ Оренбургка китэ 1921 елда ачлыктан сакланып калу очен Ташкентка китэ 1921.
Үлем турында уйлама, Илең турында уйла; Илең турында уйласаң – Гомерең озын була, -
Сайт Е.И. Пашковой Конкурс интерактивных презентаций «ИНТЕРАКТИВНАЯ МОЗАИКА» Pedsovet.su Интерактивное пособие АНАЛИЗ СТИХОТВОРЕНИЯ ХАДИ ТАКТАША «МЫ НЕ.
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты МББУ «Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат» ҺАДИ ТАКТАШНЫ Ӊ АЙ КЕБЕК БЕЗ ОЗАК ЯШӘМӘБЕЗ ШИГЫРЕНӘ АНАЛИЗ.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбе Эшне башкарды: Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм.
Галиәсгар Камал 6 январь июнь 1933 (54 яшь) Татар ә д ә бияты классигы, атаклы драматург, публицист һә м к ү ренекле җә м ә гать эшлеклесе Гали.
Транксрипт:

Һади Такташ Һади Такташ ( )

Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны! Һади Такташ

Такташ – татар шигъриятенең алтын баганаларының берсе. Узып баручы егерменче гасырның давыллы вакыйгалары казанында кайнаган бу олы шагыйребез халык күңелендә мәңгегә урын алды. Җанында Такташ яшәмәгән, кабатланмас бу шәхеснең көчле рухы һәм моңнары белән сихерләнмәгән милләттәшләребез сирәктер дип беләм. Яңа меңьеллыкка без Такташлы булып керә алуыбыз белән бәхетле. Аның күкләргә ут белән язылган шигъри авазы вакытлар узган саен тагын да көчлерәк яңгыраячак әле... Минтимер Шәймиев

Давылларда туып, канатланган Бунтарь йөрәк туеп тынлыктан, Яңгыр китерә торган давыл сыман, Дулый шулай язар алдыннан. Азмы тапкыр шулай килеп чыгып Һәм таратып сагыш-кайгымны, Мәңгелеккә, ахры, йөрәгемдә Урманнары шавын Сыркыдының Усаклары шавын калдырды... Һади Такташ

Сыркыды авылы

Һади Такташ туган һәм үскән йорт

Әнисе Шәмсениса Әтисе Хәйрулла

1901 ел, 1 гыйнвар. ХХ гасырның беренче көнендә туган малайга Мөхәммәтҗан дип исем кушалар. Әмма тора торгач бу исемне ошатып бетермичә, мулла чакыртып, аны Мөхәммәтһадига алыштыралар. Хәйрулла абый белән Шәмсениса апаның өченче баласы була ул. Авыл кешеләре исемен кыскартып, малайны Һади дип кенә йөртә башлыйлар.

Һ.Такташ туган өй урыны

Һади тугыз айда тәпи йөрде, ике-ике яшь ярымнарда чиста итеп сөйли белә башлады. Басынкы, еламый, кайда ятса – шунда йоклый... Бала вакытында яраткан эшләреннән берсе – каз бәбкәләре карау иде. Һади Такташның әнисе Шәмсениса апа сөйләгәннәрдән.

Һадиларның өйләре янында бер күл бар. Аны Сәпүш күле дип атаганнар. Такташның бабасы Сәйфетдин исеменнән шундый атама ясаганнар. Һади шул күлдән чуртан тотарга ярата.

Һади Парча инешендә су коена, Лангыш урманында җиләк-җимешләр җыя. Һәр авыл малае кебек үк, ул да ат ярата. Кара байталларның сыртына баса да бар көченә юырттыра. Дусларының истәлегенә караганда, әкият сөйләргә, җырга, барысыннан да оста була.

Һади беренче мәртәбә үз өендә әнкәсеннән һәм әткәсеннән укый башлый. Беренче укытучысы Сыркыдыда урта хәлле крестьян баласы була. Берникадәр әлеге шәкерттә укыганнан соң, Һадины Пешлә авылына озаталар. Пешлә мәдрәсәсендә ул 1911 – 1913 елларда өч кыш белем ала. Мәдрәсәдә аз-маз хисап, җәгърәфия, тарих укытыла. Һади тырышып укый, газета-журналлар белән таныша.

Тормышлары авыраеп китү сәбәпле, Һади Бохарага барып эшкә урнаша, үзенең белемен күтәрергә омтыла, җәмәгать эшләрендә кайный, спектакльләрдә катнаша елда язылган Газраилләр, «Төркестан сахраларында һәм Караңгы төннәрдә кебек әсәрләре - Такташ иҗатының шул чордагы беренче иҗат җимешләре.

Һ.Такташ Бохарада Яшь үзбәкләр әгъзалары арасында ел. (Һ.Такташ икенче рәттә - уңнан икенче)

Һ.Такташ авылдашлары арасында ел. Бохара.

Һ.Такташның Авыл яшьләре журналында эшләгән вакыты ел.

1918 елның җәендә ул, туган якларына кайтып, педагогика курсларында укый, тәмамлагач Сыркыдыда укытучы булып эшли. Бераз вакыттан соң Һ.Такташ Оренбург шәһәренә китеп, анда нәшер ителә торган Юксыллар сүзе газетасында җаваплы сәркатиб вазыйфаларын башкара елгы ачлык вакытында Һади Ташкентка китә. Анда әдәбият укыта, Белем йорты журналында җаваплы сәркатип булып эшли, Төркстан эшче коммунистлар университетында тел-әдәбият укыта, шул ук вакытта әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Ташкент чорында (1921 – 1922) «Онытылган ант», «Күләгәләр», «Нәләт», «Таң кызы», «Урман кызы» шигырьләре, «Җир уллары трагедиясе» иҗат ителә.

1922 елның җәендә берничә ай Мәскәүдә яшәгәннән соң, Һ.Такташ Казанга килеп урнаша һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда төпләнеп кала. Татар театрында, Чаян (1923 – 1924, 1929 – соңгы көннәренә кадәр), «Октябрь яшьләре» (1925), Авыл яшьләре (1926), Азат хатын ( ), Яңалиф журналларында эшли. Һ.Такташның Казанга килгәч төшкән рәсеме

1923 елда аның Җир уллары трагедиясе һәм башка шигырьләр исеме белән беренче җыентыгы басылып чыга. Җир уллары трагедиясе шул ук елда сәхнәгә дә куела. Спектакльнең премьерасында Идея ролен Такташ үзе башкара. Җир уллары трагедиясенең афишасы

Җир уллары трагедиясен 2003 елда Түбән Кама татар дәүләт драма театры сәхнәгә куйды Тик бу яшьләргә язмыш сынау арты сынау җибәрә, аларны бер- берсеннән ерагайтып, мәхәббәт газапларында яндыра һәм мәңгегә аера. Әсәрнең төп геройлары Кабил белән Әкълимә бер-берсен өзелеп яраталар.

Хәерче илдә яшәүче бәхетсез җир уллары үзләренең фаҗигале язмышларында гадел булмаган кануннарны һәм Алланы гаеплиләр. Режиссер – Рөстәм Галиев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Булат Насихов Композитор – Фуат Әбүбәкер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Һ.Такташның беренче хатыны Гөлчирә Хәмзина, уллары Рафаил Әни бик чибәр иде яшь чагында. Бераз гына озынча йөз, киң маңгай, дегет кебек куе чәчләр, очкыннар чәчеп торган яшькелт күзләр... Рафаил Такташ истәлекләреннән

Һ.Такташның икенче хатыны Гөлчирә Такташева-Мансурова Һ.Такташның улы Аван

Һ.Такташның икенче хатыны Г.Такташева- Мансурова кызы Эльвира (Кудрецкая) белән Аван.

Г.Кутуй, Һ.Такташ, Г.Минский, Г.Кутуй һәм Һ.Такташ

Һ.Такташның Мәхәббәт тәүбәсе поэмасын укуга багышланган кичәнең афишасы Гади генә киемнән, чалбарының бер балагы икенчесенә караганда чак кына кыскарак та кебек, шуның өстеннән билсез киң толстовка кигән. Ашыкмый гына атлап чыгар, сәхнәнең алдына ук килеп туктар, зур зәңгәр күзләре белән томырылып залга бер карап алыр... Һәм менә ул башлый, әкрен генә шигырь сөйли башлый... Кабаланмыйча гына..., аннары... тавышы үсә бара, үзе дә дәртләнә, безне дә кабыза бара... Ф.Хөсни истәлекләреннән

Мин ара-тирә тормышта алдалашсам да, җырларымда бер генә булса да – ялганламадым. Шул ялганламау өчен миңа күп эләкте... Мин үземне шагыйрь итеп кулыма каләм алган чакта гына таныйм. Һ.Такташ 1930 елда Казанга килгән шахтёрлар арасында.

Мин үземне язган вакытта гына иң бәхетле, иң бай кеше итеп хис итәм, чөнки мин атналар буенча укучыларымның йөзләреннән, күзләреннән, йөрәкләреннән урлап җыеп йөргән байлыкны үзләренә кайтарып бирәм. Һ.Такташ Һ.Такташ каләмдәшләре арасында

Һ.Такташ каләмдәшләренә яңа әсәрен укый

Мин дүрт юллык шигырь өчен егерме дүрт вариант язам. Яхшы вариантларымны өстәлдә калдырам, начарларын идәнгә ташлыйм. Соңга яхшыларын җыеп, шулар эченнән үземчә иң яхшы дип табылган егерме бишенче вариантны язам. Һәрвакыт шулай булмаса да, ләкин еш кына шулай була. Мин шигырьгә үземдә булган иң матур уйларымны, иң җылы хисләремне салырга тырышам. Бу эш чиксез шатлыклы да, газаплы да. Һ.Такташ сөйләгәннәр. Гадел Кутуй истәлекләреннән.

Һ.Такташ һәм Ф.Кәрим М.Гафури, Һ.Такташ, Г.Камал.

Һ.Такташ – Күмелгән кораллар (1927), Югалган матурлык (1928), Камил (1930) исемле драма әсәрләре авторы да. Үз вакытында бу драмалар татар сәхнәсендә куелалар һәм уңыш казаналар.

Минем бер томлыгым чыкты. Күп итеп әҗер алдым. Менә шул акчага шушы пәлтәмне алдым... Ул гына да түгел, егетләр, менә шушы эшләпәне дә шул акчага алдым. Кирәк булмаса да, күзлек алдым. Мин язучы бит. Таяк та кирәк, таяк та алдым... Егерме биш тәңкәгә алдым шушы таякны. Менә совет язучылары нишли хәзер, аксамаса да, затлы таякка таяна, сукыр булмаса да, күзлек кия... Һ.Такташның 1930 елда Шәрекъ педагогия институты дүртенче курс шәкертләре белән үзара сөйләшүеннән. Вәли Хаҗиев истәлеге.

3 нче хат кулъязмасының беренче бите «КИЛӘЧӘККӘ ХАТЛАР» 1930 – 1931 нче еллар дәвамында Һ.Такташ ун хат итеп уйланылган киң колачлы лиро-эпик әсәр өстендә эшли. Әмма ул тәмамланмый кала: шагыйрь хатларның өчесен генә язып бетерә.

Хәзерге вакытта мин «Киләчәккә хатлар» әсәре өстендә эшлим. Аларда мин киләчәк буыннарга безнең яңа тормыш-көнкүреш, яңа кеше өчен алып барган көрәшебезне тасвирларга тырышам. Беренче хатта (1930 елда «Кызыл Татарстан»да басылып чыкты) мин сыйнфый көрәшнең гомуми фонын бирдем. Икенче хатта (басылып ята) колхозчы һәм гомумән безнең күчү чоры кешесенең психологиясендәге каршылыклар берлеген күрсәттем. Өченче хатта социалистик хезмәт кешенең психологиясен ничек үзгәртүен сурәтлим. Мин капитализм дөньясындагы колның хезмәте белән бөтендөнья пролетариатының ватаны булган безнең Союзда, үзара ярыша-ярыша, социализм төзүче күп миллионлы массаларның азат иҗади хезмәтләрен бер-берсенә чагыштырып күрсәтәм. Һади Такташ

Киләчәккә хатлар поэмасының кулъязмасы төшерелгән почта открыткасы

1930 елда Такташ Киләчәккә хатлар поэмасын Татар академия театры сәхнәсеннән укый. Берзаман театрда ут сүнә. Такташ та, тамашачылар да дөм караңгылык эчендә кала. Такташ укудан туктый. Шулчак караңгы залдан: - Һади, дәвам ит! – дип кычкыралар. Һәм Такташ моңлы-лирик тавышы белән караңгыда шигырь сөйли башлый. Бераздан ут кабына. Такташ һаман сөйли. Зал гөрләтеп кул чаба. Ут кабынганга сөенүдән битәр, Такташның каушап калмавына һәм аның яңа гына сөйләгән матур шигырьләре өчен була ул алкышлар. Хәким Сәлимҗанов истәлекләреннән

Һ.Такташның соңгы сурәте ел. Язучылар, шагыйрьләр арасында шундый гыйбарә яши: - Җир шары өч филдә басып торса, татарның яңа чор шигърияте өч Тда басып тора: Тукай, Такташ, Туфан! И.Юзеев авызыннан

Беренче кар, белмим, кайчан явар, Ләкин үләрмен мин ул көнне, Бүген әле: - Тиздән кыш килә, - дип Ямап куйдым ертык бүркемне! Ертык бүрек кыштан саклый алмый, Түзмәм, ахры, бу ел кыш килгәч, Дөнья матур, Ләкин... Сезнең өчен Бик күңелсез калыр мин үлгәч!.. Һ.Такташ

Такташ утыз яше туларга егерме ике көн кала, 1931 елның салкын декабрендә вафат була.

Такташ белән бәхилләшергә кеше бик күп килгән иде. Озата баручыларның бер башы ТЮЗ янында, икенче башы Ирек мәйданында иде. Буран иде ул көнне, олы демонстрация шикелле иде урамда халык. Ул вакытта язганнар иде, имеш, Такташны озата баручылар биш меңнән артык булган, дип. Вәли Хаҗиев истәлекләреннән. Соңгы юлга озатканда.

Арча кыры... Такташ шунда, диләр. Ышанмагыз, мин дә ялгыштым, Салкын, өнсез кабер ташы белән Уртагы юк бер дә Такташның. Мин әзләдем - таптым, ташта түгел, Кешеләрдә таптым шагыйрьне, Тереләр арасында тере булып Яши гражданины бу җирнең. X. Гыйләҗев.

Әгәр Баскан эзем җирнең күкрәгендә Югалмаслык уелып калса иде, Җырлаган җырларым һаваларга Утлар булып язылып барса иде, Килер кешеләр Күреп шул җырларны әйтер иде: -Кара, чыннан да, Чабаталы даһи – усал бунтарь Җырлап үткән икән моннан да... Һ.Такташ.

1925 – 1931 елларда Һ.Такташ яшәгән йорт

Гасимов М.М. Һади Такташ Гипс. Садри Ахун эше

Виктор Игнатьев эше Василий Тимофеев эше

Равил Гыйләҗев эше Байназар Әлменов эше

Равил Гыйләҗев эше Әдәби энциклопедиядән гравюра Мансур Рәхимов эше

Кулланылган әдәбият: 1.Түбән Кама татар дәүләт драма театры сайтыТүбән Кама татар дәүләт драма театры сайты 2.ТР Милли китапханәсе сайтыТР Милли китапханәсе сайты 3.Такташ: истәлекләр, шигырьләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, Даутов Р.Н., Рахмани Р.Ф. Әдипләребез. 2 томда. 2 нче том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, Таткнигафонд.ру электрон китапханә системасыТаткнигафонд.ру электрон китапханә системасы Презентация авторы: Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Казанда Һ.Такташ урамы