Авылымда алтын көз. Курайларда көз көйләрен уйнап, Агачларны сары төскә буяп, Куакларга җиләк-җимеш элеп, Агач төпләренә гөмбә тезеп, Урман буйлап алтын.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Авылымда алтын көз. Курайларда көз көйләрен уйнап, Агачларны сары төскә буяп, Куакларга җиләк-җимеш элеп, Агач төпләренә гөмбә тезеп, Урман буйлап алтын.
Advertisements

Транксрипт:

Авылымда алтын көз

Курайларда көз көйләрен уйнап, Агачларны сары төскә буяп, Куакларга җиләк-җимеш элеп, Агач төпләренә гөмбә тезеп, Урман буйлап алтын көз йөри.

Көшел-көшел бодай, арыш җыеп, Саламнардан зур эскертләр куеп, Кара җирне уҗым белән каплап, Тракторлар белән гөрләп, шаулап, Кырлар буйлап уңган көз йөри.

Балаларны мәктәпләргә дәшеп, Аяк асларына яфрак чәчеп, Тәрәзләрне яңгыр белән юып, Күп кошларны җылы якка куып, Урам буйлап наян көз йөри.

Кем кага анда тәрәзгә, Синме ул, яңгыр, тагын?... Көтеп ала күңел никтер Октябрь яңгырларын...

Кагылсын, әйдә, күзләргә Саф яңгыр тамчылары. Тик, яңгырым, йолдызлардан Яктырак янчы бары.

Соңгы кат сөенеп калыйм дип, Каеннар таң белән торганнар. Күңелгә көз моңын иңдереп, Каңгылдый һавада торналар.

Көз уңышлар белән килә

Каз өмәсенә дә вакыт җитте...

Басу-кырлар ак юрган көтә

Күккә ашкан агачлар да көзнең кодрәтеннән читтә кала алмыйлар

Көз-рәссамның зәвыгы көчле

Агачның да соңгы яфрагын җибәрәсе килми