Борынгы грек философы һәм язучысы Плутархның бик гыйбрәтле сүзләре бар: "Үз - үзен аямыйча, зур һәм күркәм эшләр башкарган кеше генә яхшы кеше була ала".

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Тарихи шәхесләр, йолдызлар Бөек математика илендә Җыр-кешенең юлдашы
Advertisements

Борынгы грек философы һәм язучысы Плутархның бик гыйбрәтле сүзләре бар: "Үз - үзен аямыйча, зур һәм күркәм эшләр башкарган кеше генә яхшы кеше була ала".
1.Пифагор теоремасының формулировкасын белү, аңа кире теореманы өйрәнү. 2. Пифагор теоремасын исбатлау һәм теореманы мәсьәләләр чишкәндә куллану.
Борынгы грек философы һәм язучысы Плутархның бик гыйбрәтле сүзләре бар: "Үз - үзен аямыйча, зур һәм күркәм эшләр башкарган кеше генә яхшы кеше була ала".
Транксрипт:

Борынгы грек философы һәм язучысы Плутархның бик гыйбрәтле сүзләре бар: "Үз - үзен аямыйча, зур һәм күркәм эшләр башкарган кеше генә яхшы кеше була ала". Хак сүзләр. Дәлилләп торасы юк. Шунысы да ачык: андый зур эшләрне саф күңелле, кешелекле, инсафлы, шәфкатьле, башкаларга ярдәм итәргә һәм шатлык китерергә һәрвакыт әзер торган, көр рухлы кешеләр генә булдыра ала. Без андыйларга "югары әхлак кешеләре", "әхлак тәрбиясе алган кешеләр" дибез.

Формальлеккә юл куярга ярамый. Бигрәк тә балаларда миһербанлылык тәрбияләгәндә. Миһербанлылык – иң мөһиме, кешеләр миһербанлылыкка мохтаҗ. Бөтен җәмгыятебез мохтаҗ. Матди хәлебез инде мөмкинлек бирә, баш өстендә түбә, өстәлдә ипи бар, ә менә миһербанлылык җитми. Безнең алда кешеләрдә миһербанлылык тәрбияләү бурычы тора. (Президент М.Шәймиевның Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы утырышында әйткән сүзләре).

Проект эшебезнең темасы: Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе Башкардылар: Рәхмәтуллина Г.Р. Таҗиева Р.С.

Проект эшенең актуальлеге Бүген әхлак проблемаларына аерым игътибар ителгән заманда балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә мәгърифәтче-педагог Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасын куллану – укытучы өчен зур хәзинә.

Проект эшебезнең максат- бурычлары Проект эшенең максаты: балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә һәм шәхес буларак тәрбияләүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен куллану. Проект эшенең бурычлары: 1. Күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы, журналист, дин әһеле Ризаэддин Фәхреддиннең иҗаты белән танышу, аның әсәрләрендәге рухи- әхлакый тәрбия алымнары белән таныштыру. 2. Хезмәтләрендә рухи-әхлакый сыйфатларны күрә белергә өйрәтү. 3. Мөгаллимнең тәрбия-әхлак кануннарын өйрәнү, укучыларга әхлак тәрбиясе бирүгә юнәлтү.

Ризаэддин бине Фәхреддин

Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, язучы һәм журналист, тарихчы һәм педагог Ризаэддин бине Фәхреддин 1859 нчы елның 4 нче гыйнварында (яна стиль белән 17 нче гыйнварда ) элеккеге Самара губернасының Бөгелмә өязенә караган, Кичү Чаты авылында рухани гаиләсендә дөньяга килә.

РИЗА ФӘХРЕДДИН ТУРЫНДА ЦИТАТАЛАР ХӨРМӘТЛЕ РИЗАЭДДИН – БЕР КАМИЛ ЗАТ. АКМУЛЛА. МИЛЛӘТЕБЕЗ ЯШӘГӘНДӘ УЛ ЯШӘЯЧӘК, УЛ ВАКЫТЫ КИЛГӘНДӘ ҮЗЕНЕҢ ВАЗЫЙФАСЫН ҮТӘЯЧӘК. Г.ИСХАКЫЙ. ӘГӘР РУСИЯДӘ КОРЪӘН ТӘРҖЕМӘ ИТЕЛЕРГӘ КИРӘК БУЛСА, ТӘРҖЕМӘЧЕЛЕККӘ ИҢ МУАФЫЙК КЕШЕ - РИЗА КАЗЫЙ. Г.ТУКАЙ. РИЗАЭДДИН БИНЕ ФЭХРЕДДИН – ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ВӨҖДАНЫ, ГОРУРЛЫГЫ, ЙӨЗ АКЛЫГЫ. ХАТЫЙП МИҢНЕГУЛОВ.

ГЫЙЛЕМ – КҮҢЕЛ КҮЗЕН АЧАР, КҮҢЕЛДӘГЕ КАРАҢГЫЛЫКНЫ БЕТЕРЕР. Гүзәл китаплар – гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге. Китап уку – кешеләрнең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер.

ТӘРБИЯ КИТАПЛАРЫ Тәрбияле бала Нәсыйхәт Балаларга үгет-нәсыйхәт Шәкертлек әдәбе Асар Гаилә.Тәрбияле ана. Тәрбияле хатын. Җәвамигуль-кәлим шәрхе һ.б.

Шәкертлек әдәбе хезмәте «Шәкертлек әдәбендә» бүгенге көн өчен дә гаять әһәмиятле белемнәр урын алган. «Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә, камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала», – ди Ризаэддин Фәхреддин.

Адәбе тәгълим китабы Р.Фәхретдин бу китабының иң беренче битенә, бүлек башына, иң беренче сүз итеп «Гыйлем» дип куя. Аннан соң «Мөгаллим. Тәрбия», дип яза. Аның фикеренчә, гыйлемнән дә артык байлык, наданлыктан да артык фәкыйрьлек юктыр.

Адәбе тәгълим китабыннан Дөньяга килгән һәр баланы бөек һәм гүзәл шәхес итү өчен аларны сабый вакытларында ук тәрбияләү кирәклеген ассызыклый. «Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр», – дип яза ул.

Җәвамигуль кәлим шәрхе китабы Укытучының өстәл китабы булган бу хезмәтнең төп фикере Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас, - дип билгели Ризаэддин Фәхретддин.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту һәм тәрбия барышында кулланыла торган хикмәтләр: Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр. Инсан булу өчен гыйлем һәм күркәм холык кирәктер.

Сүзләрнең кыйммәтлесе – заман үтү белән онытылмый торганы; күп фикерлә, аз сөйлә; ялган дус – чын дошманнан зарарлырак. Әдәпле булырга теләсәгез – гүзәл холыкларны өйрәнегез, гүзәл холыклы булыгыз.

Катлаулы кушма җөмлә синтаксисын өйрәнгәндә кулланыла торган өзекләр Күп сөйләшүдә зарар күп, вә аз сөйләшүдә файда күп икәнлеген белдерерләр (тиңдәш иярүле к.и.к.җ.) Адәм баласы мәхәббәте булмаган кешенең һәр вакытта гаебен эзләр вә аз гына бер ярамаган эше булса, йөзенә әйтер (тиңдәш түгел иярүле к.и.к.җ.)

Ике компонентлы кушма җөмләләрне өйрәнгәндә куллана торган өзекләр: Ялкаулык күңелне каралта дигән сүз саф алтын булган хикмәт сүздер (иярчен аергыч җ.) Максуд да шулдыр: адәм баласы әүвәлге хатасыннан дәрес алырга вә икенче мәртәбә шул хатаны эшләмәскә тиеш ( иярчен хәбәр җ.)

Гади җөмләләрдәге тиңдәш кисәкләрне билгеләтү өчен җөмләләр Дөньяда иң кирәкле гыйлемнәрнең берсе- кеше тану гыйлемедер. Яман кешеләрдән ерак йөрү вә яхшы кешеләр белән аралашу өчен, кеше тану гыйлеме зарур. Бу гыйлем китаплар вә остазлардан түгел, бәлки адәм баласының үз гакылы, үз тәҗрибәсе вә аңы белән генә хасил буладыр.

Синтаксик, морфологик һәм башка анализ күнегүләре өчен җөмләләр: Адәмнәргә гыйлем өйрәтеп тә, үзе шул гыйлем белән гамәл кылырга онытучы кеше адәмнәргә яктылык биреп тә, үз- үзен яндырып бетерүче шәмгә охшый Сүз бер төрле, әмма фигыль икенче төрле булу яхшылык галәмәте түгел

МӘҢГЕЛЕКТӘН ДӘШӘ СЫМАН БЕЗГӘ РИЗА ФӘХРЕДДИН: ЯШИК ӘДӘП-ӘХЛАК БЕЛӘН, КӨНЕБЕЗ ҮТӘР ИМИН. МӘГЪРИФӘТЛЕ АЗАТ ТАТАР ИЛЕН КҮРЕР ӨЧЕН ЯНДЫ, КӨЙДЕ УЛ. ӘСӘРЛӘРЕ БЕЛӘН КҮҢЕЛЛӘРГӘ МӘҢГЕЛЕККӘ КИЛЕП КЕРДЕ УЛ. ӘХЛАК БЕЛӘН ӘДӘБИЯТ ЯШӘР БЕРГӘ ЯНӘШӘ. ӘДИБЕБЕЗ ФӘХРЕТДИН ЯШӘ, МӘҢГЕГӘ ЯШӘ!

Кулланылынган әдәбият 1. Мәгариф, 1, 2005, б. 2. Мәгариф, 3, 2005, б. 3. Ризаэтдин Фәхретдин. «Шәкертлек әдәбе». – Казан: Иман нәшрияте, 2002, 3 – 5 б. 4. Ризаэддин бине Фәхреддин. Җәвамигуль-кәлим шәрхе. Казан. Иман нәшр., Р.Ш.Шаһиев. Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы. Казан