Фәнис Яруллин Туган ягы кирәк кешегә Читтә йөргән чакта, сагындырып Керер өчен төнлә төшеңә, Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле Туган ягы кирәк кешегә. Зур.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Зарипова Лилия Галимзяновна, учитель татарского языка и литературы, первой квалификационной категории Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение.
Advertisements

Фәнис Яруллин Туган ягы кирәк кешегә Читтә йөргән чакта, сагындырып Керер өчен төнлә төшеңә, Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле Туган ягы кирәк кешегә. Зур.
ТР Азнакай муниципаль районы Муниципаль гомуми белем бирү йорты гомуми белем бирү мәктәбе. Тема «Сугышта катнашучыларга дан» Автор: Дәүләтбаев Булат Данияр.
Транксрипт:

Фәнис Яруллин Туган ягы кирәк кешегә Читтә йөргән чакта, сагындырып Керер өчен төнлә төшеңә, Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле Туган ягы кирәк кешегә. Зур уңышлар яулап, заманалар Матур бәя бирсә эшенә, Шатлыкларын ишеттерер өчен Туган ягы кирәк кешегә. Йөри-йөри күңеле тупасланса, Тузан кунса яшьлек хисенә, Бер сафланып алыр өчен тагын Туган ягы кирәк кешегә. Яшәр өчен бетмәс көч алырга Олысына һәм дә кечегә, Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле Туган ягы кирәк кешегә.

Томбарлы Җ ирне ң матур бер ч ә чк ә се Туган авылым - Томбарлы. Анда ү ск ә н һә р агачта Яши ү з сандугачы. Карамалы чишм ә сен ә Җ идег ә н чишм ә кушыла. Дулкынлап ага алар Азан мо ң ы җ ырына. Шатлык, авыр вакытларны Авыл бик к ү п кичерг ә н. Ү зен, мо ң ын югалтмаган Динле булгач кешел ә р. К ү пме ген ә й ө рес ә м д ә, Си ң а кил ә юлларым. Җ аным ятим булыр иде, Син булмаса ң, Томбарлым

Шамил Маннапов Туган як басулары И ң беренче аяк баскан Туган як басулары. Яшел дулкыннар кузгата Й ө р ә гем ярсуларын. Бай кырларым сез, Мо ң җ ырларым сез. Игенчене ң эше изге – Җ ирд ә икм ә к ү стер ә. Икм ә к булса, Җ ыр да була – Икм ә к илг ә к ө ч бир ә.

Туган җирем, үскән җирем Гади генә бер авыл. Гади булса да, яз җиткәч, Гөл бакчасы була ул.

Сабан туе – хезмәт туе, Шатлык һәм бәхет туе, шул; Уйнап, биеп, җырлап, көлеп, Бәйрәм итик көн буе. Шау-гөр килә киң болыннар, Кырлар һәм су буйлары, шул; Котлы булсын, авылдашлар, Ямьле сабан туйлары! Бәйрәм итик шатланышып, Туганнар, бергә-бергә, шул; Безнең бергә булуыбыз Китсен бөтен гомергә.

Авылыбызда һәр елны Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтә. Агымсулар кичтем мин, Сезгә килеп җиттем мин, Нәүрүз әйтеп үттем мин: Нәүрүз мөбарәкбад!

Карамалы чишмәсеннән Сулар ала чибәр кызлары. Ял итәргә бу урынга Ашыга кечесе дә, өлкәне.

Менә шундый инде минем Туган җирем, туган ягым. Мин төзәлә алмам, ахры, - Мактанылды менә тагын! Роберт Миңнуллин