Хәсән Туфан Клиндерләр эзлим. Нәрсә салыйм икән әнкәйгә мин – Аны, димен, чиксез сөендергән? Хат ахырында гына әйтеп куя: Оныта күрмә, улым, клиндерләр...

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Хәсән Туфан Клиндерләр эзлим. Нәрсә салыйм икән әнкәйгә мин – Аны, димен, чиксез сөендергән? Хат ахырында гына әйтеп куя: Оныта күрмә, улым, клиндерләр...
Advertisements

Транксрипт:

Хәсән Туфан Клиндерләр эзлим

Нәрсә салыйм икән әнкәйгә мин – Аны, димен, чиксез сөендергән? Хат ахырында гына әйтеп куя: Оныта күрмә, улым, клиндерләр...

Картай нык, тешләре дә төшкән, Колакка да хәзер ул саграк... Нигә инде шунда сорамаска Берәр тәмле нәрсә, йомшаграк?

Кешеләрдә миңа бик уңайсыз. Сине баккан ич ул, киендергән. Зурдан кубып, имеш, күчтәнәчкә Клиндерләр җибәр, клиндерләр?!

Ерактан ук барыбер күреп торам Клиндерне чәйдә җебеткәнен. Уйлыймы ул: арыш, бодай үскән Басуларда озын юл үткәнен.

Бу дөньяда бары мин генә шул, Мин генә шул аның көен белгән. Буранмы ул, яңгырмы ул тышта – Клиндерләр эзлим, клиндерләр...