Скачать презентацию
Идет загрузка презентации. Пожалуйста, подождите
Презентация была опубликована 8 лет назад пользователемГеннадий Спицын
1 Хәсән Туфан Клиндерләр эзлим
2 Нәрсә салыйм икән әнкәйгә мин – Аны, димен, чиксез сөендергән? Хат ахырында гына әйтеп куя: Оныта күрмә, улым, клиндерләр...
3 Картай нык, тешләре дә төшкән, Колакка да хәзер ул саграк... Нигә инде шунда сорамаска Берәр тәмле нәрсә, йомшаграк?
4 Кешеләрдә миңа бик уңайсыз. Сине баккан ич ул, киендергән. Зурдан кубып, имеш, күчтәнәчкә Клиндерләр җибәр, клиндерләр?!
5 Ерактан ук барыбер күреп торам Клиндерне чәйдә җебеткәнен. Уйлыймы ул: арыш, бодай үскән Басуларда озын юл үткәнен.
6 Бу дөньяда бары мин генә шул, Мин генә шул аның көен белгән. Буранмы ул, яңгырмы ул тышта – Клиндерләр эзлим, клиндерләр...
Еще похожие презентации в нашем архиве:
© 2024 MyShared Inc.
All rights reserved.