Хәсән Туфан Тегермән стенасындагы язулар. Яңгырга эләктем, яңгырга, Кинәттән яварын кем белгән... Борчак та кукуруз басуда, Басуда иске бер тегермән.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Хәсән Туфан Тегермән стенасындагы язулар. Яңгырга эләктем, яңгырга, Кинәттән яварын кем белгән... Борчак та кукуруз басуда, Басуда иске бер тегермән.
Advertisements

Транксрипт:

Хәсән Туфан Тегермән стенасындагы язулар

Яңгырга эләктем, яңгырга, Кинәттән яварын кем белгән... Борчак та кукуруз басуда, Басуда иске бер тегермән

Эчендә тын аның, шомлырак... Җил күктә болытны кабартты; Дуламый, котырмый тегермән, Ул инде бер генә канатлы.

Мемориаль такта күк стена Укыйсыэ, кулларын таныйсың, Бур белән һәм күмер белән дә Язганнар авылның тарихын.

Кадаклап һәм потлап үлчәгәннәр... Бик сирәк чалына центнерлар. Авылның монда үз моңнары, Юк, туган, юк монда чит җырлар.

Елларга ит әнә игътибар: Кырык бер, кырык өч, кырык биш!.. Кайгыны, хет тарттыр ташларда, Кайда ул, кай төштә тыныч кич?

Кызларга алкага ярарлык... Өзәмен бочакның кузагын. Яңгырлар ныграк юсайде Дөньяның җыелган тузанын.

Яңгырны җир ничек ярата; Барлык җан иясе терелгән... Борчак та кукуруз басуда, Басуда иске бер тегермән.