Тема: Вакыт хәле.. Максат: 1.Укучыларның җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү; 2. Укучыларны вакыт хәле белән таныштыру, урын.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Тема: «Адымнар нык, юллар имин булсын» Максат: игътибарлылыкны үстерү, проблемалы ситуацияләрне күрә, таный белү, балаларны каршылыклар алдында югалып.
Advertisements

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе Мәмәшир авылы гомүми урта белем бирү мәктәбе. Башкарды:8 сыйныф укучысы.
ТР Азнакай муниципаль районы Муниципаль гомуми белем бирү йорты гомуми белем бирү мәктәбе. Тема «Сугышта катнашучыларга дан» Автор: Дәүләтбаев Булат Данияр.
Әтием – горурлыгым Гаиләдә иң зур кеше, баш кеше -әти. Чөнки ул гаиләнең барлык башка кеше- ләре турында кайгырта, җилдән, яңгыр- дан саклый,төрле авырлыклар.
Тема: Вакыт хәле.. Максат: 1.Укучыларның җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү; 2. Укучыларны вакыт хәле белән таныштыру, урын.
Транксрипт:

Тема: Вакыт хәле.

Максат: 1.Укучыларның җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү; 2. Укучыларны вакыт хәле белән таныштыру, урын һәм вакыт хәлләрен аерырга өйрәтү 3. Журналист һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү.

Эпиграф Тел дигән дәрья бар, Төбендә энҗе-мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр Белмәгәннәр коры калыр. Флера Сафиуллина

Җөмләнен бер кисәгенә дә буйсынмыйм, баш килештә киләм, барлык сүз төркеме белән дә белдерелә алам.

Ия

Җөмлә эчендә һәрвакыт ия турында хәбәр итәм. Аның белән үзара килешеп яшәргә омтылам.

хәбәр

Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклыйм.

тәмамлык

Мин-иң матур кисәк. Исемне ачыйлыйм, җөмлә патшасы ияне дә матурлыйм. Тәмамлыкка да иярәм.

аергыч

Кайбер балалар өс киемнәрен, дәреслекләрен тиешле урыннарына куймасалар, аларны иртән эзләп интегәләр, шул сәбәпле дәрескә соңга калалар. Ә походларда урында орентлаша белмәсәләр, адашып калулары да ихтимал.

урын хәле

Җөмлә эчендә генә түгел, тормышта да әһәмиятем зур. Һәр кеше үзенең вакытын бүлә, урынын таба белергә тиеш. Минем урыным хәбәр янында.

вакыт хәле

Җөмләдә эш яки хәлнең вакытын белдереп, кайчан, кайчанга чаклы? кайчаннан бирле? сорауларына җавап була торган хәл вакыт хәле дип атала.

Урын хәле ишегалдында үсә болытларга хәтле җитәр яныннан үткән Вакыт хәле көзен, кышын куа иртәләрдә тәбрикли хәзер ничә яшь

Татарстан Республикасының ямьле бер почмагында, электән бирле макталган минем туган авылым Сосна урнашкан. Хәзер авылыбыз елдан-ел үзгәрә, матурлана. Кайчандыр, утын ташып, мичкә яккан, әллә кайдан кичкә кадәр су ташып яшәгән авыл түгел инде ул хәзер. Бүген таза, нык бүрәнәләрдән салынган йортлар, кайткан вакытта балкып тора.

Җөмләдә эш яки хәлнең вакытын белдереп, кайчан, кайчанга чаклы? кайчаннан бирле? сорауларына җавап була торган хәл вакыт хәле дип атала. Вакыт хәле вакыт рәвешләре, хәл фигыльләрнең өченче һәм дүртенче төре, урын-вакыт килешендә яки бәйлек белән белән килгән исем һәм башка сүз төркемнәре ярдәмендә белдерелә.