Хәсән Туфан «Юксыну». Күз карашым нинди уйчанланды, Син беләсең микән, юк микән? Син киләсе юлдан күзем алмый Сине көтәм, иркәм, кич-иртән.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләрендә лиризм. Әмирхан Еники – кешеләр язмышындагы, аларның үзара мөнәсәбәтләрендәге авыр, драматик кичерешләрне тирән.
Advertisements

Хәсән Туфан «Юксыну». Күз карашым нинди уйчанланды, Син беләсең микән, юк микән? Син киләсе юлдан күзем алмый Сине көтәм, иркәм, кич-иртән.
Транксрипт:

Хәсән Туфан «Юксыну»

Күз карашым нинди уйчанланды, Син беләсең микән, юк микән? Син киләсе юлдан күзем алмый Сине көтәм, иркәм, кич-иртән.

Яратам мин, әйтмим генә аны, Син йөрәкне минем белмисең; Кошлар кайта безгә, син һаман юк, Син һаман юк, никтер килмисең.

Сагынуымны төннәр утырып язган Хатлар гына басар дисеңме? Юк, басалмый, сөйгән җырларыма Сыйдыра алмыйм хәзер хисемне.

Син укыган мәктәп буйларыннан Моңсу гына карап үтәм мин; Иптәшләрең белән шау-гөр килеп Күренерсең дип өмет итәм мин.

Көзге яңгыр ява, таш урамда Басып торам чатта шыкланып; Берәр җирдән менә кинәт кенә Син чыгарсың кебек шатланып

Бәйрәм көннәрендә күзем алмыйм Поход колоннасы өстеннән, Күпме кеше агыла, ничек тә мин Таныр идем,булсаң, төсеңнән.

Бакчабызда шомырт агачлары Җәй буена сине көттеләр; Син килмәдең, көзге җилләр инде Яфракларны җиргә сиптеләр.

Бу вакытлы гына юксынуым, Дусларымның исе китмәсен; Тик ярата белгән кеше генә Сагына шулай үзенең иркәсен.