1941 елның 22 нче июне... Якш ә мбе к ө н. Алсу та ң атып кил ә. Кояш чыгарга ирт ә р ә к ә ле. Б ө тен табигать сихри тынлыкка чумган. Кайдадыр Ыкны.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
ГБС(К)ОУ «Актюбинская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа-интернат VIII вида.
Advertisements

ТР Азнакай муниципаль районы Муниципаль гомуми белем бирү йорты гомуми белем бирү мәктәбе. Тема «Сугышта катнашучыларга дан» Автор: Дәүләтбаев Булат Данияр.
ХӘТЕР МӘҢГЕ САКЛАР. Ак чәчәкләр Сезгә, ак җаннар! 1941 нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның 9 нчы мае нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның.
Бөек Җиңүгә 60 ел Янил урта мәктәбе. Рәхмәт сезгә исән калганнар, мәңге истә һәлак булганнар...
1941 нче елны ң 22 нче июнь ирт ә се искиткеч матур, к ү к й ө зе ап-аяз к ө нне ң кызу булачагы к ү ренеп тора. Л ә кин мен ә шушындый матур к ү к й.
1941 елның 22 нче июне... Якш ә мбе к ө н. Алсу та ң атып кил ә. Кояш чыгарга ирт ә р ә к ә ле. Б ө тен табигать сихри тынлыкка чумган. Кайдадыр Ыкны.
Транксрипт:

1941 елның 22 нче июне... Якш ә мбе к ө н. Алсу та ң атып кил ә. Кояш чыгарга ирт ә р ә к ә ле. Б ө тен табигать сихри тынлыкка чумган. Кайдадыр Ыкны ң аргы ягында ч ү т-ч ү т итеп сандугач сайравы ишетел ә. Авыл халкы ирт ү к торып к ө т ү куа, к ү бесе б ә йр ә мч ә киенг ә н, пар ат җ игелг ә н, яшьл ә р район Сабан-туена барырга х ә зерлек чаралары к ү реп й ө ри. Һә р ө йд ә н борыннарны ярып т ә мле коймак, т ә бикм ә к исе кил ә. Кинәт дөньяны кара болыт каплагандай була. Бар кешене тетрәндергән хәбәр килеп ирешә: сугыш!

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Бу көрәштә илебезнең миллионлаган намуслы һәм батыр ул-кызлары җирдә тынычлык һәм бәхет өчен гомерләрен бирделәр, шуның аркылы алар үлемсезлеккә атлады.

Сугышның беренче атнасында ук Азнакай һәм Тымытык район хәрби комиссариатларыннан 311 кеше илне сакларга киткән. Озын канкойгыч, дүрт ел эчендә барысы якташыбыз фронтка алынган, 6438 кеше яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган: илнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап, батырларча һәлак булганнар. 3 миллионан кимрәк Татарстан халкыннан сугышта безнең якташыбыз катнашкан кеше кызганычка каршы туган якларына әйләнеп кайта алмаган.

Бөек Ватан сугышына Урсай авылының үзеннән генә 329 кеше китә. Шулардан фәкать 114 кеше генә туган җиренә әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. 215 кеше Ватан өчен изге көрәштә корбан булганнар.

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Татарстанның кешесен орден, медальләр белән, 50 татарстанлыларга Дан орденнарының тулы кавалеры дигән мактаулы бүләкләр бирәләр. 250 татарстанлылар Советлар Союзы герое исеменә лаек булалар. Бөек Ватан сугышының тарихында батырлык күрсәткән өчен алтын хәрефләр белән мәңгелектә язылып калалар: Муса Җәлил, Газинур Гафиатуллин, Петр Гаврилов, Михаил Девятаев, Фәрид Фәтһуллин, Мәгубә Сыртланова, Анатолий Чехов, Рифкат Зәйнуллин, Иван Кабушкин һәм башкалар. Яу кырындагы батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен Әкрәм Искәндәр улы Вәлиев, Петр Захарович Манаков, Иван Моисеевич Никитин һәм Фәйзулла Хаҗи улы Әһлетдинов Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар. Аларның исемнәре Азнакай шәһәренең Батырлар аллеясында мәңгеләштерелгән.

Әһлетдинов Фәйзулла Хаҗи улы 1915 елның 15 мартында Татарстанның Азнакай районы (элеккеге Тымытык районы) Сасыкүл авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте татар. Тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлагач, Башкортостанның Бакалы районы Куштирәк авылында эшләгән елларда Совет Армиясендә хезмәт иткән, 1938 елда Хасан күле янындагы сугышларда катнашкан, 1942 елдан Бөек Ватан сугышында елның 22 сентябрендә 955нче укчы полк взводы командиры ярдәмчесе сержант Ф. Әһлетдинов бер төркем сугышчылар белән (Воронеж фронты, 40 нчы армия, 303 нче укчы дивизия) Киевтан көньяктарак Днепрны беренче булып кичкән. Уң як ярда плацдарм яулап алуда һәм аны саклауда катнашкан. Авыр яралануга карамастан, үз подразделениесе белән командалык итүен туктатмаган. Советлар Союзы Герое исеме Фәйзулла Хаҗи улына 1943 елның 23 октябрендә бирелгән елдан КПСС әгъзасы. Сугыштан соң демобилизацияләнгән. Өлкә партия мәктәбен тәмамлаган. КПССның Туймазы райкомы (Башкортостан) икенче секретаре булып эшләгән. Туймазыда яшәгән. Ленин, 1 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.

Вәлиев Әкрәм Искәндәр улы 1924 елның 17 апрелендә Татарстанның хәзерге Азнакай районы Илбәк авылында туган. Милләте татар. Урта мәктәпне тәмамлаган. Бурятиядә яшәгән һәм приискада клуб мөдире булып эшләгән елда Совет Армиясе сафларына алынган елдан КПСС әгъзасы елның мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында елның 4 августына каршы төндә 2 нче Балтыйк буе фронтының 10 нчы гвардия армиясенә караган 119 нчы гвардия укчы дивизия каршындагы 341 нче гвардия укчы полкының гвардия өлкән сержанты Вәлиев җитәкчелегендәге отделениесе Баркава поселогыннан төньяк-көнбатыштарак Айвиексте елгасына чыга. Дошман Айвиекстеда ныгып калырга җыенган була. Отделение сугышчылары дошман көймәләрен кулга төшереп елганы кичәләр һәм, плацдармны алып, подразделение килеп җиткәнче дошманны тоткарлап торалар ның 24 мартында Әкрәм Вәлиевкә Советлар Союзы Герое исеме бирелә елдан лейтенант Вәлиев запаста, гомеренең ахырына кадәр туган авылында яши һәм эшли. Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены һәм медальләр белән бүләкләнә елның 10 августында вафат була.

Манаков Петр Захар улы 1915 елның 29 маенда хәзерге Татарстан Республикасы Азнакай районының Павловка авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте рус. 5 сыйныф тәмамлаган. Вахитов исемендәге совхозда, Бөгелмә МТСында тракторчы, бригадир, механик булып эшләгән. Совет Армиясендә елларда хезмәт иткән, 1941 елның ноябрендә яңадан чакырылган. Совет гаскәрләренең 1939 елгы Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссиягә походында катнашкан елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтында. 392 нче батальонның (180 нче танк бригадасы, 38 нче армия, Воронеж фронты) «КВ» танкы өлкән механик-йөртүчесе техник-лейтенант Манаков Курск өлкәсе Касторное авылы тирәсендә барган сугышта батырлык күрсәткән елның 1 февралендә танк экипажы дошман колоннасын тар-мар иткән. Манаков сафтан чыгарылган машинасында көрәшне туктатмаган. Советлар Союзы Герое исеме 1943 елның 28 апрелендә бирелгән елдан КПСС әгъзасы елда Казан танк училищесын тәмамлаган елдан капитан Манаков запаска күчерелгән. Ленинградта (Санкт-Петербургта) яшәгән. Заводта механик булып эшләгән. Ленин, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.

Никитин Иван Моисей улы 1892 елның 30 маенда хәзерге Татарстан Республикасы Азнакай районының Чемодурово авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте рус. 3 сыйныф бетергән. Беренче бөтендөнья сугышында һәм гражданнар сугышында катнашкан. Колхоз төзүдә актив катнашып, аның председателе булган. Совет Армиясенә 1942 елның декабрендә алынган елның июненнән хәрәкәттәге армиядә. 57 нче мото-укчы бригада ( З нче танк корпусы, 2 нче танк армиясе, 2 нче Украина фронты) укчысы рядовой Никитин, 4 сугышчы белән бергә, 1944 елның 13 мартында Березки-Бершадские авылы тирәсендә (Винница өлкәсе Бершадский районы), Көньяк Буг елгасын кичкәндә, кул астында булган әйберләрдән җиңел күпер ясаган һәм өстәмә көч килеп җиткәнче төн буе аны үз кулында тоткан. СССР Югары Советы Президиумының 1944 ел 13 сентябрь Указы белән И.М. Никитинга Советлар Союзы Герое исеме бирелгән елда, авыр яраланганнан соң, демобилизацияләгән. Бөгелмә каласында яшәгән. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнгән.1972 елның 6 сентябрендә вафат. Бөгелмә шәһәрендәге рус зиратында җирләнгән. Һәлак булган сугышчыларга Бөгелмәдә куелган һәйкәл янында Геройның бюсты тора.

Ир-егетләр сугышка алына. Алмашка өлкән яшьтәгеләр, аналар, энеләр, сеңелләр, балалар эш урынына басалар. Авыл халкы "Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!" дигән изге омтылыш белән яши башлый. Колхозчылар фронтны азык-төлек белән тәэмин итүдә катнаша. Тельман исемендәге һәм "Алга" колхозыннан илгә һәм фронтка йөзләрчә пот ашлык, ит, сөт, йомырка һәм башка күп төрле продуктлар озатыла. Колхозда булган бердәнбер автомашина һәм иң яхшы сабан атлары фронтка җибәрелә. Язын басуларны сөргәндә, чәчкәндә, урып җыйганда ат урынына күп вакыт үгез-сыер җигеп эшләргә туры килә. Бөтен авырлык хатын-кыз, карт- коры, мәктәп балалары җилкәсенә төшә. Шыр ач, шыр ялангач гаиләләр фронт өчен җылы кием җыйганнар, кыскасы, исемнәрен санап бетермәслек ярдәм күрсәткәннәр.

Аларның батырлыклары бүген дә яши һәм мәңге яшәячәк. Шәһәр-авыллардагы мемориаллар һәм һәйкәлләр, сугышчан һәм хезмәт даны музейлары, Ватанны күкрәкләре белән каплаган гади совет сугышчыларының илгә мәхәббәтен, фидакарьлеген, кыюлыгын чагылдырылган китаплар, кинофильм һәм спектакльләр нәкъ менә шул турыда сөйли. Яу кырында ятып калганнарның исемнәре Хәтер Китабы битләрендә мәңгеләштерелде. Татарстан Республикасы Хәтер Китабында сугыштан кайтмаган 350 мең якташыбыз турында мәгълүмәт тупланган. Бу безнең ата- бабаларыбызга аерым бер һәйкәл.

Ветераннар сафы елдан-ел сирәкләнә. 1. Вәлиуллин Заһидулла Вәлиулла улы 2. Галиев Зөфәр Мөхәммәтгали улы. 3. Гыйниятуллин Зәйнулла Гыйниятулла улы 4. Мөхәммәдишин Сәет Хаҗиша улы 5. Хөснуллин Хәбибулла Хөснулла улы. 6. Насертдинов Асафетдин Насертдин улы.

Яңа буын вәкилләре өчен сугыш кайтавазы һаман ераграк һәм тоныграк була бара. Әмма Бөек Ватан сугышы, Хәтер тавышы мәңге яңгырар елны сугышта һәлак булганнар истәлегенә яңа һәйкәл ачылды. Һәр елны, Җиңү бәйрәме көнендә, хезмәт, сугыш ветераннары һәм укытучылар, укучылар шушы һәйкәл янына җыелып, сугыш кырларында ятып калган авылдашларны искә алалар. Яңа өйләнүче парлар, язылышып чыкканнан соң, үзләренең бабаларын, туганнарын искә алып, һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салалар.