3 нче сыйныф татар теле дәресе
Сорауларга җавап бирегез: 1. Фигыль нәрсәне белдерә? 2. Нинди сорауларга җавап бирә? 3. Фигыльнең юклык формасы ничек ясала? 3. Фигыльләр ничә заманда килә? 4. Фигыль заманнарын әйтегез. 5. Фигыль тагын нәрсәләр белән төрләнә?
Рәсемнәр өстендә эш.
Өченче май. Сыйныф эше. Фигыль темасын кабатлау
Артык сүзләрне тап. Көлә, авыр, сайрады,укучы,тәбрикли, эшлиячәк,чәчәк, җырлый, дәвалый, матур, бара.
Мәкальләрне укып, фигыльнең барлык һәм юклык формаларын әйтегез. Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи. Телең белән уйлама, эшең белән уйла. Төтен карасы китә, намус карасы бетми. Калган эшкә кар ява.
Бирелгән фигыльләрне төрле заманнарда куеп языгыз. Көл Эзлә Башла Сөйлә Шатлан
Язганнарыгызны тикшерегез. Көл - көлә, көлде, көләчәк Эзлә - эзли, эзләде, эзләячәк Башла – башлый, башлады, башлаячак Сөйлә - сөйли, сөйләде, сөйләячәк Шатлан – шатлана, шатланды, шатланачак
Ял итеп алыйк әле. фигыль 1. Ил кайчан филгә әйләнә? 2. Ипи башында, ахырында нәрсә килә? 3. Гаяз башында нәрсә бар? 4. Акыл сүзендәге 2 нче иҗекнең сузык аваз хәрефе. 5. Авылда бар, шәһәрдә юк. 6. Табигать ахырында нәрсә бар?
Бирелгән җөмләләрдә фигыльләрне табып языгыз. Менә яз җитә. Бакчаларда эш кайный. Без мәктәп бакчасында былтыр зур уңыш җыеп алдык. Быел да зур уңыш җыеп алырбыз.
Күзләрне ял иттерү
221 нче күнегү Дәреслек белән эш.
Рәсем белән эш
1. Фигыль нәрсәне белдерә? а) предметны; ә) предметның билгесен; б) предметның эш – хәрәкәтен белдерә. 2. Фигыльнең юклык формасына нинди кушымчалар ялганып ясала? а) – ган, - гән, -кан, -кән; ә) – ма, - мә; б) – а, - ә, - ый, - и. 3. Хәзерге заман хикәя фгыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? а) - ды, - де, - ты, - те; ә) – ган, - гән, -кан, -кән; б) – а, - ә, - ый, - и. 4. Үткән заман хикәя фгыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? а) - ды, - де, - ты, - те; ә) – а, - ә, - ый, - и; б) – ачак, - әчәк, - ячак, - ячәк. 5. Киләчәк заман хикәя фгыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? а) - ды, - де, - ты, - те; ә) - ачак, - әчәк, - ячак, - ячәк. б) – а, - ә, - ый, - и;
Тестны тикшерү. 1. б 2. ә 3. б 4. а 5. ә
Өй эше 105 бит, 223 нче күнегү (язма)