Татар теле дәресе. 3 нче сыйныф. Максат: Сыйфат турында алган белемнәрне ныгыту. Антоним сыйфатлар турындагы белемнәрне арттыру. Мөстәкыйль эшләү, логик.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Татар теле дәресенә кулланма (башлангыч сыйныф өчен) Тема : Авазлар һәм хәрефләр Казан шәһәре МОУ Гимназия 4 башлангыч сыйныф укытучысы Ватанина Дания.
Advertisements

6 нчы класста татар теле д ә ресе Автор: Расулева Эльмира Раисовна, МБГУ Кадыбаш урта м ә кт ә бе.
Татар теленең төп темалары аа Алфавит Авазлар һәм хәрефләр Сүз төзелеше Кушымчаларның төрләре Сүз ясалышы Сүз төркемнәре Бәйлек һәм бәйлек сүзләр Кисәкчә.
Ш ә йм ө х ә м ә това Алия М ә х ә м ә т җ ан кызы Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, беренче категорияле җитәкче Татар теле һәм әдәбият укытучысы,
Мөбарәкшина Сәрия Габидулловна Азнакай шәһәре 3 нче муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
ТР М ӨСЛИМ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ Ю ГАРЫ Т АБЫН ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Квалификацион категориясе: югары, 2009 нчы ел Белеме: югары, Казан Дәүләт Педагогогика институты, 2001 нче ел Эш урыны:
Каюмова Резидә Исмәгыйль кызы Яшел Үзән шәһәре 1 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Имтихан эшенең төзелеше. Татар теле буенча имтихан эше өч өлештән тора. 1 өлеш(А 1-А 30)җавабын сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәрдән тора. 2 өлеш(В.
Әтием – горурлыгым Гаиләдә иң зур кеше, баш кеше -әти. Чөнки ул гаиләнең барлык башка кеше- ләре турында кайгырта, җилдән, яңгыр- дан саклый,төрле авырлыклар.
Ә.Баянның Сәяхәтнамә поэмасы буенча интеграль дәрес (әдәбият+экология) МБББУ Сарман гимназиясенең югары категорияле татар теле укытучысы Салихова Алсу.
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘ М Ә Д Ә БИЯТЫ КАБИНЕТЫ Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Татар Томбарлы урта гомумбелем бир ү м ә кт ә бе Кабинет җ ит ә кчесе.
Татар телен укытуда «эшч ә нлек системасы»н куллану Җәләлиева Диләрә Зөлфәт кызы, II категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Алтынбаева Светлана Сәгыйдулла кызы Азнакай шәһәре 2 нче урта мәктәбенең 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм татар теле һәм әдәбияты әдәбияты укытучысы.
КВН КВН Туган җ ире ң Идел буе, Һә р телне ң бар туган иле, Туган җ ире ң кебек назлы Җ ырдай мо ң лы татар теле.
ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯҢА ФОРМАДА ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕ АҢЛАТМА ҺӘМ КҮРСӘТМӘЛӘР.
АҢЛАТМА ҺӘМ КҮРСӘТМӘЛӘР ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯҢА ФОРМАДА ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕ КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ ДОЦЕНТЫ ДЕНМӨХӘММӘТОВА ЭЛЬВИРА.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбе Эшне башкарды: Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм.
Рәвешләр иленә сәяхәт темасына татар теленнән дәрес, 7 нче сыйныф ( татар төркемнәре) Казан шәһәре Идел буе районы 78 нче урта мәктәпнең татар теле һәм.
Татар теленең төп темалары аа Алфавит Авазлар һәм хәрефләр Сүз төзелеше Кушымчаларның төрләре Сүз ясалышы Сүз төркемнәре Бәйлек һәм бәйлек сүзләр Кисәкчә.
Транксрипт:

Татар теле дәресе. 3 нче сыйныф. Максат: Сыйфат турында алган белемнәрне ныгыту. Антоним сыйфатлар турындагы белемнәрне арттыру. Мөстәкыйль эшләү, логик фикер йөртү, чиста - пөхтә эшләү күнекмәләрен үстерү.

Унсигезенче февраль. Сыйныф эше. Уу уу матур, сылу, алсу йөзле, алтын куллы

Предметның билгесен белдерә. Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә. Сыйфатлар исемг ә бәйләнеп килә. Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар. Алар предметларны, күренешләрне төрле яктан сурәтлиләр.

предметларның төрле билгеләрен белдерәләр: т өсне: ак, сары, кара, яшел, кызыл; т әмне: ачы, төче, татлы, баллы, тозлы; форманы: озын, түгәрәк, кәкре, кыска; холыкны: көләч, усал, юаш, шаян, сизгер, куркак, кыю, батыр, хәйләкәр, ерткыч; вакытны: кышкы, җәйге, кичке, иртәнге,быелгы; Табигать күренешләренең билгеләрен: буранлы, яңгырлы, җилле, җиләс, аяз, болытлы;

Сыйфатларны кем табар? Түгәрәк шар очты. Ал шар оча. Яшел шар оча. Миңа зур шар алдылар.

Тест 1.Сыйфатлар нәрсә белдерә ? а) предметны; б) предметның эшен; в) предметның билгесен; 2. Сыйфатларга нинди сораулар куела ? а) кем? нәрсә?; б) нинди? кайсы?; в) нишли? нишләде?; 3. Сыйфатлар нәрсәгә бәйләнеп килә ? а) исемгә; б) фигыльгә; в) кисәкчәләргә; 4. Уңган сүзенә синоним сыйфат табыгыз: а) ялкау; б) шаян; в) өлгер; 5. Салкын сүзенә антоним сыйфат табыгыз: а) кызыл; б) җылы; в) җәйге;

Тестның җаваплары 1.в) предметның билгесен; 2. б) нинди? кайсы?; 3. а) исемгә; 4. в) өлгер; 5. б) җылы;

җылы ак тирән каты яшь караңгы начар ахмак ерак карт якты йомшак акыллы яхшы якын кара сай салкын

Укыгыз. Тиешле антоним сыйфатларны куеп языгыз. Җир …, кар …. Җәй …, кыш …. Диңгез …, инеш …. Таш …, мамык …. Үрнәк: Җир кара, кар ак. Сыйфатлар: җылы, кара, тирән, каты, салкын, ак, сай, йомшак.

Антонимнары белән парлап языгыз. матур - …, ямьле - …, акыллы - …, бай - …, караңгы - …, чиста - …, яшь - …, җиңел - …, яңа - …, төз - …, куе - …, ачы - …, ерак - …

Өзекне чагыштырып укыгыз. Кайсы өзек тулырак, матуррак тоела? Тагын яз җитте. Яңгырлар явып үтте. Агачлар яфракларга күмелде. Шомырт чәчәк ата. Өй кыекларында сыерчыклар җилпенә. Һавада тургай сайрый, умарта кортлары, чәчәкләргә чумып, бал җыя. Бер – ике атна үтәр, чәчәкләр коелыр, алар урынына җимешләр күренә башлар. Тагын кояшлы ямьле яз җитте. Беренче җылы яңгырлар явып үтте. Агачлар ямь-яшел яфракларга күмелделәр. Шомырт ак чәчәк ата. Өй кыекларында дәртле сыерчыклар җилпенә, һавада моңлы тургай сайрый, умарта кортлары, хуш исле чәчәкләргә чумып, тәмле бал җыялар. Бер – ике атна үтәр, матур чәчәкләр коелыр, алар урынына яшел җимешләр күренә башлар. Сыйфат сөйләмдә ни өчен кирәк? Сыйфатларны үзләре бәйләнгән исемнәр белән күчереп языгыз. Сыйфатларның асларына сызыгыз.

Сыйфат сөйләмдә ни өчен кирәк? Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар. Алар предметларны, күренешләрне төрле яктан сурәтлиләр.

Сыйфатларны кем табар? Көләч, ачык, якты йөзле, Тәмле, йомшак, җылы сүзле Әнием – иң якын кешем, Бик остасы һәрбер эшнең. (Наҗия Саттарова) Өй эше: 230 нчы күнегү.

Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлат. Акылы кысканы ң теле …. Яңа дустым булды дип, … дусны ташлама. Бауның озыны, сүзнең … яхшы. … телне кадерләгән халык кадерле булыр.

Йомгаклау. Укучылар, бу дәрес сезгә ошадымы? Бу дәрестә без ниләр эшләдек? Сыйфат дип нинди сүзләр атала? Аларга нинди сораулар куела? Сыйфатлар ни өчен кулланыла?