Хат Хат – тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе. Ул - учреждениеләр, оешмалар, аерым шәхесләр арасында аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Математика һәм сәламәтлек. Тема: Гади вакланмаларны тапкырлау h әм бүлү Тема: Гади вакланмаларны тапкырлау h әм бүлү Максат: 1) Гади вакланмаларны тапкырлау.
Advertisements

Һади Такташ Һади Такташ ( ). Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны! Һади Такташ.
Хат Хат – тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе. Ул - учреждениеләр, оешмалар, аерым шәхесләр арасында аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның.
Һади Такташ Һади Такташ ( ). Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны! Һади Такташ.
Һади Такташ Һади Такташ ( ). Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны! Һади Такташ.
Имтихан эшенең төзелеше. Татар теле буенча имтихан эше өч өлештән тора. 1 өлеш(А 1-А 30)җавабын сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәрдән тора. 2 өлеш(В.
Хай Вахит Хай Вахитның тормыш юлы 1918 елның 2 декабрендә Дөбъяз(хәзерге Биектау) районы Мәмдәл авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга.
Табигатьк ә м ә х ә бб ә т, берс ү зсез, кечкен ә д ә н т ә рбиял ә н ә. И. Соколов-Микитов.
Тест сорауларына җаваплар алу. 1. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе: А) сүзтезмә Б) җөмлә В) тезмә.
Транксрипт:

Хат

Хат – тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе. Ул - учреждениеләр, оешмалар, аерым шәхесләр арасында аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы. Ул текстны тапшыру ысулы белән аерылып тора, ягъни почта аша җибәрелә.

Хат ничек языла? Шәхси хатларның төп бүлекләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: 1.Сәламләү өлеше, мөрәҗәгать итү. Исәнме, кадерле әнием! Исәнмесез, хөрмәтле укытучым Динә апа! Исәнме, якын дустым Ирек! Болай да башланырга мөмкин: Хәерле көн, газиз әнием! Хәерле кич, дустым Нурия!

2. Хатны алырга тиешле кешенең хәлләре, сәламәтлекләре, үзеңне кызыксындырган мәсьәләләр турында сорашу. Хәлләрегез ничек? Исән-сау гына яшисезме? Сездә нинди яңалыклар, үзгәрешләр бар?

3.Үз тормышыңдагы вакыйгаларны язу. Кызыклы һәм әһәмиятле очракларны тасвирлау. Мин исән-сау. Әйбәт кенә укыйм. Мәктәптә бик күңелле: дәресләр кызык үтә, түгәрәкләр һәм кичәләр була. Күптән түгел генә Су буенда дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Тамашачылар бик ошаттылар.

4.Йомгаклау өлеше, саубуллашып, исемеңне, хатның язылу датасын кую.

Шәхси хатларга җавап язу – тәрбиялелек билгесе, ләкин җавап таләп итмәүче хатлар да була. Искә төшерү, хәбәр итү (уведомление), раслау, кисәтү, чакыру, тәбрикләү, гарантия бирү, мәгълүмат бирү хаты шундыйлардан. Болай бүлү шартлы рәвештә генә, чөнки бер үк хат сорауны да, искә төшерүне дә, чакыруны да үз эченә алырга мөмкин.

Хатларның эчтәлеге бик күптөрле: яңалыклар яки вакыйгалар турында сөйләү, үтенү, нәрсәдер эшләргә кушу, сорашу-белешү, укылган китап турында фикер алышу һ.б.

Функциональ билгеләренә карап, хатларны түбәндәге төркемнәргә бүләләр: күмәк хатлар, шәхси хатлар, матбугат хатлары, ачык хатлар, циркуляр хатлар.

Хат формасында язылган әдәби әсәрләр дә була. Мәсәлән, Ф.Кәримнең Пионерка Гөлчәчәккә хат, Һ.Такташның Киләчәккә хатлар поэмалары, Г.Кутуйның Тапшырылмаган хатлар повесте.

Хатның адресын язуга таләпләр: -адресатның фамилиясе, инициаллары; -урам исеме, йорт, фатирның тәртип саны; -торак пункт атамасы (шәһәр, бистә һ.б.); -өлкә, край, республика исеме; -почта индексы.

Хат үрнәге: Исәнме, кадерле абыем! Сине Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем алуың белән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, яраткан һөнәреңдә яңадан-яңа уңышлар, гаилә бәхете телибез. Без синең белән горурланабыз, абыем. Мин үзем яхшы гына укыйм. Әти белән әни дә әйбәт кенә эшләп йөриләр. Барыбыздан сезгә күп сәлам. Бергәләп кунакка кайтыгыз. Хушыгыз. Уңышлар теләп, сеңелең Алия. 1 нче июнь, 2009 нчы ел.