Бөек Җиңүгә - 65 ел Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбе Фәнни – эзләнү эше Тыл хезмәткәрләренең героик батырлыгы Сәмигуллин Илназ Рафит улы 9 сыйныф укучысы Җитәкчесе: Сәмигуллина Ә.Х.,тарих укытучысы
Төп максат: -сугыш чорында авылдашларымның батырлыгын өйрәнү Төп бурычлар: тема буенча кирәкле әдәбият өйрәнү; тарихи документлар аша бу чорны тирәнрәк өйрәнү; авылда яшәүче тыл ветераннарыннан истәлекләр сөйләтү. Өйрәнү объекты булып архив документлары, елгы хуҗалык кенәгәләре, елгы Чепья районы Коммунар газеталары, тыл ветераннары истәлекләре тора. Өйрәнү предметы: сугыш чорында авылдашларыбызның батырлык үрнәге нәтиҗәләре Өйрәнү методы: архив документларын анализлау.
Коммунар газетасы, 1943 ел, 5 июль
Сугыш чорында комбайнда, тракторда эшләгән тыл батырлары Галиева Җиһан, Гайнуллина Сәйдә апалар
Хуҗалык кенәгәләре нәтиҗәләре буенча, сугыш чорында авылдан 17 кеше репрессияләнә. Аларның күбесе 50 яшьтән узган.
Сугыш чорында барлыгы 65 бала үлә, шуларның 45 е 1942 ел кыш-яз айларына туры килә
Балалары ачтан үлмәсен өчен кесәсенә салган бер уч ашлык өчен колхоз милкен урлауда гаепләнеп, хатын-кызлар да репрессияләнәләр. Әхмәтҗанова Гайшәбану сигез елга ирегеннән мәхрүм ителә.
Кайбер гаиләләр сугышка кадәр зур төзелешләргә киткәннәр.Хуҗалык кенәгәләре нәтиҗәләре буенча, 18 гаилә читкә чыгып китә. Барлыгы – 400 кеше. Бу күренеш сугыш чорында да күзәтелә.
«Үткәннәрне белмәү хәзергене танып белүгә генә зыян китерми, ә бәлки киләчәктә дөрес яшәүгә дә куркыныч тудыра М.Блок Үткәннәр безнең хәтеребездә мәңге саклансын, күңелләребездә җан авазы булып яңгырап торсын. Әби- бабайларыбыз күргән куркыныч көннәр башка кабатланмасын!