Азнакай шәһәре 7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Рәисә Вәгыйз кызы Абдуллина, Рәисә Вәгыйз.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Мөбарәкшина Сәрия Габидулловна Азнакай шәһәре 3 нче муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Advertisements

ТР М ӨСЛИМ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ Ю ГАРЫ Т АБЫН ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ.
ТР Азнакай муниципаль районы Муниципаль гомуми белем бирү йорты гомуми белем бирү мәктәбе. Тема «Сугышта катнашучыларга дан» Автор: Дәүләтбаев Булат Данияр.
Илдус Сабир улы Гыйләҗев Илдус Сабир улы Гыйләҗев Азнакай шәһәре 7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
Азнакай шәһәре 7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Рәисә Вәгыйз кызы Абдуллина, Рәисә Вәгыйз.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион – коммуникатив технологияләр куллану Азнакай шәһәре 7 нче гомуми урта Азнакай шәһәре 7 нче гомуми урта.
РӘВЕШ Рәвеш турында төшенчә Азнакай ш әһә ре 3 нче гомуми урта белем бир ү м ә кт ә бене ң беренче категорияле татар теле һә м ә д ә бияты укытучысы татар.
Язучы да Алиш, батыр да Азнакай шәһәре 5 нче урта гомуми белем һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбенең Iкатегорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Әбием горурлыгым Эшне башкаручы: 11 сыйныф укучысы Корбыева А.А., Азнакай районы Урсай урта мәктәбе.
Азнакаевская специальная (коррекционная) школа VIII вида КНИГА ПАМЯТИ.
Транксрипт:

Азнакай шәһәре 7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Рәисә Вәгыйз кызы Абдуллина, Рәисә Вәгыйз кызы Абдуллина, Ләлә Сәгыйдулла кызы Сәетова.

Ризаэддин Фәхреддин улы Фәхреддинов ( ) күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы һәм дин әһеле.

Ризаэтддин Фәхреддин 1859 елның 13 гыйнварында Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында туган. Әтисе Фәхреддин Сәйфетдин улы шул авылның имамы булган. Ризаэддин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган елның көзеннән 1868 елның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган. Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэддин башка елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган, үзләренә якынрак Түбән Шәлчәле авылы мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе дә сабак укыта башлаган елның язына хәтле ул Шәлчәле мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән.

Кичүчат – Ризаэддин Фәхреддиннең туган авылы. Риза Фәхреддин чишмәсе. Кичүчат авылы.

Ризаэддин Фәхреддиннең Габделфәттах бине мулла Габделкаюм әш- Шәлчәли мәдрәсәсендә укыган вакытта, 1874нче елда күчереп язган кулъязма китабының бер бите.

Ризаэддин Фәхреддин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, 1887 елның 19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам- хатыйплык шәһадәтнамәсе - указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэддин Фәхреддиннең гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып чыга елның җәендә Петербургка барып, анда ике ай чамасы яши, заманының танылган ислам философы Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Мондый күренекле затлар белән очрашулары һәм аралашулары Ризаэддин Фәхреддингә бик зур тәэсир ясаган. Ул Ш.Мәрҗани, Җәмалетдин Әфгани һәм Исмәгыйль Гаспралыны үзенең рухи остазлары дип санаган. Шиһабетдин Мәрҗани

РУХИ ОСТАЗЛАРЫ Мәшһүр ислам философы Җәмалетдин әл – Әфгани ( ) Мәгърифәтче, педагог, Тәрҗеман газетасы мөхәррире Исмәгыйль Гаспринский ( )

елларда Р.Фәхреддин Бөгелмә оязенең Илбәк авылында имам һәм мөдәррис Вазыйфаларын башкарган елда ахунлык дәрәҗәсен алган. Уфа шәһәрендәге Мәхкәмәи Шәргыягә (Диния Нәзарәтенә) беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен шул ук Вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Р.Фәхреддиннең казыйлык вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.

Уфага килгәнче Р.Фәхреддиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Уфада исә ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра. Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре, шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза» (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә елга хәтле Р.Фәхреддиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Аларның кайберләре дүртәр-бишәр, хәтта алты мәртәбә басылганнар. Казыйлык Вазыйфасындагы намуслы хезмәте һәм иҗат әсәрләре белән Риза казый исеме барлык төрки- татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба.

« Якын карендәшләреңне бозык кешеләрдән саклавың кебек, китапларыңны да тиешле булмаган кешеләрдән сакла». Ризаэддин Фәхреддин

Ризаэддин Фәхреддиннең беренче фоторәсеме. Уфа, 1892нче ел. Диния Нәзарәте мәчете.

Оренбург шәһәрендә чыга башлаган «Вакыт» газетасының наширләре - бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр, мөхәррире Фатыйх Кәримиләрнең чакыруы буенча Риза казый 1906 елда Уфадан китә. Шул елның язында ул гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган мәкаләләр язып бастыра. Бертуган Рәмиевләр 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар. «Шура» («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал 1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире итеп Ризаэддин Фәхреддин билгеләнә. Журнал 1918 елда ябылганчыга хәтле Р.Фәхреддин «Шура»ны мөхәррир буларак, җитәкли. Ун ел дәвамында нәшер ителгән бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән. Тематика ягыннан алар киң даирәне - әдәбият, тарих, сәнгать, мәгариф, дини- иҗтимагый мәсьәләләр һ.б. колачлаган. Журналның искиткеч бай эчтәлекле һәм кызыклы булып чыгуы да - баш мөхәрриренең армый-талмый хезмәт итүенең матур нәтиҗәсе. Журналда эшләү чорында да Р.Фәхреддин әдәби һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам иткән, хезмәтләре китаплар булып чыгып торган. Шул ук елларда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәресләр дә укыткан.

Р.Фәхреддин Шура журналы редакциясендә. Оренбург, 1912нче ел. Шура журналы һәм Вакыт газетасы идарәханәсендә. Оренбург, 1915нче ел.

Р.Фәхреддин Шура журналы редакциясендә. Оренбург, 1912нче ел.

«Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р.Фәхреддин гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм Диния Нәзарәтендә казыйлык Вазыйфасында эшли башлый елның 6 декабрендә мөфти Галимҗан Баруди вафат булгач, Диния Нәзарәтендә мөфтилек Вазыйфаларын башкара елның 10 июлендә мөфти итеп рәсми рәвештә сайлап куела һәм вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә.

Мөфти Ризаэддин хәзрәт. Бөтендөнья мөселманнары конгрессында катнашкан СССР мөселманннары делегациясе. Мәккә, 1926нчы ел.

Совет хакимлеге елларында Р.Фәхреддин, авыр дини Вазыйфасы белән берлектә, гыйльми эшчәнлеген дә дәвам иткән елда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград шәһәрендә үткәрелгән 200 еллык тантаналарына рәсми рәвештә чакырылган һәм катнашкан булуы - аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлеген дәлилли. Ризаэддин Фәхреддин эш өстәле артында. Уфа, 1926нчы ел.

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИННЕҢ ТОРМЫШ МИЗГЕЛЛӘРЕ. Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз. 1885нче елда Минзәлә өязе Чубытлы авылында ахун Габденнасыйр Төхфәтулла улының кызы Нурҗамал белән кавыша. Фотосурәттә: хатыны Нурҗамал, кызы Зәйнәб, уллары Габдеррәшид, Габдрахман, Габделәхәд һәм Риза казый. Уфа, 1897нче ел.

Уфа, 1900нче ел. Кечкенә Сәгыйдь тугач, 1902нче ел.

Уфа, 1905нче ел. Оренбург, 1912нче ел.

Гаиләсе белән Сакмар елгасы буенда, 1915нче ел. Җәмәгате Нурҗамал абыстай белән. Уфа, 1926нчы ел. Җәмәгате һәм оныклары белән. Уфа, 1926нчы ел.

Ризаэддин Фәхреддиннең зур гаиләсе. Фотода (сулдан уңга) беренче рәттә: Наилә (Габдрахман кызы), Җәвид (Габдрахманның кече улы), Диләрә (Габделәхәднең олы кызы), Йолдыз (Әсма кызы), Әлмирә (Габделәхәднең кече кызы); икенче рәттә: Сара (Сәгыйд хатыны), Рабига (Габдрахман хатыны), Нурҗамал абыстай, Ризаэтдин хәзрәт, Әсма, Фирдәвес (Габделәхәд хатыны, Шакир Рәмиев кызы); өченче рәттә Габдеррәшид, Сәгыйд, Зәйнәб, Габдрахман, Җәүдәт (Габдрахман улы), Галимҗан Шәрәф (Әсманның ире), Габделәхәд. Уфа, 1927 ел.

Ризаэддин Фәхреддин 1936 елның 12 апрелендә Уфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән. Р.Фәхреддин кабере. Уфа.

Дингә карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый һәм соңгы дәвердә мөфти булып эшләгәнлеге сәбәпле Р.Фәхреддиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар онытылып торган. Фәкать 1960 нчы елларның ахырларында гына аның исеме матбугатта яңадан чыга башлый.

ӘЛМӘТ РАЙОНЫ. Кичүчат авылында Ризаэддин Фәхреддиннең музей-йорты һәм шәхси әйберләре.

ӘЛМӘТ РАЙОНЫ. Кичүчат авылында Ризаэддин Фәхреддиннең музей-йорты һәм шәхси әйберләре.

Әлмәт шәһәрендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе. Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәчет һәм мәдрәсә. Әлмәт районы Кичүчат авылы. Әлмәт шәһәрендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге институт.

Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 150 ел тулу уңаеннан бүген Лениногорск районы Түбән Чыршылы (элекке Чәшеле) авылында стела ачылды. Хәзерге вакытта авылдагы урта мәктәп территориясе булган урында, элек мәдрәсә урнашкан төштән ерак түгел җирдәге шәкертләр яшәгән бина нигезендә, ак мәрмәрдән эшләнгән стелада Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, галим Ризаэддин бине Фәхреддин елларда укыган, елда хәлфә булып эшләгән, янәшәдә генә урнаштырылган ташка Ризаэддин Фәхреддин белем алган һәм эшләгән мәдрәсәнең нигез ташы дип уеп язылган.

Ризаэтдин Фәхреддин - иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул - тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай. МИЛЛӘТЕБЕЗ ЯШӘГӘНДӘ УЛ ЯШӘЯЧӘК, УЛ ВАКЫТЫ КИЛГӘНДӘ ҮЗЕНЕҢ ВАЗЫЙФАСЫН ҮТӘЯЧӘК. Г.ИСХАКЫЙ. ӘГӘР РУСИЯДӘ КОРЪӘН ТӘРҖЕМӘ ИТЕЛЕРГӘ КИРӘК БУЛСА, ТӘРҖЕМӘЧЕЛЕККӘ ИҢ МУАФЫЙК КЕШЕ - РИЗА КАЗЫЙ. Г.ТУКАЙ. РИЗАЭДДИН БИНЕ ФЭХРЕДДИН – ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ВӨҖДАНЫ, ГОРУРЛЫГЫ, ЙӨЗ АКЛЫГЫ. ХАТЫЙП МИННЕГУЛОВ. ХӨРМӘТЛЕ РИЗАЭТДИН – БЕР КАМИЛ ЗАТ. АКМУЛЛА.

Кулланылган әдәбият 1. Миңнегулов Х. Ризаэтдин Фәхретдин/ Х. Миңнегулов, Ш. Садретдинов// Урта гасыр һәм 19 нчы йөз татар әдәбияты.- Казан: Китап нәшр., б. 2. Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту – тәрбия процессында файдалану. 2 кисәк, Казан, Мәрданов Р.Ф. Ризаэддин Фәхреддин: Библиографик күрсәткеч.-Казан: Милли китап, б.б. 4. Ризаэддин бине Фәхреддин: Тормыш юлы, иҗади мирасы. Дәреслек- хрестоматия/ Төз.-мөх. Р. Шаһиев.- Казан: РИЦ Школа, б. 5. Ризаэддин бине Фәхреддин. Җәвамигуль кәлим шәрхе. – Казан: Тат.кит.нәшр; Ризаэддин бине Фәхреддин. Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан. Дом печати нәшрияты Ризаэддин бине Фәхреддин. Фәнни – биографик җыентык. Казан: Рухият нәшрияты Тарих вә аның бер өлеше булган нәсел-нәсәб гыйлемнәренең файдасы чиксез... / Текстны матбугатка әзерләүчеләр - Р.Мәрданов, Р.Миннуллин // Гасырлар авазы = Эхо веков /4.-Б