Безнең мәктәп тормышы! Мин Сабабаш төп мәктәбендә укыйм. Безнең мәктәп – дөньядагы иң матуры, гүзәле. Монда 64 укучы белем ала. Һәм 16 берсеннән-берсе.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Һади Такташ Һади Такташ ( ). Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны! Һади Такташ.
Advertisements

Һади Такташ Һади Такташ ( ). Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны! Һади Такташ.
ТАТАР ТАУ ИЛЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИР Ү М Ә КТ Ә БЕ.
Резидә апа Габделхак кызы Сафина Эшне ә зерлэде: В.В.Карпов исеменд ә ге лицейнын 10 А сыйныф укучысы М ө х ә мм ә тгалиева Г ө лназ Җ ит ә кче: В.В.Карпов.
Мәгъҗанова Ләйсән. Эчт ә лек Кереш Кереш Каюм Насыйри – м ә гъриф ә тче галим,телче, тарихчы, этнограф, язучы Каюм Насыйри – м ә гъриф ә тче галим,телче,
Һади Такташ Һади Такташ( ). Һади Такташ Хади́ Такта́ш (тат. Hadi Taqtaş, Һади Такташ; русча Мухамметхади́ Хайру́ллович Такта́шев, тат. Мөхәммәтһади.
ПИМ Ә Р УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИР Ү М Ә КТ Ә БЕ 2009.
ТР Азнакай муниципаль районы Муниципаль гомуми белем бирү йорты гомуми белем бирү мәктәбе. Тема «Сугышта катнашучыларга дан» Автор: Дәүләтбаев Булат Данияр.
1.Байлар САБАСЫ чишмэлэре: Чишмәләр...Алар бөтен тирә-якта да, бөтен төбәктә дә моңлы-җырлы, урман буйларында да, тургайлар моңына кумелгән.. Бу яктан.
Илдус Сабир улы Гыйләҗев Илдус Сабир улы Гыйләҗев Азнакай шәһәре 7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
ПИМ Ә Р УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИР Ү М Ә КТ Ә БЕ 2007.
1.Байлар САБАСЫ чишмэлэре: Чишмәләр...Алар бөтен тирә-якта да, бөтен төбәктә дә моңлы-җырлы, урман буйларында да, тургайлар моңына кумелгән.. Бу яктан.
Балачактан ук җыр җырлап үскән, җыр сөйгән, җырны юлдашы гына түгел, яшәү рәвеше иткән, җырны туган халкының тормышы, өмет- хыяллары, тарихы, кайгы-шатлык-
Безнең мәктәп тормышы! Мин Сабабаш төп мәктәбендә укыйм. Безнең мәктәп – дөньядагы иң матуры, гүзәле. Монда 64 укучы белем ала. Һәм 16 берсеннән-берсе.
Эшне башкарды: Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Якупова Гөлсинә Зәки кызы.
Гаиләм язмышы – минем язмышым. Кеше гомере – тыгыз бер йомгак, Кеше гомере – тыгыз бер йомгак, Барлык юллар шунда уралган Сүтә-сүтә генә беләсең, Сүтә-сүтә.
ХӘТЕР МӘҢГЕ САКЛАР. Ак чәчәкләр Сезгә, ак җаннар! 1941 нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның 9 нчы мае нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның.
Дәреснең темасы:Казандагы иң яхшы мәктәпләрнең берсе. 10 нчы сыйныф ( рус төркеме)
2010 ел. I БҮЛЕКМинем кадерлеләрем 1 бит II БҮЛЕК Безнең туганнар 3 бит III БҮЛЕК Бабам сугыш герое 5 бит IV БҮЛЕК Мәктәбем-белем учагым 6 бит V БҮЛЕК.
Г.Тукайның шәҗәрәсе Кушлавыч Казан Сасна ӨчилеКазанКырлай Җаек Мөхәммәтгариф Бибимәмдүдә Бибимәмдүдә Мөхәммәтшакир Зиннәтулла хәзрәт Мөхәммәтвәли Газизә.
Транксрипт:

Безнең мәктәп тормышы! Мин Сабабаш төп мәктәбендә укыйм. Безнең мәктәп – дөньядагы иң матуры, гүзәле. Монда 64 укучы белем ала. Һәм 16 берсеннән-берсе яхшы, мәрхәмәтле, гүзәл, сабыр, сөйкемле укытучылар белем бирә. Алар үз эшләрен бик яратып башкаралар. Укучыларны яраталар, тирән белем бирергә тырышалар. Аларның хезмәтләренә бәя биреп бетереп булмый. Хәзерге вакытта Сабабаш төп мәктәбеннән белем алып чыгып киткән укучылыр югары белем йортларында яхшы гына укыйлар. Күпләре үз тормышларын үзләре күрәләр. Кайбер чакта алар безнең мәктәбебезгә кереп, үзләренең мәктәп елларын исләренә төшереп, укытучылар белән исәнләшеп йөргәлиләр. Бу безнең өчен дә, укытучылар өчен бик зур бәхет.

Безнең мәктәпнең тарихы. Хәзерге вакытта безнең мәктәпкә 13 ел. Һәм аның барлыкка килү тарихы мондый нче елга кадәр авылыбызда бары тик башлангыч мәктәбе генә булган, урта белемне укучылар Килдебәк урта мәктәбеннән алганнар. Һәм бервакыт яңа мәктәп ачыла дип хәбәр иткәннәр. Башта моңа күпләр ышанмый, ләкин озак еллар леспромхоз директоры булып эшләгән Миннеханов Нургали Миннеханович ярдәме белән ел ярым вакыт эчендә, авылга ямь өстәп, мәһабәт бина калкып чыга. Бу әти-әниләр, балалар өчен дә күптән көткән сөенеч була.

Укытучылар белән якыннанрак танышыйк әле! 1) Мәктәбебез директоры – Насыйров Харис Шәрифуллович. Ул әле безгә рәсем, соз дәресләрен дә укыта. Ул инде мәктәп ачылганнан бирле директор булып эшли. Аны барысы да хөрмәт итә. Ул безнең өчен үрнәк булып тора. Әгәр дә ул булмаса, бәлки, мәктәбебез дә аның хәтле үк югарылыкка ирешмәс иде. Ә аның тырышлыгы белән хәзерге вакытта безнең мәктәбебезне бик күпләр белә һәм аңа бары тик уңай мөнәсәбәттә генә. Бу исә бик зур бәхет безнең өчен. Мин исә Харис абыйга эшендә тагын да зур югарылыклар теләп калам.

2)Мәктәбебез директоры урынбасары һәм физика укытучысы – Фазылова Гүзәлия Габдуллаяновна. Ул – мәктәптәге иң-иңнәрнең берсе. Үз эшен бик яратып башкара торган укытучы. Шулай ук укучыларны да бик ярата. Без дә аны яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

3) 5 нче сыйныф җитәкчесе һәм информатика фәнен укытучы Сабирҗанова Алисә апа. Ул безнең яшь укытучыбыз, шулай да уңышлары зурдан. Ул бик тырыш. Үзе дә урта белемне шушы мәктәптән алган укытучы. Без аның тырышлыгына, сабырлыгына, уңышларына карап сокланабыз. Мин аның тагын да зуррак үрләр яулавын телим һәм, минемчә, ул аңа ирешәчәк тә.

4) 6 нчы сыйныф җитәкчесе һәм технология укытучысы – Хасбиева Миләүшә апа. Ул – минемчә, барлык кызларның да яраткан укытучысыдыр. Чөнки ул күбрәк үз вакытын кызларга багышлый. Аларның уйларын, фикерләрен чынга ашырырга тырыша. Без аны бик яратабыз.

5) 7 нче сыйныф җитәкчесе – Мөхәрләмова Зөбәрҗәт апа. Ул шулай ук татар телен һәм әдәбиятын да укыта. Бу иң авыр фәннәрнең берсе. Шулай да Зөбәрҗәт апа безгә бик тирән аңлаешлы белем бирә. Әдәбияттан да һәрбер әсәрнең үзенә күрә матурлыгын тоярга ярдәм итә. Моны өчен аңа бик зур рәхмәт!!!

6) 8 нче сыйныф җитәкчесе һәм иң катлаулы фәннәрне, алгебра белән геометрия, укытучы – Каримуллина Зөлфирә апа. Ул – бик тәҗрибәле укытучы. Укучылар да, укытучылар да аны бик хөрмәт итә. Үзе дә аларга карата яхшы мөгәламәдә булырга тырыша. Аны әйткән һәрбер сүзен дә укучылар отып алырга гына тора.

7) 9 нчы сыйныф җитәкчесе һәм физкультура укытучысы – Газизов Марат абый. Ул безгә сәламәтлегебез өчен бик кирәк булган фәнне укыта. Бу өлкәдә үзе дә бик күп югарылыкка ирешкән. Аңа тагын да зуррак үрләр теләп калам.

8) География, биология һәм химия укытучысы – Мөхәрләмов Рөстәм абый. Ул шулай ук бик авыр фәннәрне укыта. Бик нык үз эшен ярата. Ул шулай ук бик тәҗрибәле укытучы. Алдагы елларда да аңа эшендә зур уңышлар телим.

9) Бу – минем иң яраткан фәнемне, инглиз телен, укытучы – Сабитова Рәфисә апа. Ул шулай ук яшь укытучы, тик шулай да бик көчле укыта. Бөтен күңелен үз эшенә багышлаган ул. Дәресләрен дә тиешенчә һәм аңлаешлы итеп укыта. Ул миңа киләчәк профессиямне дә сайларга ярдәм итте. Аның эше бәяләп бетергесез. Яшь булса да аны бөтен укучылар ярата, аеруча да мин. Минем киләчәктә аңар ошыйсым һәм чит телне аның сыман үзләштерәсем килә. Аңа мин зур уңышлар теләп калам.

10) Бу – ТИН, җыр, технология дәресләрен укытучы – Халилов Рамиль абый. Ул иң тәҗрибәле укытучыларның берсе. Үзенең теләгән әйберләренә барыбер ирешә торган кеше ул. Аның әзерләгән һәр нәрсәсе дә урын алмыйча калмый. Һәм моның белән аңа горурланырга да була. Башка авыл укытучыларына да аның исеме күптәннән таныш инде. Киләчәктә дә үзенең эшен шулай ук дәвам итсен иде!

11) Бу – рус телен һәм әдәбиятын укытучы Хабибуллина Лилия апа. Безгә бу дәресне укытмаса да, башка укучыларның сүзенә карап әйтә алам, ул - бик яхшы, таләпчән, үз эшен һәм балаларны ярата торган укытучы. Шулай ук мәктәптә бик күптәннән эшли, шуның нәтиҗәсендә бик күп уңышларга ирешкән инде ул. Һәм алдагы көннәрендә дә аңа зур уңышлар теләп калам.

12) Бу – башлангыч сыйныф укытучылары: Касимова Гөлнара апа, Халилова Венера апа, Хусаинова Гүзәлия апа, Миннәхмәтова Гөлсинә апа. Алар хәзерге вакытта кечкенә генә балаларны, шулай да киләчәк буыннарны укыталар. Аларның хезмәтләре иксез-чиксез зур. Мин аларның барысына да эшләрендә зур уңышлар теләп калам.

Безнең бәйрәмнәр! Безнең мәктәп бәйрәмнәр үткәрергә бик ярата. Шулар арасыннан иң кызыклары – Яңа ел, Нәүрүз, Көзге бал, Әниләр көне, Гашыйклар көне, 9 нчы май, 8 нче март бәйрәме һ.б. Без бу бәйрәмнәргә бик теләп әзерләнәбез һәм катнашабыз. Аларның һәммәсе дә үзенчәлекле, кызык була. Һәрберсе күңелләрдә истәлекле мизгелләр калдыра.

БӘЙРӘМНӘРДӘН БЕР КҮРЕНЕШ!

БЕЗНЕҢ ЯЛ КӨННӘРЕБЕЗ! Без һәр ел саен экскурсиягә чыгарга яратабыз! Чөнки бу безгә табигатьне тагын да ныграк танырга, аның матурлыкларын күрә белү өчен бик файдалы. Шулай ук сәламәтлегебез өчен дә кирәк. Без берничә сыйныф берләшеп, укытучылар белән я урманга, я күл буена барабыз. Һәм анда рәхәтләнеп ял итәбез!!! Менә бу елны да без сентябрь аенда экскурсиягә чыктык. Һәм үзебезнең ямьле урманыбызга мендек, аның матурлыкларына сокландык.

Без ял итәбез!!!

Ә бу – мин!!! Мин Чулпан. Сабабаш төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы. Мин үземнең мәктәбемне бик яратам һәм аның белән горурланам. Үземнең мәктәбемнең данын таралуын телим.үзем дә моның өчен тырышам. Боларның башлангычы булып үземнең мәктәбемә багышлап язылган мәкаләләремнең газеталарда басылып чыгуы тора. Ә икенчесе, бу презентациям. Мин аны үземнең мәктәбемне яраткан өчен язырга уйладым.

Бу – мин!!!

Пока-пока!!!