Тиңдәш кисәкләр янында өтер кую - тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе, каршы куючы теркәгечләр белән килгәндә, җыючы һәм бүлүче теркәгечләр кабатланып.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Җөмләдә сызык куелу очраклары. Беренче очрак: Җө мл ә д ә исемн ә р яки исем урынында й ө ри торган с ү зл ә р ү зл ә ре ген ә х ә б ә р булып килг ә.
Advertisements

Тиңдәш кисәкләр янында өтер кую - тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе, каршы куючы теркәгечләр белән килгәндә, җыючы һәм бүлүче теркәгечләр кабатланып.
Кышлаучы кошлар турында проект эше
Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала. Яланнар, басулар, болыннар, таулар һәм.
Сораулары Мәгънәсе Төркемчәләре Нигезе Барлык-юклык формасы Юнәлешләре.
Татар теленең төп темалары аа Алфавит Авазлар һәм хәрефләр Сүз төзелеше Кушымчаларның төрләре Сүз ясалышы Сүз төркемнәре Бәйлек һәм бәйлек сүзләр Кисәкчә.
Имтихан эшенең төзелеше. Татар теле буенча имтихан эше өч өлештән тора. 1 өлеш(А 1-А 30)җавабын сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәрдән тора. 2 өлеш(В.
ТР Азнакай муниципаль районы Муниципаль гомуми белем бирү йорты гомуми белем бирү мәктәбе. Тема «Сугышта катнашучыларга дан» Автор: Дәүләтбаев Булат Данияр.
Азнакаевская специальная (коррекционная) школа VIII вида КНИГА ПАМЯТИ.
Татар теленең төп темалары аа Алфавит Авазлар һәм хәрефләр Сүз төзелеше Кушымчаларның төрләре Сүз ясалышы Сүз төркемнәре Бәйлек һәм бәйлек сүзләр Кисәкчә.
Транксрипт:

Тиңдәш кисәкләр янында өтер кую - тиңдәш кисәкләр үзара санау интонациясе, каршы куючы теркәгечләр белән килгәндә, җыючы һәм бүлүче теркәгечләр кабатланып килгәндә, алар янында өтер куела: - Ул көчле түгел, ләкин бик үткен, бик хәйләле. (Г.Исхакый); Укытасы авылга барып төштем кыш уртасында. Мәктәп мөдире бер олаучыга карый, бер - миңа. (А.Гыйләҗев); Авылның бөтен тормышы: кайгысы, шатлыгы, өмете ындырга күчте. (Г.Исхакый);

Аерымланган кисәкләр янында өтер кую -Ярым хәбәрлеккә ия булган, ягъни фигыль һәм хәбәр сораулар белән белдерелгән, хәл кисәкләр ияртүче сүздән яраклаштырылган булса, алар өтер белән аерылалар. Бары тик урын хәле генә бу кагыйдәгә карамый: ул аерымланмый. -Ярым хәбәрлеккә ия булган, ягъни фигыль һәм хәбәр сораулар белән белдерелгән, хәл кисәкләр ияртүче сүздән яраклаштырылган булса, алар өтер белән аерылалар. Бары тик урын хәле генә бу кагыйдәгә карамый: ул аерымланмый. вакыт хәле: Минем җавапны алуга, ул килеп тә җиткән. (М.Маликова); вакыт хәле: Минем җавапны алуга, ул килеп тә җиткән. (М.Маликова); сәбәп хәле: Бер егет, шул җыр яратуы аркасында, поезддан да калган иде әле. (М.Рафиков); сәбәп хәле: Бер егет, шул җыр яратуы аркасында, поезддан да калган иде әле. (М.Рафиков); максат хәле: Талип, идарәгә керергә дип, ишеккә юнәлде. (М.Хәсәнов); максат хәле: Талип, идарәгә керергә дип, ишеккә юнәлде. (М.Хәсәнов); рәвеш хәле: Кыз, башын игәц килеш, халык арасыннан читкә атлады. (Ф.Садриев); рәвеш хәле: Кыз, башын игәц килеш, халык арасыннан читкә атлады. (Ф.Садриев); күләм хәле: Моңарчы бер дә авыр сүз ишетмәгән сабыйга, беркайчан да булмаганча бик күңелсез булып китте. (Г.Галиев); күләм хәле: Моңарчы бер дә авыр сүз ишетмәгән сабыйга, беркайчан да булмаганча бик күңелсез булып китте. (Г.Галиев); шарт хәле: Барып казларга кушылсаң, син ак каз була алмассың. (Р.Миннулин); шарт хәле: Барып казларга кушылсаң, син ак каз була алмассың. (Р.Миннулин); кире хәл: Калсаң да бездән еракта, Күңелдә син һәрчакта. (Г.Кашапов). кире хәл: Калсаң да бездән еракта, Күңелдә син һәрчакта. (Г.Кашапов).

Аныклагыч янында өтер кую - аныклагыч аныклаучы теркәгечләр белән килсә өтер куела: - аныклагыч аныклаучы теркәгечләр белән килсә өтер куела: - Кабинетның хуҗасы, ягъни мехбаза управляющие, Решевский дигән кеше иде. - зат алмашлыклары һәм рәвешләр белән белдерелгән кисәкләрне аныклап килсә өтер кула: Аларны, төрле җирдән җыелган утызлап малайны, йөк машинасына утыртып, таш клубка алып килделәр.

Кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр янында өтер кую - җөмлә башында килгән эндәш сүзләр көчле тойгы белән әйтелмәсә, алардан соң өтер куела: Садыйк ага, сезгә дә бераз җыеныбрак торырга кирәк. - җөмлә уртасында килгән эндәш сүзләр ике яктан да өтер белән ерыла: Кара әле, Фәридә, минем монда вакыт җитәрлек, шушы бүрәнәләрдән сиңа өйлек бура бурап биримме? - җөмлә ахырында килгән эндәш сүзләр алдыннан өтер куела: Хушлашырга безгә иртәрәк бит әле, иртәрәк бит әле, аккошлар! - җөмлә ахырында килгән эндәш сүзләр алдыннан өтер куела: Хушлашырга безгә иртәрәк бит әле, иртәрәк бит әле, аккошлар! - җөмлә башында килгән кереш сүздән соң өтер куела: Ниһаять, килеп тә җиттек; - җөмлә уртасында килгән кереш сүзләр ике яктан да өтер белән аерыла: Минем ничек укуым, беренчедән, үземә кирәк; - җөмлә ахырында килгән кереш сүзләр алдыннан өтер куела: Күзлек киярлек булган, минем күзләрем ул хәтле яхшы күрмиләр инде, әлбәттә;

Тезмә кушма җөмләләрдә өтер кую - тезү интонациясе, шулай ук каршы куючы теркәгечләр белән бәйләнешкә кергән җөмләләр арасына өтер куела: Гөлүсәнең йөзенә кайнар кан йөгерде, күлләре акшарлы идәнгә текәлде. - бүлүче һәм җыючы теркәгечләр кабатланып килгәндә, җөмләләр арасына шулай ук өтер куела: Янә күк күкрәде, янә яшен яшьнәде. (М.Әмир); Күпер дә артта калды, инешнең чылтыравы да ишетелмәс булды. (Г.Бәширов)

Иярченле кушма җөмләләрдә өтер кую - синтаксик иярчен җөмләнең хәбәре белән баш җөмләдәге ияртүче кисәк арасында нинди дә булса бер мөстәкыйль сүз тора икән, ике арага өтер куела: Ул үзе дә, нәкъ Рәхим эшләгәнгә, ару-талуны белми эшләде бит. (А.Расих);

Аналитик иярчен кушма җөмләдә өтер кую а) Бәйләүче чарасы мөнәсәбәтле сүз булып килгән җөмләдә тыныш билгеләре: - иярчен җөмлә алдан килеп, баш җөмлә мөнәсәбәтле сүз белән башланса, ике җөмлә арасына өтер куела:Хәзрәт бик ачыккан иде, шуңар күрә ул аш янына килеп утырмакчы булды. (Ф.Әмирхан); б) Бәйләүче чарасы ияртүче теркәгеч яки теркәгеч сүз булган җөмләләрдә тыныш билгеләре: - иярчен җөмлә баш җөмләгә теркәгеч ярдәмендә ияреп килсә, алар арасына өтер куела: Бигрәк тә Сабираның шатлыгы ташып бара, чонки аның өчен театрга барудан да зуррак бәйрәмнең булуы момкии дә түгел иде (Ә.Еники); - теркәгеч сүз (сорау алмашлыгы) бәйләүче чара булып килгәндә, иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына өтер куела: Нәрсә ачылыр ул томан артында, миңа билгесез; - теркәгеч яки теркәгеч сүз иярчен жөмлә ягында килеп, баш җәмләдә мөнәсәбәтле сүз булган очракта, шулай ук ике арага отер куела: Үчең нинди, теге шундый (Мәкаль). в) Интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре: - нинди дә булса бер сүзне аныклап, җөмлә эчендә килгән иярүче компонент өтерләр белән аерыла:Моннан ун ел элек, карты үлгәннән соң, балалар карчыкны калага тартып караганнар иде каравын...(Ә.Еники);