Гаиләм язмышы – минем язмышым. Кеше гомере – тыгыз бер йомгак, Кеше гомере – тыгыз бер йомгак, Барлык юллар шунда уралган Сүтә-сүтә генә беләсең, Сүтә-сүтә.

Презентация:



Advertisements
Похожие презентации
Һади Такташ Һади Такташ ( ). Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны! Һади Такташ.
Advertisements

Мин ышанам: халыкны халык итк ә н изге гад ә тл ә рне, ким ү юлына баскан асыл сыйфатларны, онытыла язган затлы һө н ә рл ә рне я ң адан аякка бастыру.
ТР М ӨСЛИМ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ Ю ГАРЫ Т АБЫН ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ.
Һади Такташ Һади Такташ ( ). Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны! Һади Такташ.
Һади Такташ Һади Такташ ( ). Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны! Һади Такташ.
Мәгъҗанова Ләйсән. Эчт ә лек Кереш Кереш Каюм Насыйри – м ә гъриф ә тче галим,телче, тарихчы, этнограф, язучы Каюм Насыйри – м ә гъриф ә тче галим,телче,
Һади Такташ Һади Такташ( ). Һади Такташ Хади́ Такта́ш (тат. Hadi Taqtaş, Һади Такташ; русча Мухамметхади́ Хайру́ллович Такта́шев, тат. Мөхәммәтһади.
ТР Азнакай муниципаль районы Муниципаль гомуми белем бирү йорты гомуми белем бирү мәктәбе. Тема «Сугышта катнашучыларга дан» Автор: Дәүләтбаев Булат Данияр.
Шигырьдә - рәссам, Рәсемдә - шагыйрь. Гакыйль Сәгыйров – гаҗәеп шәхес. Тормыш аны тешенә каләм кыстырып шигырьләр язу, рәсем ясау язмышына дучар иткән.
Гаиләм язмышы – минем язмышым. Кеше гомере – тыгыз бер йомгак, Кеше гомере – тыгыз бер йомгак, Барлык юллар шунда уралган Сүтә-сүтә генә беләсең, Сүтә-сүтә.
Шигърияттәге якты йолдыз Эшләде: Назмиева Вәсилә Госман кызы Кукмара 3 нче урта мәктәбе.
Үзегез табышкансыз да, Сөешеп кавышкансыз. Бүген сез гаилә корасыз, Туктаусыз елмаеп торасыз. Тормышның кадерен белегез, Рәхәттә үтсен бар көнегез. Берегезне.
ХӘТЕР МӘҢГЕ САКЛАР. Ак чәчәкләр Сезгә, ак җаннар! 1941 нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның 9 нчы мае нче елның 22 нче июне һәм 1945 нче елның.
Илдар Юзеев ( ) Илдар Юзеевның тормышы һәм иҗатына багышланган дәрес.
Эшне төзеде: 9 Б сыйныф укучысы Загриева Сөмбел Җитәкче: математика укытучысы Бикмухаметова Голниса Рифатовна Эшне төзеде: 9 Б сыйныф укучысы Загриева.
Сугыш чоры балаларының тормышы һәм язмышы. Сугыш... Күпме кан, күпме күз яше түгелү. Һәр йортны, һәр гаиләне кайгы, үлем сагалап йөрү. Соңгы өметне өзеп,
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөгелмә муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 7 нче гимназия II квалификацион.
АҢЛАТМА ҺӘМ КҮРСӘТМӘЛӘР ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯҢА ФОРМАДА ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕ КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ ДОЦЕНТЫ ДЕНМӨХӘММӘТОВА ЭЛЬВИРА.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбе Эшне башкарды: Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм.
Тукай - безнең күңелләрдә. Халкым күңеленә ак нур сиптең, Кара төндә булдың якты ай; Шаулы язның сүнмәс тугаедай, Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
Транксрипт:

Гаиләм язмышы – минем язмышым. Кеше гомере – тыгыз бер йомгак, Кеше гомере – тыгыз бер йомгак, Барлык юллар шунда уралган Сүтә-сүтә генә беләсең, Сүтә-сүтә генә беләсең, Кемгә нинди язмыш юралган. Ф.Яруллин. Ф.Яруллин.

Һәр кешенең була үз язмышы, Һәр кешенең була үз юлы. Шәле Казан Шәле Казан ( , ) ( ) ( , ) ( ) Балачак иле. Студент еллары. Балачак иле. Студент еллары. Мәктәп еллары. Мәктәп еллары. Хезмәтем-җан рәхәтем. Хезмәтем-җан рәхәтем.

Мин – бер яфрак Яралганмын әнкәй дигән каеннан. ( И.Юзеев ). Балачак сукмаклары. Балачак сукмаклары. Бүген 50 яшем үтеп, 60ка тәгәрәгәндә дә, мин үземне гел 18 яшемдәй хис итәм. Балачак сукмаклары... Гап-гади сукмаклар. Олы юлларны кисеп үткән бу сукмаклар балачагыма кайтам. Әти-әниемнең минем балачак истәлекләре мине тагы бер кат балачак дөньясына алып кайта. Меңнәрчә адымнар белән такырланган, ямъ-яшел үләнне таптап, туган авылымның ямьле инеш буйларының гүзәллеген тоеп үткән бәләкәй чак сукмаклары. Тып-тып басып дөнья белән танышу әнә шуннан башлана. Ә алда серле дөнья. Алсу шәүлә кебек ул. Бүген 50 яшем үтеп, 60ка тәгәрәгәндә дә, мин үземне гел 18 яшемдәй хис итәм. Балачак сукмаклары... Гап-гади сукмаклар. Олы юлларны кисеп үткән бу сукмаклар балачагыма кайтам. Әти-әниемнең минем балачак истәлекләре мине тагы бер кат балачак дөньясына алып кайта. Меңнәрчә адымнар белән такырланган, ямъ-яшел үләнне таптап, туган авылымның ямьле инеш буйларының гүзәллеген тоеп үткән бәләкәй чак сукмаклары. Тып-тып басып дөнья белән танышу әнә шуннан башлана. Ә алда серле дөнья. Алсу шәүлә кебек ул.

Тәүге адымнар нче елның март башы. Кадерле әти-әнием икенче балаларын көтә. Врачлар тагы бала табарга рөхсәт итмиләр әниемә. Әнием тормышын куркыныч астына куеп булса да, икенчесен алып кайтырга була. Абыйдан соң кыз бала көткән ата-анам теләкләренә ирешәләр. Табигать яшәргәндә, бөтен җиргә яз исе бөркелгән бер мәлдә - 8 март көнне мин, ниһаять, туганмын нче елның март башы. Кадерле әти-әнием икенче балаларын көтә. Врачлар тагы бала табарга рөхсәт итмиләр әниемә. Әнием тормышын куркыныч астына куеп булса да, икенчесен алып кайтырга була. Абыйдан соң кыз бала көткән ата-анам теләкләренә ирешәләр. Табигать яшәргәндә, бөтен җиргә яз исе бөркелгән бер мәлдә - 8 март көнне мин, ниһаять, туганмын. Әнә нәни куллар, тормышка гашыйк күзләр. Бик ябык, чирләшкә бала идең, җитмәсә, борын өстеңдә зур миңең ярылып ята,үзең курнос. Тормас бу балаң, үләр, диләр күршеләр, - дип гел искә ала иде әнием. Әнә нәни куллар, тормышка гашыйк күзләр. Бик ябык, чирләшкә бала идең, җитмәсә, борын өстеңдә зур миңең ярылып ята,үзең курнос. Тормас бу балаң, үләр, диләр күршеләр, - дип гел искә ала иде әнием. Шуның өстенә, абыем да бик көнләшә. Алып кайткан җиренә кире илтеп куегыз!- дип елап, әнинең үзәгенә үтә. Әнием монда да җаен таба: улын, нәни сабыен алып, Питрәч больницасына китә. Шуның өстенә, абыем да бик көнләшә. Алып кайткан җиренә кире илтеп куегыз!- дип елап, әнинең үзәгенә үтә. Әнием монда да җаен таба: улын, нәни сабыен алып, Питрәч больницасына китә.

Тапкыр сүз хикмәте. Улым, менә шушы йорттан алып кайткан идек без сеңелкәшеңне. Калсын, кемгә кирәк, шул алыр, - ди дәҗиргә одеал җәеп, мине шунда сала. Ә үзе абыемны күтәреп ала да сөя, иркәли. Кайтыр юлга борылалар. Бу вакытта абыемның күзе җирдә яткан сеңелкәшендә генә. Әнием, алыйк, калмасын, алмасыннар, мин аны бик-бик яратырмын, беркемгә дә тидермәм, - дип кычкырып елап җибәрә абыем. Менә шул көннән без аның белән аерылмас туганнар. Бары - бергә, югы - уртак. Кая гына барсак та, гел бергә, кулны – кулга тотышып янәшә атлыйбыз. Улым, менә шушы йорттан алып кайткан идек без сеңелкәшеңне. Калсын, кемгә кирәк, шул алыр, - ди дәҗиргә одеал җәеп, мине шунда сала. Ә үзе абыемны күтәреп ала да сөя, иркәли. Кайтыр юлга борылалар. Бу вакытта абыемның күзе җирдә яткан сеңелкәшендә генә. Әнием, алыйк, калмасын, алмасыннар, мин аны бик-бик яратырмын, беркемгә дә тидермәм, - дип кычкырып елап җибәрә абыем. Менә шул көннән без аның белән аерылмас туганнар. Бары - бергә, югы - уртак. Кая гына барсак та, гел бергә, кулны – кулга тотышып янәшә атлыйбыз. Уеннар да уртак. Әти-әни нәрсә алса да, без аны тикшермичә калмыйбыз. Уенчык атны суеп, чиләктә тозлап кую дисеңме, курчакка операция ясау, әнинең иң кадерле саналган ярты капчык оныннан кабартмалар пешерү дисеңме - бары да безнең кулдан үткән. Уеннар да уртак. Әти-әни нәрсә алса да, без аны тикшермичә калмыйбыз. Уенчык атны суеп, чиләктә тозлап кую дисеңме, курчакка операция ясау, әнинең иң кадерле саналган ярты капчык оныннан кабартмалар пешерү дисеңме - бары да безнең кулдан үткән.

Хәтердәге мизгелләр. Хәтердәге мизгелләр. Әнием авыру, кызы - чирләшкә. Сул битемдәге миң зурайганнан – зурая. Кемнәргә генә күрсәтми дә кая гына алып бармый мине әнием. 1 яшь тә бер айлык кызын алып, ерак юлга җыена әнием. Үзен йөрәк авыруыннан дәвалау, кызының миңен бетерү була аның бөтен өмете. Кавказ. Кисловодск. Врачлар мине күрүгә: Гомерлек бу миң, - диләр. Кара кайгыга баткан әниемә урамда бер чегән хатыны күңел юатырлык сүзләр әйтә. Бармагы белән миңгә басып карый да: Интектермә баланы, бер-ике айдан юкка чыгар, - ди. Нәкъ шулай була да. Ата-ананың шатлыклары эчләренә сыймый. Әнием авыру, кызы - чирләшкә. Сул битемдәге миң зурайганнан – зурая. Кемнәргә генә күрсәтми дә кая гына алып бармый мине әнием. 1 яшь тә бер айлык кызын алып, ерак юлга җыена әнием. Үзен йөрәк авыруыннан дәвалау, кызының миңен бетерү була аның бөтен өмете. Кавказ. Кисловодск. Врачлар мине күрүгә: Гомерлек бу миң, - диләр. Кара кайгыга баткан әниемә урамда бер чегән хатыны күңел юатырлык сүзләр әйтә. Бармагы белән миңгә басып карый да: Интектермә баланы, бер-ике айдан юкка чыгар, - ди. Нәкъ шулай була да. Ата-ананың шатлыклары эчләренә сыймый. Ике баласын бик авырлык белән үстерә әнием. Әтием Норлатта эшли. Айга бер генә кайта. Көне-төне мәктәп. Өйдә - балалар, сыер да асрый, чөнки балаларга сөт кирәк. Барына да өлгерә әнием. Ике баласын бик авырлык белән үстерә әнием. Әтием Норлатта эшли. Айга бер генә кайта. Көне-төне мәктәп. Өйдә - балалар, сыер да асрый, чөнки балаларга сөт кирәк. Барына да өлгерә әнием.

Әнием хатлары.

Мәктәп еллары. Ел артыннан ел үтә. Ниһаять, миндә мәктәп бусагасын атлап кердем. Бу 1962 ел иде. Якты елмаю белән без 32 укучыны Волкова Анна апа каршы алды. Тырышлыгым аркасында фән нигезләрен бик тиз үзләштердем. Иң истә калганы – ы хәрефен кушып укый алмый нык азапландым. Мәктәптә яхшы укыдым, 1-8нче сыйныфкача бары 5легә генә укыдым, 9-10 нигәдер НВПдан Рәкыйп абый 4 ле чыгарып килде, югыйсә кызлар медицина укый идек. Уку миңа бик җиңел бирелде. Матур әдәбият мәктәп елларымда беренче урында тора иде. Клуб һәм мәктәп китапханәләрендә мин укымаган китап калмагандыр. Бәлки шуңа да әдәбиятны якын күрдем. Әнием татар теле укытучыбулгач, (өйдә эше күп булганга) кичен аңа дәфтәр тикшерешә идем. Хәреф хатасы санарга балачакта ук өйрәндем. Әни укытучы булуымны теләмәгән иде, үзе гел авыру булганга мине врач итеп күрәсе килде. Ә мин каннан куркам. Математика фәне белән химия минем яраткан фәннәрем иде. Математика укытучысы булу зур хыялым иде. Әмма Ильина Серафима ападан соңгы математика укытучысы миңа ошамады. Шуңа теләгем дә үзгәрде. Ел артыннан ел үтә. Ниһаять, миндә мәктәп бусагасын атлап кердем. Бу 1962 ел иде. Якты елмаю белән без 32 укучыны Волкова Анна апа каршы алды. Тырышлыгым аркасында фән нигезләрен бик тиз үзләштердем. Иң истә калганы – ы хәрефен кушып укый алмый нык азапландым. Мәктәптә яхшы укыдым, 1-8нче сыйныфкача бары 5легә генә укыдым, 9-10 нигәдер НВПдан Рәкыйп абый 4 ле чыгарып килде, югыйсә кызлар медицина укый идек. Уку миңа бик җиңел бирелде. Матур әдәбият мәктәп елларымда беренче урында тора иде. Клуб һәм мәктәп китапханәләрендә мин укымаган китап калмагандыр. Бәлки шуңа да әдәбиятны якын күрдем. Әнием татар теле укытучыбулгач, (өйдә эше күп булганга) кичен аңа дәфтәр тикшерешә идем. Хәреф хатасы санарга балачакта ук өйрәндем. Әни укытучы булуымны теләмәгән иде, үзе гел авыру булганга мине врач итеп күрәсе килде. Ә мин каннан куркам. Математика фәне белән химия минем яраткан фәннәрем иде. Математика укытучысы булу зур хыялым иде. Әмма Ильина Серафима ападан соңгы математика укытучысы миңа ошамады. Шуңа теләгем дә үзгәрде.

Тормыш барына да өйрәтә. Мәктәп еллары арта калды. Кулыма өлгергәнлек аттестаты тотып педагогия институтына юл алдым. Максатым - татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булу. Чөнки әтине дә, әнине дә рәнҗетәсе килми, икесенең дә фәнен берьюлы сайларга булдым. Мәктәп еллары арта калды. Кулыма өлгергәнлек аттестаты тотып педагогия институтына юл алдым. Максатым - татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булу. Чөнки әтине дә, әнине дә рәнҗетәсе килми, икесенең дә фәнен берьюлы сайларга булдым. Ләкин бу елны укырга керү насыйп булмады, беренчедән, балл җитмәде, икенчедән, әни бик каты авырый иде. Шатланып авылга кайттым. Мәктәпкә пионервожатый итеп чакырдылар. Укытучыларымнан оялып, ай ярым эшкә килә алмадым. Абдрахимова Фәүзия апага рәхмәтлемен. Ул мине балалар белән эшләргә, төрле бәйрәмнәр үткәрергә, гомумән, бик күп нәрсәгә өйрәтте. Ә кичләрен мин яңадан, вузга керү өчен, белем нигезләрен кабатлый идем. Барын да яңадан карап чыктым. Ләкин бу елны укырга керү насыйп булмады, беренчедән, балл җитмәде, икенчедән, әни бик каты авырый иде. Шатланып авылга кайттым. Мәктәпкә пионервожатый итеп чакырдылар. Укытучыларымнан оялып, ай ярым эшкә килә алмадым. Абдрахимова Фәүзия апага рәхмәтлемен. Ул мине балалар белән эшләргә, төрле бәйрәмнәр үткәрергә, гомумән, бик күп нәрсәгә өйрәтте. Ә кичләрен мин яңадан, вузга керү өчен, белем нигезләрен кабатлый идем. Барын да яңадан карап чыктым.

Студент еллары - иң истәлекле еллар. Ниһаять, мин дә студент. Керү имтиханнары артта калды. Мин тарих- филология факультетының ТРО бүлегендә укый башладым. Уку җиңел бирелде миңа. Биш ел буе белем серләренә төшендергән укытучыларым Ниһаять, мин дә студент. Керү имтиханнары артта калды. Мин тарих- филология факультетының ТРО бүлегендә укый башладым. Уку җиңел бирелде миңа. Биш ел буе белем серләренә төшендергән укытучыларым Вәлиуллина З.М., Сәгыйтов М.Ә., Зәкиев М.З., Вәлиева Ф.С һ.б. Гел олы рәхмәт хисләре белән генә искә алам. Әле бүгенгедәй хәтеремдә: Марат абый җитәкчелегендә Башкортстанда фольклор практикасы үтүләр, 10 интернатта һәм үзебезнең мәктәптә педпрактика үтеп, беренче чирканчык алулар, Белоруссия буйлап сәяхәт итүләр - бары да сагындырып искә төшә. Уку чорында төрле конкурсларда актив катнашып, фәнни конференциядә 2нче урынны яулап, М. З.Зәкиевның үз куллыннан бүләк һәм грамота алу – үзе бер бәхет. Методика укытуыбыз Фатыйма апа үз урынына калдыру өчен күпме тырышты, әмма туган авыл үзенә тартты. 5 ел уку еллары артта калды. Вәлиуллина З.М., Сәгыйтов М.Ә., Зәкиев М.З., Вәлиева Ф.С һ.б. Гел олы рәхмәт хисләре белән генә искә алам. Әле бүгенгедәй хәтеремдә: Марат абый җитәкчелегендә Башкортстанда фольклор практикасы үтүләр, 10 интернатта һәм үзебезнең мәктәптә педпрактика үтеп, беренче чирканчык алулар, Белоруссия буйлап сәяхәт итүләр - бары да сагындырып искә төшә. Уку чорында төрле конкурсларда актив катнашып, фәнни конференциядә 2нче урынны яулап, М. З.Зәкиевның үз куллыннан бүләк һәм грамота алу – үзе бер бәхет. Методика укытуыбыз Фатыйма апа үз урынына калдыру өчен күпме тырышты, әмма туган авыл үзенә тартты. 5 ел уку еллары артта калды. Кулда –Диплом. Мәгариф министрлыгыннан эшкә юллама ал да – эшкә! Кулда –Диплом. Мәгариф министрлыгыннан эшкә юллама ал да – эшкә!

Борчылма син, әнкәй! Борчылма син, әнкәй, бу кызым да Борчылма син, әнкәй, бу кызым да Авыр сукмак белән китте дип. Авыр сукмак белән китте дип. Һөнәрләрнең һөнәре ул, - дип, Һөнәрләрнең һөнәре ул, - дип, Үзең шуңа гашыйк иттең бит! Үзең шуңа гашыйк иттең бит! Мин ышанам, әнкәй, алар үскәч, Мин ышанам, әнкәй, алар үскәч, Галәм юлларын да табарлар. Галәм юлларын да табарлар. Бәлки, әле минем хезмәтемне Бәлки, әле минем хезмәтемне Юл маягы итеп сайларлар. Юл маягы итеп сайларлар.

Башкача мөмкин түгел Инде шактый өлкән яшькә җитеп тә мин, Инде шактый өлкән яшькә җитеп тә мин, Иптәшләрдән шелтә сүзе ишетәм: Иптәшләрдән шелтә сүзе ишетәм: Балаларның балалыгы күчә сиңа, Балаларның балалыгы күчә сиңа, Сабыйлыгың китми синең һаман шуңа!- Сабыйлыгың китми синең һаман шуңа!- диләр алар. диләр алар. - Әйе шул! - дим. - Әйе шул! - дим. Яшьләр белән шаулап үтә минем гомер, Яшьләр белән шаулап үтә минем гомер, Шуңа күрә картаерга мөмкин түгел. Шуңа күрә картаерга мөмкин түгел.

Хезмәтем – җан рәхәтем. Мәктәп тәмамлап, һөнәр сайлаучы яшүсмерләргә мин шуны әйтәм: бәхет ул өзлексез эшләгәндә генә табыла. Һөнәремнән ничек бәхет табам соң мин?. Мәктәп тәмамлап, һөнәр сайлаучы яшүсмерләргә мин шуны әйтәм: бәхет ул өзлексез эшләгәндә генә табыла. Һөнәремнән ничек бәхет табам соң мин?. Менә 36 ел туган мәктәбемдә балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Башта берьюлы ике фән - татар теле һәм рус теле дә укыттым. Кыенлыкларын үзем генә беләм. Күпме йокысыз төннәр. Һәр икесенә дә бер тигез хәзерләнергә кирәк. Күпме дәфтәр. Дәрестән тыш вакытта һәрчак балалар белән. Күпме баланың икенче әнисен алыштырырга туры килде бу елларда. Күпме ачык дәрес, республика укытучылары алдында дисеңме, республика мәктәпләре директорлары, завронолар һ.б. Район укытучылары алдында... Санап бетерерлек түгел. Менә 36 ел туган мәктәбемдә балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Башта берьюлы ике фән - татар теле һәм рус теле дә укыттым. Кыенлыкларын үзем генә беләм. Күпме йокысыз төннәр. Һәр икесенә дә бер тигез хәзерләнергә кирәк. Күпме дәфтәр. Дәрестән тыш вакытта һәрчак балалар белән. Күпме баланың икенче әнисен алыштырырга туры килде бу елларда. Күпме ачык дәрес, республика укытучылары алдында дисеңме, республика мәктәпләре директорлары, завронолар һ.б. Район укытучылары алдында... Санап бетерерлек түгел.

Иң бәхетле минутларым- эштә үткән минутлар. Тормыш булгач, кайгысы да, шатлыгы да бергә йөри. Иң якын ике кешемне югалтудан да авыр минутларым булмагандыр. Ярый әле кайгымны юатырлык эшем, укучыларым бар. Алар арасында беразга гына булса да хәсрәт онытылып тора. Эшләү дәверендә район мәгариф бүлегенең мактау грамоталары, Мәгариф өлкәсендә казанышлары өчен күкрәк билгесе, кыйммәтле бүләкләр - эшемнең нәтиҗәседер дип уйлыйм. Күпме укучым минем сукмактан китте. Казан мәктәпләренең берсендә укытучы укучым Миндубаев Илсур Президентның 100мең грантына ия булуында минем дә өлешем бардыр. Хезмәтебез авыр, шуңа да ходайдан көч-куәт, сабырлык сорыйм. Тормыш булгач, кайгысы да, шатлыгы да бергә йөри. Иң якын ике кешемне югалтудан да авыр минутларым булмагандыр. Ярый әле кайгымны юатырлык эшем, укучыларым бар. Алар арасында беразга гына булса да хәсрәт онытылып тора. Эшләү дәверендә район мәгариф бүлегенең мактау грамоталары, Мәгариф өлкәсендә казанышлары өчен күкрәк билгесе, кыйммәтле бүләкләр - эшемнең нәтиҗәседер дип уйлыйм. Күпме укучым минем сукмактан китте. Казан мәктәпләренең берсендә укытучы укучым Миндубаев Илсур Президентның 100мең грантына ия булуында минем дә өлешем бардыр. Хезмәтебез авыр, шуңа да ходайдан көч-куәт, сабырлык сорыйм.

Гомер китап. Сагышларым миңа язмыш бирде, Сагышларым миңа язмыш бирде, Ә сәләтем минем - тумыштан, Ә сәләтем минем - тумыштан, Бәхет белән шатлыкларны гына Бәхет белән шатлыкларны гына Гел көрәшеп алам тормыштан. Гел көрәшеп алам тормыштан.